Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгечләре бүләкләнде (фото)

Конкурсның һәр номинациясендә 1, 2, 3 урын алган катнашучылар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

«Балтач муниципаль районының хезмәтне саклау буенча 2023 елның иң яхшы белгече» һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды һәм ике номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.

«Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» номинациясе буенча:

1 урын — «Сосна» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Галипов Фәрит Габделәхәт улы;

2 урын — «Якты юл» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Мәгъсүмҗанова Лилия Раузит кызы;

3 урын — «Труд» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре өчен җаваплы вазыйфаи зат Копарова Светлана Александровна.

"Төрле хезмәт тармакларында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч«номинациясе буенча:

1 урын — «Балтач агрохимсервис» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Галимов Илнур Гәбтрәүф улы;

2 урын — «Арча» җәмгыятенең «Балтач май-сөт комбинаты» хезмәтне саклау өлкәсендә белгеч Мөкминов Ирек Наилевич;

3 урын — «Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык җитештерү предприятиесе» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер Кәлимуллин Әнәс Мәлик улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев