Балтачта ветераннар район хуҗалыкларына сәяхәт кылдылар (+фоторепортаж)
Бер беренче секретарь, бер министрныӊ беренче урынбасары, бер район башкарма комитеты рәисе урынбасары, 6 авыл хужалыгы идарәсе җитәкчесе, 20дән артык озак еллар күмәк хужалык рәисләре булып эшләгән хезмәт ветераннары автобуска утырып яшьлек еллары яшьнәп узган басу-кырларга, күмәк хуҗалыкларга юл тоттылар.
Экскурсия "Татарстан" җәмгыяте белән танышудан башланды. Җәмгыять рәисеАйнур Нотфуллин ветераннарны алдынгы технологияләр, сөт саву заллары, эш барышы белән таныштырды. Үз чорлары белән чагыштырып, анализлап тыңладылар аның чыгышын өлкәннәр. Яңгулда быел ачылган ветеринария пункты белән таныштылар. "Смәел" җәмгыятендәге яңа төрдәге, карусельле мега-фермаларны күргәч, ветераннар бик канәгать булуларын белдерделәр. Шушы җирлектә эшләп, Шаумян исемендәге колхозны җитәкләгән Солтан Фатыйхов сүзен рәхмәт белдерүдән башлады: "Күптән күрешкән, болай итеп иркенләп бер аралаша алган юк иде. Менә никадәр район яңалыгы белән танышабыз. Таныш йөзләрне күргәч, күңелебез белән үзебез эшләгән елларга кайтып килгәндәй булдык. Мондый очрашуны һәм экскурсияне оештырган җитәкчеләргә рәхмәт", диде.
Чепьяда «Труд» күмәк хуҗалыгы тәкъдим иткән табын артында сүз бүген булган төзелешләр, иген кырларындагы эш барышы турында барды. Арбор авылы егете, Чепья мәктәбендә укыган-укыткан Гарифҗан Мөхәммәтшин, озак еллар «Труд» колхозын җитәкләгән Петр Чернов үзләренеӊ сүзләрендә бүгенге үзгәрешләрнеӊ дәвамлы булуларын теләделәр, һәр җирдә матур башлангычлар, нәтиҗәле эш барганын ассызыклап уздылар. Заманында «Сельхозтехника»ныӊ Чепья берләшмәсе җитәкчесе булып эшләгән Наил Мөхәммәтгалиев та заманалар үзгәрүен, әмма һәр чорда тырыш хезмәтсез уӊышка ирешеп булмаячагын искә төшереп алды. Тамак ялгап алганнан соӊ делегация «Труд» хуҗалыгыныӊ Сырья авылы басуына юнәлде. Анда арпа суккан комбайннар эше белән таныштылар, сыйфат мәсьәләсенә дә игътибар итәргә онытмадылар. Әйе, хуҗалык соӊгы елларда тотрыклы уӊыш ала, бу игенчелектә технологияләрне саклау, алдынгы тәҗрибәне урынлы файдалану нәтиҗәсе икәнен хуҗалык рәисе Рәшит Һадыев үзенеӊ таныштыру вакытында аерым басым ясап әйтте. Алдагы тукталыш - үзәктән иӊ еракта урнашкан хуҗалыкларныӊ берсе - «Кама»да. Соӊгы елларда дәүләт һәм коммерцияле банк оешмаларыннан кредитлар алмыйча, һәр елны үз көчләре белән 20-30 миллион сумлык колачлы төзелеш алып баручы хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗипов соӊгы елларда төзелгән биналар белән таныштырды. Агачтан салынган, терәүләр куелган амбарларны, 60нчы елларда аларны күчереп салган вакытларны искә төшереп алды Илдус ага Нигьматуллин. Еллар узса да, бар да хәтердә шул. Колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, район башкарма комитеты председателе, Саба районы КПСС партия комитеты беренче секретаре булып эшләгән Илдус аганыӊ еллар чылбырында Пыжмарада эшләгән вакытлары үзе аерым хатирә. 70 елларда төзелгән Чепья - Пыжмара, Пыжмара - Әтнә юллары төзелеше турында ул елларда рәислек иткән Хәмит Гәрәев, Наил Салихов, Хәсән Борһанов та хатирәләрен яӊартып алдылар. Әтнәдә төзелгән һәм яӊа төзелеп килә торган заманча терлек тораклары ветераннарда хәзерге җитәкчеләр белән горурлану хисләре уятты ахры, танышу барышында хуҗалык рәисе Рәкыйп Нәҗиповка төрле сораулар, тәкъдимнәр белән еш мөрәҗәгать иттеләр.
Чепья якларында яшәгән кешеләр «Акман басулары» дигән иксез-чиксез иген кырларын яхшы беләләр. Яшьлегендә районга яшь җитәкче буларак килеп, шушы төбәктә чирканчык алган, инде 90 яшьлек юбилеена якынлашучы Хәсәнша Борһановка бу төбәк яхшы таныш. Җитәкчелеккә юлны укытучыдан башлап, мәктәп директоры, озак еллар «ВЛКСМныӊ 50 еллыгы» колхоз председателе булган Наил Салихов белән хәзер инде исемнәре генә тарихта калган авыллар турында озак фикерләшеп бардылар.
Соӊгы елларда икенче сулыш алган Комзавод авылы терлек симертү фермасында булган үзгәрешләр ветеран җитәкчеләрдә бары уӊай тәэсир калдырды. Ә инде Чутай фермасында «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин хужалыктагы эш торышы, алып барылган төзелешләр, алдагы торган зур бурычлар турында җиткергәч, күпләрдә бу гаҗәпләнү һәм соклану хисләре уятты. Сәйдәш Исрафилов, Фәрит Әхмәтханов үзләренеӊ кыска чыгышларында район алдында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов куйган зур бурыч - елга 1 меӊ тонна сөт савып алу буенча шушы хуҗалык үрнәгендә башкарып чыгарга мөмкинлекләр булуын җиткерделәр. Бу сөйләшү Ор авылында урнашкан кафеда, чәй мәҗлесе вакытында да дәвам итте. Гомуми фикерләрнеӊ берничәсе:
«Районыбыз күмәк хуҗалыклары икенче сулышларын кичерәләр…
Кризис бардыр ул, әмма безнеӊ тырыш халкыбыз моӊа карамый, алга бару юлларын эзли..
Кайбер вакытта ишетелә торган тискәре фикерләргә дәлилле итеп җавап бирә алырдай гыйлем тупладык…
Безнеӊ чорда булган хыяллар тормышка ашкан…
Алдагы елларда да мондый таныштыру сәяхәтләрен дәвам итәргә кирәк…»
Лаеклы ялда булган җитәкчеләр алар белән очрашуга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллинга, таныштыру вакытында көне буе бергә булган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллинга үз рәхмәтләрен җиткерделәр, мондый таныштыру алар өчен бик тә файдалы булуына басым ясап әйттеләр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында өлкән җитәкчләргә рәхмәт хисләрен белдерде. «Хәзерге вакытта районыбыз республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә әйдәп баручы икән, монда Сезнеӊ олы хезмәтегез, Сез җитәкләгән хуҗалык хезмәтчәннәренеӊ армый-талмый эшләүләре нәтиҗәсе икәнен без яхшы беләбез һәм моны бәһаләп тә бетерелек түгел». Лаеклы ялда булган җитәкчеләребезнеӊ тормыш тәҗрибәсе, эшлекле, уйланылган тәкъдимнәре безнеӊ өчен бик кадерле һәм кирәк, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев