Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюз комитетына рәис сайладылар (фото)

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе итеп 5 елга Ишмурзина Марина Владимировнаны сайладылар.

Балтачта агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюз комитетының отчет-сайлау конференциясе үтте.

Чара барышында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе итеп 5 елга Ишмурзина Марина Владимировнаны сайладылар.

Утырышта районның беренчел просоюз оешмалары рәисләре, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм коллективы, профсоюз ветераннары, шулай ук «Кызыл юл» хуҗалыгының профсоюз вәкиле, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган Закиров Айнур Рәис улы катнашты.

Айнур якташларыбызның фронттагы тормышлары турында сөйләде. Райондашларыбыздан килгән гуманитар ярдәм, балаларның язган хатларын алу авырлыкларны беразга гына булса да оныттыра, диде батыр. Айнур шулай ук «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчелегенең аның гаиләсенә һәрьяклап ярдәм итүе турында аерым әйтеп узды. 

Марина Ишмурзина балтачлыларны АПК профсоюзының 105 еллыгы белән котлады, алдынгыларга республика АПК комитетыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Марина Владимировнага исә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Наталья Агапованың Рәхмәте тапшырылды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профсоюз