Чәчәләр
«Бөрбаш»лылар быел беренчеләрдән булып чәчүгә керешкән иде.
Инде билгеләнгән планны үтәделәр дә. Җир куенына орлыклар салуда Сәлимҗан Әхмәтҗанов (МТЗ-82) һәм ДТ-75 хуҗалары Нурислам Сабирҗанов белән Кави Фәләхиевлар тырышып хезмәт куйдылар. Алар исәбендә 700 гектарда чәчелгән җир бар.
«Сорнай» җәмгыятендә исә планның 555 гектарын чәчкәннәр инде. «ДТ-75» тракторы хуҗасы Владимир Ефремов - 480, ә Юрий Назаров («МТЗ-80») 75 гектарда орлыкларны җир куенына салган.
Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә дә чәчү кызу темплар белән бара. Тулаем гектарның 530ы чәчелгән. Әлеге җаваплы эштә «Нью-Холланд» тракторы хуҗасы Илнур Нургалиев зур тырышлык куя.
Күрсәткечләр 30 августка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев