Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бозаулар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр... (фото)

Бозауларның ашау рационы яшьләренә карап: аларга сөт эчерәләр, аннары гына ЗЦМ куша башлыйлар.

«Сыерлар бозаулата торган җир — фермада иң авыр урын инде ул», — дигәнен ферма тирәсендә эшләгән берничә кешедән ишетергә туры килде. 

Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Чөнки яңа бозаулаган гына таналарны беренче тапкыр саварга кирәк, сыерларның да галәмәт каты тибә торганнары була. Бозаулары зур яки җайсыз килгәндә булышырга, тартып алырга туры килгән чаклар да булмый калмый. Ул вакытта терлекчеләр мал табиблары белән бергә эш итә. 

Алан фермасында дүрт дистә елга якын эшләүче, хәзер «родильныйда» хезмәт куючы Рауза Әхмәдуллина: «Пычрак эш, дип тормыйм, малга ярдәм итү үзе зур савап. Аларның әйтеп, аңлатырлык телләре юк бит, күзләреннән аңларга да өйрәндек эшли-эшли!», — ди.

«Родильныйда» сыерларның баш саннары гел бер сан гына тормый — керә тора, чыга тора дигәндәй. Ел әйләнә бозаулый. «Июнь аена 58 бозау алдык инде», — диделәр фермада (мин анда 24нче июнь көнне булдым). 

Бер тәүлек булган бозауларны Дилүзә Галиева (хезмәт стажы 33 ел) һәм Ләйлә Гафуровалар кабул итеп ала. Биредә эшләүчеләрнең эше бик җаваплы, чөнки булачак сөтнең башлангычы шушыннан башлана. Бозауларны тикмәгә генә бу өлкәдә күп еллар хезмәт тәҗрибәсе булган кешегә йөкләмиләр шул дип уйлап куйдым. «Бу чорда бозауларның организмы чыныгып бетмәгән, тиешенчә карап җиткермәсәң, үлем очраклары да булырга мөмкин», — диде минем кызыксынып биргән сорауларыма җавабында Дилүзә Галиева. 

2-6 айлык бозаулар Ленар Федоров карамагына эләгә. Әлеге терекчеләрнең хезмәт нәтиҗәлелеге артым белән исәпләнә. Сүз уңаеннан, бу күрсәткеч Алан фермасында бүгенге көнгә 920 граммны тәшкил итә. 

Бозауларның ашау рационы яшьләренә карап: аларга сөт эчерәләр, аннары гына ЗЦМ куша башлыйлар. Берничә атнадан печән, өстәмәләр, коры азык бирәләр. Бозауларны тәрбияләүдә иң мөһим шартлар — утарда, торакларда коры булу һәм үтәли җил йөрмәү. 

erid: 2Vtzqwgny8L

Менә шундый бердәм чылбыр төзелеп, матур гына эш алып барыла биредә. Шушы чылбырның бер өлешендә генә дә эшкә салкын караш булып, хилафлык килсә, бу инде башкаларына да эз салмыйча калмый. Ләкин, шөкер, биредә үз эшләрен төгәл һәм намус белән башкаручы хезмәткәрләр эшли.

Рузалия Тимербаева,

Алан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9