Авыл хуҗалыгы
Бәйрәм белән сезне, кадерле авыл хезмәтчәннәре!
Октябрьнең икенче якшәмбесе Рәсәйдә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм безнең хезмәт сөючән, гомер-гомергә авыл хуҗалыгы районы буларак ирешкән хезмәт уңышлары белән дан казанган Балтачыбызга аеруча да килешә.
Ит, сөт җитештерү, иген культуралары игү дисеңме, районыбыз алдынгылыкны бирми, эш сөйгән халкы белән һәр яңа алымны үзләштереп, максатына ирешә бара. Уңган-булган игенчеләргә, терлекчеләргә һәм дә башка фидакарь хезмәт ияләренең һәммәсенә дә хезмәт уңышлары телисе килә. Эштән тәм, тормыштан ямь табып яшәргә язсын сезгә! Сәламәтлегегез һәрчак нык булсын, хәерле озын гомерләр насыйп булсын! Тырыш хезмәтегез тормыш юлыгызда яшәешегезнең бөтенлеге, муллыгы, бәрәкәте буларак чагылыш тапсын! Балаларыгызның игелеген күрегез! Тәҗрибәле хезмәтчәннәребез яшьләргә ныклы остаз, ә яшьләр исә ышанычлы таяныч булсыннар! Исәнлек-саулык,тазалык-байлык сезгә! Сезнең намуслы хезмәтләрегез алдында ихластан башымны иям һәм һәрбарчагызга да чиксез рәхмәтләремне белдерәм!
Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев