Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Дуслык-татулык – чиксез хәзинәбез!»

Республика көнендә районыбызда иртән яңа объектлар ачылды, аннан «Сабантуй» ял паркында бәйрәм хөрмәтенә тантаналы чыгышлар яңгырады, бүләкләүләр булды.

Чараларда башкала кунаклары да катнашты. «Дуслык-татулык – чиксез хәзинәбез!» – диде район башлыгы тантаналы мизгелләрне җылы чыгышы белән баетып. – Бердәм булып, бергәләшеп эшли белү Татарстаныбызның, шул исәптән Балтачыбызның да күркәм сыйфаты». Әгъзам Гобәйдуллин «Рәсәй өлкәләреннән килгәннәр шаккатып китәләр сезгә!» дип, горурлык хисләре бүләк итте. Камил Нугаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан халкына мөрәҗәгатен укыды. Районыбызның авыл хуҗалыгы, сәясәт, җирле үзидарә, спорт өлкәсенә аеруча зур өлеш керткән райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылгач, «Балтасиада» спартакиадасының җәйге спорт төре ярышларына старт бирелде.

Оешма-предприятие, шәһәр һәм авыл җирлеге арасында узган ярышларда барлыгы 29 команда, 500дән артык кеше катнашты. Гаилә эстафетасында 1 урынны – Вафиннар  (Югары Субаш), 2 урынны – Петровлар (район башкарма комитеты), 3 урынны  Корбановлар гаиләсе (социаль яклау бүлеге) алды. Җиңел атлетика буенча 1 урынны – Балтач шәһәр җирлеге, 2 урынны – Сосна авыл җирлеге, 3 урынны «Игенче» хуҗалыгы яулады. Шашка ярышында 1 урынга – Ландыш Гарифуллина (Тимирязев исемендәге җәмгыять), 2 урынга Зөлфәт Галиев («Игенче» ), 3 урынга Ранил Габдрахманов («Яңа тормыш») лаек булды. Хатын-кызлар волейболы ярышында «Игенче» хуҗалыгы җиңүче булды, 2 урында – «Труд» җәмгыяте, 3 урында – «Арча» җәмгыяте. Ир-егетләр волейболында 1 урын «Активист» хуҗалыгында, 2 урын – «Балтач Агрохимсервис» оешмасында, 3 урын – «Якты юл»да. Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урын – «Игенче» хуҗалыгына, 2 урын – «Татарстан» хуҗалыгына, 3 урын – мәгариф идарәсенә бирелде.

Бәйрәм чараларын ат чабышы дәвам итте. Районда асралучы ярымтокымлы атлар: 1 урын – «Яңа тормыш»тан «Профи» кушаматлы ат (җайдагы Анна Макарова), 2 урын – «Труд»тан Шакура кушаматлы ат (Эдуард Митрофанов), 3 урын – «Якты юл»дан Линда кушаматлы ат (Айнур Гарифуллин), 4 урын – «Яңа тормыш»тан «Санадор» кушаматлы ат (Андрей Эшмурзин). Ярымтокымлы бияләр: 1 урын – «Труд»тан Ягуза кушаматлы ат (Вилсур Гарифуллин), 2 урын – «Татарстан»нан «Экзотика» кушаматлы ат ( Николай Лялин), 3 урын – «Активист»тан «Александрия Голди» кушаматлы ат (Владимир Квасов), 4 урын – Тимирязев исемендәге хуҗалыктан  «Кашка» кушаматлы ат (Зөлфәт Шәйхуллин). Ярымтокымлы айгырлар: 1 урын – Дамир Гыйльмуллин хуҗалыгыннан «Сухарь» кушаматлы ат (Эдуард Митрофанов), 2 урын – «Маяк» хуҗалыгыннан «Кавалер» кушаматлы ат (Вилнур Гарифуллин), 3 урын – «Алга»дан «Буян» кушаматлы ат (Азат Сәлахов). Ике яшькәчә чиста токымлы атлар: 1 урын – «Активист»тан Мега Люкс (Азат Сасукаев), 2 урын – «Сосна»дан Хамина кушаматлы ат (Владимир Квасов), 3 урын – «Арбор»дан «Икс» кушаматлы ат (Альберт Шәйхетдинов), 4 урын – Илнур Солтангәрәев (Саба) хуҗалыгыннан «Сии Май» кушаматлы ат (Айрат Әхмәтвәлиев).Чиста токымлы атлар: 1 урын – «Активист»тан «Пегас» кушаматлы ат (Владимир Квасов), 2 урын – «Смәел»дән «Тигр РТ» кушаматлы ат (Павел Сунцов); 3 урын – Тукай исемендәге хуҗалыктан «ИН Стар» кушаматлы ат (Илназ Шакирҗанов), 4 урын – «Елмай» ширкәтеннән «Инспектор» кушаматлы ат (Илсия Казакова).

Республика көне уңаеннан оештырылган кичке бәйрәм Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина чыгышлары белән бизәлеш алды. Салют яңгырады, дискотека булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика көне Бәйрәм чаралары