Балтачта җир эшкәртүдә тоткарлыклар бар
Соңгы көннәрдә һава торышы бозылып, яңгырлар да явып торды. Яңгырлар бик кирәк, күптән көтелгән булса да, авыл хуҗалыгы тармагындагы көзге җир эшкәртүгә күпмедер күләмдә аяк чала, тоткарлыклар тудыра.
- Район буенча бушап калган мәйданнарның 22 мең гектардан артыгы эшкәртелде. "Якты юл", "Труд", "Алга", "Арбор", "Маяк", "Дуслык" хуҗалыкларында кукуруз алынасы мәйданнар гына калып бара. Тиешле таләпләр буенча, сыйфатлы итеп эшләүче хуҗалыкларны да атап үтәргә кирәк: "Смәел", "Алга", "Активист", "Бөрбаш", "Борнак" җәмгыятьләре шундыйлардан. Шул ук вакытта алар янәшәсендә акрынрак баручы, 1000 гектардан артык эшкәртелмәгән мәйданнары булган "Игенче", "Сорнай", "Сосна", "Татарстан", "Яңа тормыш", "Кызыл юл", "Уңыш", Тукай һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар да бар. Аларга алдагы көннәрдә эш темпларын аттырырга кирәк булачак, - дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхүт Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев