Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чебешләрне санар чак җитә (фото)

«Дуслык» хуҗалыгында ай, ел беткәнен көтмичә, барлык тармак буенча да күрсәткечләрне көндәлек санап баралар.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр бераз җиңел сулап куйганнардыр, ник дигәндә, урып-җыю кампаниясе тәмамланды, һава шартлары көзге чәчүне уртасында туктатып торырга мәҗбүр итте, терлек азыгы хәзерләү, зяб сукалау инде түгәрәкләнеп килә. Бу турыда без кыс-кача «Дуслык» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Николай Колоколов белән әңгәмә корып алдык.

— Бу елны игенчелек өчен начар булды, дип әйтергә тел әйләнми. Һава торышы безнең өчен эссерәк тоелса да, бөртеклеләрдән яхшы уңыш җыеп ала алдык. Елына карата бу безнең өчен көтелмәгәнрәк булды. Яңгырларның аз булуы үзенең ролен уйнады, шуңа да карамастан, бөртеклеләрнең һәр гектардан җыелганы да, гомуми җыен да безне канәгатьләндерә. Чөнки узган елга караганда да ашлыкны күбрәк җыя алдык. Дым булса, нинди уңыш булыр иде, фаразлый алмыйм, әмма булганын тиешенчә тотарга кирәк. Терлек азыгы әзерләүне тиешенчә башкарып чыктык, узган елгы запаслар да бар иде. Барысын бергә исәпләгәч, терлек азыгы ел ярымга җитәр, дип уйлыйбыз.

«Дуслык» хуҗалыгын-да ныклы машина-трактор паркы булдырылган. Заманча чәчү комплексы, өр-яңа «Туман» агрегаты, соңгы өч елда алынган җир эшкәртү агрегатлары чәчүлек җирләрен тиешенчә әзер-ләп, чәчеп, игеннәрне вакытында тукландырырга мөмкинлек тудыра.

Кырчылыкта уңышның сере — сөрү җирләрен эшкәртү технологиясен саклау, тиешенчә башкару, дип саныйлар монда. Узган ел зябны чизел сукалары белән тирәнәйтеп, 2600 гектар җирне эшкәрткәннәр. Быел инде 16 сентябрь көненә 2800 гектар җирдә бу эшне башкарып чыкканнар, 100 гектар җирләре калып бара. Зябьне вакытында башкару өчен ике зур егәрле тракторда ике сменалы эш оештырганнар. Тәүлегенә 120-125 гектар җир эшкәртеп барылган.

Механизаторларны кызыксындыру чараларын да актив файдаланганнар. Без хуҗалыкта булганда Виталий Кешишев белән Семен Петров зур егәрлекле тракторларында соңгы гектарларны сукалыйлар иде. Семен Петров сүз арасында, мин бит башта 11 ел атчы булып эшләдем, соңгы 23 елымны инде тимер атны иярлим, дип искәртеп алды. Быел сукалау өчен җир авыр, дым булмавы нык сиздерә, ди тәҗрибәле механизатор.

Игенчелектәге нәтиҗә-ләр турында хуҗалыкның баш агрономы Сергей Чириковтан сораштырырга булдык. Ул да, рәиснең сүзләрен куәтләп, узып баручы елны бу тармак өчен яхшы булды, дип саный.

— Дөрестән дә, уракка кереп китәр алдыннан бик борчылган идем. Сугарга чыккан беренче басуда эшли торган комбайн бункерының гаҗәеп тиз тулуына ышанмадым, инангач, кулга калькулятор алып, бу басудан күпме уңыш булыр, дип фаразлый башладым, ди ул, елмаеп. Һәр гектардан 30 центнер да уңыш булмас, дип уйладым.

Хуҗалыкта арпа культурасы елдагыча зур уңыш биргән. «Бейсик» сортын чәчеп, отканнар, дип әйтергә нигез бар, егылмый һәм корылыкка бирешми торган бу сорт һәр гектардан 45 центнер уңыш биргән басулар булган. «Раушан» сорты да ышанычны аклаган, һәр гектардан 35 центнер чыккан җирләр дә булган, быел өчен бу яхшы күрсәткеч. Язгы бодай да яхшы уңыш белән куандырган, һәр гектардан 50шәр центнер чыккан басулар булган, гомумән, 40 центнердан да ким бирмәгән. Борчакның «Ульяновец» сортының уңышы мул булган. Алдагы елларда рапс культурасыннан уңмагач, аны игәргә алынмадык, икенче елга, бәлки җитен чәчәргә вакыт җиткәндер, дип фикерли баш агроном.

