Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта кайсы хуҗалык сөтне арттыра, кайсы киметә (сораштыру)

Июль аенда районның барлык хуҗалыклары диярлек сөтчелектә шактый чигенеш ясады.

Ел башыннан әйбәт эшләгәннәрдә дә күрсәткечләр сөенерлек түгел. Фәкать ике хуҗалыкта - Тимирязев исемендәге һәм "Кызыл юл"да гына бу айны плюс белән тәмамлый алдылар (сүз уңаеннан, икесендә дә ел башыннан булган күрсәткечләр дә әйбәт).

Ел башыннан - 1233, июль аенда 558 килограмм сөтне артык җитештерүләренең бер сәбәбен хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов яшь люцерна ашатудан күрә:

- Беренче кат булсынмы, икенче-өченче катмы, без малларга люцернаны яшь килеш ашатырга тырышабыз. Чәчәк атканын да көтмибез, "Магдон" белән урдырабыз да, бераз җилләтеп, һәр сыерга 20-30 килограмм исәбеннән ашатабыз. Кормосмесь ашатып кына сөт алып булмый. Быел рационнан биоөстәмәләрне дә, көнбагыш түбен дә өзмәдек, июльнең егермеләреннән яңа сенажны да ашата башладык. Өстәвенә, беренче яртыеллыкка караганда сыерлар да күбрәк бозаулый. Июльдән башлап, әле алдагы айларда да 90-100әр сыер бозаулар дип көтәбез. Таналар да күп керде. Мөгаен, сәбәпләре шулардыр. Сөт кимүгә килгәндә, эссе көннәрдә бездә дә бераз кимеп алды ул, шөкер, хәзер тагын нормальләште.

Гөлзифа Нәҗипова - "Кызыл юл" хуҗалыгының баш зоотехнигы:

- Башка еллардан аермалы буларак, бездә быел июль-сентябрь айларында бозаулыйсы 120 танабыз бар. Июльдә сөтне киметмәүдә аларның да роле булды. Икенчедән, ай башында ук, әзер булуга, яңа сенажны ашата башладык. Аның сөткә тәэсире бик зур. Шулай ук рационда кукуруз орлыгы, рапс түбе булу, яшел масса ашату да ярдәм иткәндер.

Айрат Миңнебаев - "Игенче" хуҗалыгының баш зоотехнигы:

- Ел башыннан без районда иң күп сөт савучылар рәтендә идек. Бүгенге көндә дә шушы планканы саклап калырга тырышабыз. Дөрес, сенаждан яшел массага күчкәндә азыкның энергиясе кимеде. Бу, әлбәттә, һава торышы белән дә бәйле булды. Шулай да без рационны төрләндереп торырга тырышабыз. Мәсәлән, бүгенге көндә быел салынган сенажны ашата башладык, жмых та бирелә, гомумән алып әйткәндә, энергиясе күп булган азыклар белән генә эш итәбез. Сөтнең кимүе һәм артуы ул бит әле ашатуга гына да бәйле түгел, мәсәлән, "Игенче"дә бүгенге көндә сөт ташлаган сыерлар шактый, чөнки бездә сыерлар күпләп көзге һәм кышкы чорда бозаулый.

"Труд" җәмгыятендә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2180 килограмм сөт кимегән. Әлеге мәсьәлә буенча аңлатып, җәмгыятьнең баш зоотехнигы Василий Кумаев: "Бозаулаган таналарыбыз аз", дип кенә чикләнде.

Сөт кимү очрагының иң күбе "Дуслык" җәмгыятендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3171 килограммны тәшкил итә.

- Сөт җитештерүнең кимүе терлек саны азаю белән бәйле. Яңгырлардан соң терлек азыгының сыйфаты да начар. Аңа бәйле рәвештә савым күләме, сөтнең сыйфаты да үзгәрә, - ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы Геннадий Петров.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1350 килограммга азрак сөт җитештергән "Якты юл" җәмгыятенең баш зоотехнигы Илфат Дәүләтшин сөт кимүнең сәбәпләрен түбәндәгечә аңлатты:

- Яңгырларның безнең якларда чагыштырмача күп явуы сөт кимүдә беренче сәбәп булса, бозауларның кимрәк тууы да аяк чалды. Яңгырлар яшел массаның сыйфатына да тәэсир итте.

Җитәкчеләр, белгечләрдән Г. ГАРИПОВА, З. ФӘЙЗРАХМАНОВА, Г. ГАЗИЗУЛЛИНАЛАР сорашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250