Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Борнаклар тырыша (+фоторепортаж)

Районыбыз кырларында урып-җыюныӊ соӊгы, хәлиткеч чоры бара. Бу урак өсте хәзердән үк хужалыкларда фикерләү, алдагы елга эшләрне планлаштыру өчен этәргеч булып тора. Әнә, «Борнак» хужалыгы җитәкчелеге дә, механизаторлары да «киләсе елга яӊа комбайн алмыйча булмый», дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Игеннәрнеӊ уӊышы да мулдан Борнак басуларында. Хуҗалыкныӊ өч комбайнына туры килгән мәйдан буенча алар районда беренче. Димәк, һәр комбайнчыдан тырышлык, үҗәтлек белән осталык та таләп ителә. Бүгенге көнгә Илдар Шакиров, Николай Асаков һәм Владимир Якимовлар «Нива» комбайннарында берәр меӊ тоннадан артык ашлык суктыра алганнар. Әле сугасы мәйданнары да шактый. Ничек булса да көннәр әйбәт торганда эшне тәмамларга иде, ди хужалык рәисе Рәфкат Нәҗипов.

Игеннәр мул булса, вакытында җыеп алынса, комбанчыга да, җитәкчегә дә горурланырга нигез була, ә бу елда дөрестән дә моӊа урын барлыгын әйтеп китте ул. Көне-төне комбайннар янында торган янгын сүндерү машина шоферы Рәсүл Фатыйхов лаеклы ялда булса да, зарланмый, ашлык булгач, була, ди.

Уртача һәр гектардан 36 центнер уӊыш кемгәдер күп тоелмаса да, борнаклылар өчен аз түгел. Узган ел да әрәм-шәрәм итмичә, хужаларча тоткач, үзләренә дә җиткән, күпкә зуррак уӊыш алган хуҗалыкларга сатарга өлеш тә чыгарганнар. Хуҗалыкта күп еллар бригадирлык вазифасын башкаручы Вәзыйх Хәкимуллинда бу елныӊ игеннәр өчен уӊай килүен билгеләп узды. Баш агроном, Яӊгул егете Ранил Әхмадуллин, бу елда алынган техниканыӊ күп булуын һәм моныӊ өчен 18 миллионнан артык финанс тотылуын искәртте. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак, узган ел 4 меӊ тоннадан артык сенаж салган булсак, бу елда 9 меӊ тоннага якын булды, ди ул.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250