Урып-җыю вакытында өч «КЗС-812» һәм бер «ClААS Tucano» һәм быел 21 миллион 400 мең сумга лизинг аша алган «CLAAS DOMINATOR» комбайннары эшләгән. Комбайнчылар Алексей Овчинников, Сергей Степанов, Семен Петров, Раузит Хәкимов һәм Расих Кашапов үзләренең ярдәмчеләре, студент егетләр Даниф Якупов, Артем Яковлев, Илья Петров, укучы Фидан Гарифуллин һәм әтисе белән кулга-кул тотынып хезмәт куйган Рафис Кашаповлар бер-берсе белән ярышып, сыйфатлы итеп хезмәт куеп бөртеклеләрнең вакытында җыеп алуын тәэмин иткәннәр. Хуҗалыкта механизаторлар арасында яшьләрнең күп булуы күңелле күренеш. Тәҗрибәле механизаторлардан Геннадий Ефремов быел да чәчүне башлап җибәрде.

Чәчү комплексында яшь булсалар да Петр Трофимов, Евгений Петров эшләргә алындылар, сынатмадылар. Виталий Шадровны да инде тәҗрибәле механизатор, дип искә алдылар. Евгений «Фиат» чәчү комплексында эшне тәмамлагач, «Туман» агрегатына утырып, барлык чәчү мәйданнарын тукландырды, бөҗәкләргә каршы эшкәртеп чыкты. Олег Яковлев та иртә яздан кара көзгә кадәр басуда, чылбырлы трактор белән дә эшли, терлек азыгы хәзерләү вакыты җиткәч, "Ягуар«га утырып, кукуруз басуында эш тәмамланганчы тырыш хезмәтен куя.

Ике «Магдон» агрегатында Гадел Хәкимов, Алексей Усманов ярышып, булсынга, дип эшләгәннәр. Терлек азыгын сыйфатлы әзерләү өчен 2023 елда лизинг программасы аша 22 миллион 800 мең сумга иң зур егәрлекле һәм зур җитештерүчән «КВК-800 ДЕСНА-ПОЛЕСЬЕ» комбайнын алганнар. Эш барышында кайбер килеп чыккан тоткарлыклар булуын искә алмаганда, киләчәктә аны ныклап эшкә җигәргә уйлыйлар.

Люцернадан тиешенчә терлек азыгы әзерли алдык, ди сүзен дәвам итеп баш агроном. Шушындый кискен һава шартларында да, мәсәлән, «Верко» сор-ты чәчелгән басулардан өч тапкыр печән алганнар. Кукуруз 500 гектар мәйданда чәчелгән. Аның 200 гектарын орлыкка алырга, дип планлаштырган булсалар, азыкларның күләмен тагын бер кат исәпләгәч, бу уйдан кире кайтып, барлык кукуруздан силос салганнар, хуҗалык буенча 8771 тонна силос әзерләнгән.
Көзге чәчүгә килгәндә, 140 гектар арышның «Подарок», 107 гектар көзге бодайның «Льговская-4» сорты чәчелгән. Орлыклар җир куенында дым көтеп яталар, ничек булыр, берничек тә әйтә алмыйм, дип борчылуын яшермәде Сергей Геннадьевич.

Орлык дигәннән, амбар хуҗалыгында уңай күренешләргә тап булдык. Районда иң өлкән һәм иң тәҗрибәле амбар мөдире, «Балтач районының Мактаулы гражданины» исеменә лаек булган Шәрифулла Гарифуллин җитәкләгән Түнтәр амбарында узган ел төзелгән «МИГ-30» орлык әзерләү, киптерү агрегаты быел эшкә җигелгән. Барлык чыгымнары 21 миллион 500 мең сумга булган, компьютерлаштырылган бу үзәк урып-җыю барышында зур ярдәмче булган. Газ тоташтыру яңадан 3 миллион 400 мең сумга төшсә дә, бу үз-үзен аклар, дип ышаналар монда. Быел амбарда ике сменадан бер смена эшкә күчтек, кеше саны икеләтә кимеде, чәчү орлыкларын да, елдагыча, урып-җыю барышында әзерләп бетердек, ди Шәрифулла ага.

«Дуслык» күмәк хуҗалы-гының эш нәтиҗәләре белән танышканда җитәкченең алга карап фикерләве, белгечләр белән аңлашып эшләве күзгә ташлана. Белгечләр һәм төрле өлкәдә эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, хезмәткәрләр алга куелган бурычларны үтәү өчен намуслы хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев