Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта узган алдынгылар слетыннан фоторепортаж-1 өлеш

Балтач үзенең алдынгыларын искиткеч бәйрәм оештырып хөрмәтләде

Бәйрәм рухы белән ерактан ук үзенә тартып торган «Балтач» универсаль спорт комплексы 11 март көнне бөтенләй үзгә иде, керә-керешкә үк районыбыз сәнәгатен чагылдырган кул эшләреннән күргәзмә эшләп куйганнар. Эшләнмәләр сыйфаты, илкүләм сатуга чыгара алырлык тышкы кыяфәте белән аеруча да җәлеп итә. Ә спортзалда... әйтерсең лә «Корстон» кебек күңел ачу үзәгенә килеп керәсең... Түшәмгә зур-зур шарлар эленгән, заманча аппаратура, күз явын алырлык бизәлеше, көчле утлар белән яктыртылган сәхнә, ап-ак эскәтертләр җәелгән мул табыннар...Искиткеч! Оештыручылар бизәлеш юнәлешендә уңышлы эшләгәннәр, афәрин! Шунда ук янә күргәзмә -стендлар, район җирлегендә җитештерелгән продукция чагылышы... Боларның барысы да шушы кечкенә Балтач районында үстерелә, җитештерелә бит дип сокланып та, гаҗәпләнеп тә куярлык. Халкыбызның үткәнен чагылдырган, милли киемнәрдән әзерләнгән театраль күренешләргә таң калырлык. Безнең мәдәният хезмәткәрләре үзләре чын артист булып беткәннәр инде! Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә башкаладан һәм дә күрше-тирә районнардан килгән кунаклар күргәзмәләр белән танышкачтын, кунакларны һәм дә алдынгыларны сәхнә үзенә дәште. Мәшһүр ансамбльләр, танылган артистлар чыгышы белән үрелеп барган бәйрәмдә алдынгыларыбыз бүләкләр алды, чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Балтач үзенең хезмәт алдынгыларын әнә шулай күтәренке рухта, гаять тә зур, матур, күңелләрдә калырлык бәйрәм әзерләп хөрмәтләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев