Бәрәңгенең сизелерлек кыйммәтләнүе фаразлана
Икенче икмәккә бәя артуның өч сәбәбе күрсәтелә. Ел ахырында Россиядә бәрәңгегә инфляция шаукымы кагылырга мөмкин.
"Корылыкка каршы су сиптереп көрәшергә өйрәнсәк, артык дымны җирдән ала алмыйбыз шул әле, әлегә ул проблема булып кала бирә. Болар барысы да бәрәңгенең сыйфатында чагылыш таба һәм эре җитештерүчеләргә сатуда кыенлык тудыра, - ди Бәрәңге берлеге аппараты җитәкчесе Татьяна Губина. - Декабрь аенда бәрәңге бәясе ике тапкырга артырга мөмкин", - дип искәртә ул.
Чыннан да бакчаларыбызда үстерелүче икенче икмәкнең уңышы бик мактанырлык түгел быел, районыбыз буенча карасак, сабаклары кибеп беткән җирләр дә бар инде. Әлеге күренешкән без, хәзерге буын яшьләре аптырап карасак, сугыш елларындагы авырлыкларны күргән олылар: «Булган кадәренә шөкер итик. Бөтенләй ач калмыйбыз бит», диләр. Әлбәттә, хак сүзләр.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев