Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Бәрәңгене ярып утыртудан курыкмагыз, бер күздән дә үсә ул", ди райондашыбыз, танылган бәрәңге үстерүче Нотфулла Гарипов

Гомер буе «икенче икмәк» дип йөртелгән бәрәңгегә авыл халкының мөнәсәбәте үзгәрү турында берничә тапкыр яздык инде. Бүгенге кебек он-ярма, башка төр ризыкларга бәяләр нык арткач, күпләр аларның фикере үзгәрер дип көтә.

– Мин быел гына бөтен кеше бәрәңге басуларын зурайтыр дип уйламыйм, – ди Нөнәгәрдән танылган бәрәңге үстерүче Нотфулла абый Гарипов. – Бәлки киләсе елларда акрынлап арттырырлар. Быелга утырту бәрәңгесе табу кыенрак. Үткән ел күп кешедә аз гына участогына утыртырга җитәрлек тә бәрәңге булмады бит.

Сүз уңаеннан, мондый кешеләргә киңәшем: бәрәңгене ярып утыртудан курыкмасыннар, бер күздән дә үсә ул. Без үзебез 40 сутыйга бәрәңге утыртабыз. Бик күп төрле сортлар белән эшлим. Бәрәңгенең яңа сортларын бер күздән үрчетәм. Элек шәхси хуҗалыклар бәрәңге сату белән бик мавыкмады, үзеннән артканын малга ашатты. Ә колхозларныкын басудан ук төяп алып китеп бардылар. Алар да сату белән проблема күрмәде. Соңгы елларда ашлык-оннарга кытлык булмады, шәхси хуҗалыклар, шул сәбәпле, бәрәңге үстерү мәшәкатеннән читләште. Ә күмәк хуҗалыкларны бәрәңгегә сорау булмау, бәясе түбән булу һәм башка күптөрле сәбәпләр биздерде дип беләм. Быел әнә бәрәңгегә сорау зур булды, райондагы хуҗалыклар үзләре үстермәгәч, ашханәләренә дип алып киттеләр. Казан, Биектаудан да сораучылар булды. Башка елларда күбесенчә Нократ Аланы базарында сата идек. Быел утырту бәрәңгесе дә күп калмады инде…

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев