Борнаклылар хезмәте мактауга лаек (+фоторепортаж)
- Көзге чәчүгә багышланган җыелыш Борнакта була дигәч, хуҗалык җитәкчеләре аптырашта калганнардыр. Ни дисәӊ дә әле ике атна элек кенә монда терлекчелек буенча 7 айлык нәтиҗәләргә багышланган кииӊәшмәне уздырдык, менә тагын шушы җирлектә. Моныӊ сере бер генә - «Борнак» хуҗалыгы соӊгы вакытларда һәр юнәлеш буенча үсеш күрсәтә, күз генә тимәсен....
Соӊгы елларда көзге бодайга игътибар артты дисәк тә, аныӊ мәйданы җитәрлек дип әйтеп булмый. Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Дуслык», «Игенче» хуҗалыклары 283-250 гектар мәйданны көзге бодай чәчәр өчен әзерлиләр. Хуҗалыкларда соӊгы елларда үзен яхшы аклаган «Льговская-4», «Казанская-560» игелә, әмма аныӊ суперэлита һәм элита орлыкларын һәм күчеш фондын булдыру буенча кимчелекләр елныӊ-елында кабатлана. Әнә бит, «симәнә» белән юнәлешле эшләп, бу елда «Татарстан» хуҗалыгы көзге бодайдан уртача һәр гектардан 68,2 центнер уӊыш алган, «Дуслык» хуҗалыгыныӊ уӊышы да яхшы, һәр гектардан 51 центнер көзге бодай кайтарганнар.
- Бу киӊәшмә көне - районда көзге чәчүне башлау өчен тулы старт бирелгән көн, дип атарга була, аны кыска срокларда һәм нәтиҗәле башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр бар, диде җыелышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Ахырдан хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр «Борнак» хуҗалыгы кырларында булып, көзге чәчүнеӊ барышы белән кызыксындылар, Казаннан килгән фәнни-тикшерү үзәге белгечләренә үзләренеӊ сорауларын бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев