Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Бердәмлек булмаса, эшнең нәтиҗәсе дә булмас иде» (фото)

Игеннәрне җыйнап алуда өч комбайн эшли

«Борнак» җәмгыятенә урып-җыюның соңгы гектарларында эшләгән көндә килергә насыйп булды. Өч комбайн бодайның тулы башакларыннан уңыш җыеп, ашыкмый гына, соңгы мәйданнарның тәмен белеп эшлиләр иде. Комбайнчыларның эшен күзәткән арада яныбызга җәмгыять җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов та килде.

— Быелгы уңыш безнең хуҗалык өчен бик әйбәт булды. Бу нәтиҗәгә без бердәм эшләп ирештек. Бердәмлек булмаса, эшнең нәтиҗәсе дә булмас иде. Шуңа да мин хуҗалыгыбызда хезмәт куючыларның һәркайсына тырыш хезмәтләре өчен бик рәхмәтле, — диде җитәкче.

Комбайнчылар белән дә аралашып алдык, игенчеләр уңыш өчен борчылып торамы дигән соравыма озак еллардан бирле комбайнчы булып эшләүче Ленар Муллагалиев белән Илдар Шакиров җавап бирделәр. 

— Борчыласың инде. Салкын булса, орлыклар туңмагае, дип, урып-җыю чорында яңгырлар булса, уңышка зыян салмагае, дип. Бөртекләрне югалтмый җыеп алуны без төп бурыч итеп куябыз үзалдыбызга һәм шуңа ирешер өчен тырышып эшлибез дә.

Игенчеләрне эш-ләреннән озакка туктатып тормадык һәм сөйлә-шүебезне җәмгыятьнең баш агрономы Ранил Әхмадуллин белән дәвам иттек. 

Ранил, без сезнең белән 29 апрельдә, язгы чәчү барган чакта очрашкан идек. Аннан соң суыклар китеп, эшләр тукталды. Чәчелгән мәйданнарга ул суыклар зыян салмадымы?

— Бөртеклеләр мәй-даннарына зыян килмәде, ә менә салкыннарга кадәр чәчелгән кукуруз мәйданнары җир суынган аркасында ике атна тирәсе тишелмичә ятты. Ләкин соңыннан булса да тишелеп, әйбәт кенә үсеп киттеләр. Аннан соң чәчкәннәрдән калышмыйлар.

— Көзге бодай кышны яхшы кышлады дигән идегез, аның үсеше, уңышы ничегрәк булды?

— Әйбәт кышлаган шикелле иде ул чыннан да, ләкин ул сирәгрәк иде. Без аны бозмадык. 40 гектарында «Льговская-4» сор-ты иде. Өстәп чәчмәкче идек, ләкин ул мәйданнар гел юеш торды, аннан үсеп китте һәм инде чәчкеч белән керерлек булмады. 50 гектарында яңа сорт иде — «Скипетр», ул кышны әйбәт чыкты, ансын да өстәп чәчмәдек, чөнки симәнәгә алдык. Уңышлары гектардан уртача 30 центнер булды. Башка культураларга килгәндә, арышның уртача уңышы 32 центнер булды. Арпа да уңышы белән сөендерде. Аның бездә ике төрле сорты игелә — «Нур» һәм «Память Чепелева». Уртача уңышы — 37 центнер. Без барлык төр культураларның да оригиналь һәм элита сортларын гына чәчәбез, бездә репродукция симәнәләре юк хәзер. Язгы бодайның шулай ук ике төрле сортын игәбез — «Альварис» һәм «Ульяновская 105», уртача уңышы 35 центнер булды. 70 гектар мәйдандагы «Ульяновец» сортлы борчак та уңышын әйбәт күрсәтте. 72 гектарда бике чәчкән идек, уртача уңышны 23 центнер биреп, үзебезгә симәнәгә дә, сатарга да җитәрлек 90 тонна бике симәнәсе әзерләп куйдык. Солының уңышы да начар булмады, кайбер участоклар уртача 37 центнер уңыш бирде. 

— Басу-кырларда кемнәр хезмәт куя?

— Игеннәрне җыйнап алуда өч комбайн эшли. «Акрос 550» комбайнында Ленар Муллагалиев (ярдәмчесе — Никита Никифоров), «Нова 340» комбайннарында Илдар Шакиров һәм яшь егетләр Максим Никитин белән ярдәмчесе Алексей Иванов хезмәт куялар. Ашлык ташуны «КамАЗ» белән Раузит Габдрахманов һәм Валерий Горлов башкаралар. Шулай ук «ГАЗ-53» машинасы белән Николай Копаров та игеннәрне ындыр табагына ташып тора. Янгын сүндерү машинасы белән басуда Салих Галимҗанов кизү тора. Урып-җыю белән беррәттән көзге чәчү эшләрен дә башкардык. «Амазон» чәчкече белән «К-742» тракторын иярләүче Айрат Ешимбетов 264 гектар мәйданда көзге культураларны җир куенына салды. Симәнә белән ашлыкны «КамАЗ» белән Яков Игнатьев алып чыгып торды. Шуны «Амкадор» белән Роман Коняев салып торды. 

Җир эшкәртүдә «К-742» тракторы белән Анатолий Филиппов эшли. Катокта Алексей Иванов хезмәт куя. Бүгенге көндә сенажга люцерна урабыз, бу эш Илнур Хәбибуллинга йөкләнде. Николай Константинов пресс белән саламнарны рулонлап тора. Салам ташуда безнең Алексей Якимов, Илназ Галимуллин, Ренат Нәҗипов хезмәт куялар. 

Ранил белән ике метр биеклеккә җиткән кукуруз басуларын да карап чыктык, силос салыр вакыт та җитте инде, диде белгеч. Бу хуҗалыкның терлек азыгы әзерләвен аерым бер яктыртып үтәрбез әле. 

Кайтыр юлда амбар хуҗалыгына да сугылдык. Ишегалдында әзрәк кенә ашлык өемнәре бар. Биредә эшләүчеләр шуларны урнаштыру белән мәшгуль иделәр. Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык дип белми әйтмәгәннәр инде. Иген кырларыннан кайткан бөртекләрне тиешенчә киптереп урнаштырмасаң, уңыш белән саубуллашырга кирәк дигән сүз. Ә биредә һәрбер бөртек кадерле. Амбар хуҗалыгы белән Илшат Сәләхетдинов җитәкчелек итә. Польский киптергечендә Виктор Шишкин эшли. Ашлыкларны Герман Коняев ташып тора. Ә башка эшләрне Анатолий Тимофеев, Дмитрий Асаков, Артем Филиппов башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иген басуларында