Нәсих Гыймадиев - Балтач районының Алан авылында яшәүче гап-гади авыл агасы. Гомерен җиргә, туфракка бәйләгән кеше.
Институт тәмамлап, агроном булып эшли башлагач, үзлегеннән эзләнә, тәҗрибәләр ясый һәм күзәтүләрен, күргәннәрен теркәп бара башлый. Үзе белеп бетермәгәннәрне төшенү өчен, мәктәп укытучысыннан химия буенча дәресләр дә ала. Нәсих Гыймадиев фәнни ачыш та ясаган, патент та алган, әмма аның акыллы фикеренә колак салып, тормышка ашырырга ашыккан кеше генә юк икән.
У л безне район китапханәсендә каршы алды. Төрле елдагы тәҗрибә үрнәкләре, журналларда басылып чыккан язмалар, патентның рәсми кәгазьләрен туплап, фойеда тулы бер күргәзмә оештырган. Яшермим, юлда, яңа ачышның нигезенә төшенеп җитә алырмынмы, дип шикләнгән идем. Нәсих бик яхшы укытучы булып чыктымы, әллә инде исбатлый, аңлата-аңлата остарып җиткәнме, агрономия өлкәсендә бернинди белемем булмаса да, ачышның нидән гыйбарәт икәнлеген бик тиз төшендем. Тик икенче сорау бимазалый башлады: бар да бик тә гади ләбаса, уңай нәтиҗә дә ярылып ята, нигә моны кабул итәргә теләмиләр? Әллә мин аңлап бетермәгән сере бармы?
Ачышның асылы, чыннан да, бик гади. Мисал өчен, лаборатория шартларында бер сорттагы арпа 95 процент тишелеш күрсәтә, ә басуда ул 25 процент кына була. Шушы ук орлык икенче бер басуда 80 процент тишелеш бирә. Уңышны аз күрсәткән беренче басуны да яраксызга чыгарып атарга кирәкми, шул ук туфракта икенче сорттагы арпа бер дигән уңыш бирергә мөмкин. Эш нәрсәдә соң? Бер үк табигать шартлары, җирне эшкәртү технологиясе дә шул ук, аерманың сәбәбе нидә? Нәсих Гыймадиев нәкъ менә шушы сорауларга җавап табуга ирешкән.
- Һәр туфракның үз микрофлорасы бар. Туфрак һәм орлык үзара килешкәндә һәм яраклашканда гына югары уңыш алырга мөмкин. Нинди генә югары сыйфатлы орлык булмасын, җирнең микрофлорасы аны кабул итми икән, уңыш булмаячак, - ди Алан «галим»е. - Мин моны биш еллык күзәтүләремә нигезләнеп ачыкладым. Тәҗрибәдә күрәм, ә менә моны ничек исбатларга?! Мин басуда, ә фәнни хезмәткәрләр институтта мине «чистага салып яталар». Күздән яшьләр чыга, ләкин җиңелүеңне танымыйча булдыра алмыйсың. Тырышуларым юкка чыкмады, мин дә «чистага сала алдым». Минем барлык тәҗрибәләр өй шартларында башкарыла, шуңа күрә гади ысуллар эзләргә туры килде. Туфракны 12 сәгать кайнатып, аның микрофлорасын юкка чыгардым һәм шунда орлык чәчеп тишелдереп, үземнекен исбатладым. Патент артыннан йөрү, комиссия әгъзаларын ышандыру да җиңелләрдән түгел, шулай да иң авыры әлеге ачышны тормышта куллануга ирешү икән. Бүген безгә лаборатория кирәк. Шул булганда, хуҗалыклардан килгән туфракны тикшереп, кайсы басуга нинди сорттагы, нинди культура чәчәргә кирәклеген билгеләп бирәчәкбез. Мин тәкъдим иткән ысул белән бүгенге көндә бары тик Кукмара районының Вахит хуҗалыгы гына эшли һәм алар һәр гектардан, ким дигәндә, 6 центнер өстәмә уңыш алалар!
- Ә Авыл хуҗалыгы министрлыгында сезнең ачыш турында беләләрме? - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Министр Марат Готович үзебезнең районда эшләп киткән кеше, без аны нык хөрмәт итәбез, мин аның янында булдым, уртага салып сөйләштек. Ул үзенең урынбасарларына миңа ярдәм итәргә кушты. Тик министр янында алар солдат, аннан чыккач, бар да генерал. Сөйләшеп кара син генераллар белән. Мисал өчен, мин алардан трактор сорыйм, алар миңа трамвай бирәләр. Ягъни миңа бер төрле лаборатория кирәк, алар бөтенләй башкасын тәкъдим итәләр. Мин үткәрергә теләгән тәҗрибәләр өчен бөтенләй башка төрле шартлар кирәк. Мәсәлән, туфракны кайнатабыз. Анда нинди генә парлар чыкмый, моның өчен ябык бүлмә кирәк. Лаборатория алу өчен дә әле мин иң элек фермер хуҗалыгын рәсмиләштерергә, аннан соң бер әйберне сатып, икенчесен алырга тиешмен. Моны ярдәм дип әйтеп булмый инде...
Нәсих Гыймадиевның ачышын тормышта кулланучы Кукмара районы Вахит хуҗалыгы агрономы Леонид Михайловка да шалтыраттык.
- Без Наил белән биш елдан артык эшлибез, аның тәкъдимнәренә таянып чәчәбез һәм өстәмә уңыш алабыз, - диде ул. - Көз көне ул безнең басулардан җирнең пробасын ала да бер орлыкны дүрт төрле шартларда тишелдерә. Берсе - ничек бар, шулай, ягъни бездән алынган чиста туфрак; икенчесе биопрепаратлар белән эшкәртелгән; өченчесенә ашлама куша; дүртенчесе - 12 сәгать кайнатып суытылган туфрак. Шуннан кайсы басуга нинди сорттагы орлык чәчәсен тәгаенләп бирә. Без дә, тәҗрибәне дәвам итеп, ул сайлап биргән сорт янәшәсендә үзебез теләгән башка сортны да чәчәбез. Тишелеп чыкканда ук күренә: Нәсихның сүзе дөрес булган. Бу басуда начар бәя алган орлыкны үзенә килешә торган икенче басуга чәчсәң, бер дигән тишелә.
Димәк, эш орлыкның сортында гына да түгел, туфрак белән аларның бер-берсенә яраклаша белүендә. Быел кукуруз белән тәҗрибә ясап карадык. Чәчкечнең ярты өлешенә Нәсих кушкан орлыкны салдык, яртысына - икенче төрлене. Бер полоса биек булып үсте, икенчесе начар булып утыра. Шул начар дигән кукуруз икенче бригада басуында бер дигән булып үсте. Нигә башкаларның Нәсихның ачышын кабул итәселәре килми дигәндә, миңа калса, Нәсих - практик, аның ачышын фәнни яктан тирәнтенрәк исбатларга кирәктер бәлки. Без үзебез аның белән тулысынча килешәбез.
Бер гектардан, ким дигәндә, 6 центнер өстәмә уңыш алалар! Республика буенча гектарларны центнерларга әйләндерсәң, ни чаклы көшел җыйнала икән?! Нәсих Гыймадиев океан артында туган булса, аның ачышына исебез киткән булыр иде. Юкка Татарстанның Алан авылында туган шул...
Зөлфия Хәлиуллина
Нет комментариев