Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Дуслык" әзер, ә сез... (дәвамы)

Язгы кыр эшләрен тиешенчә башкару яңа уңышка ныклы нигез салу дигән сүз

40 елга якын авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, язгы кыр эшләренә әзерлекнең мондый авыр шартларда барганын мин хәтерләмим, – дип белдерде район башлыгы Рамил Нотфуллин. Иң авыр мәсьәләләрнең берсе көндәлек бәясе артып торган ашлама туплау булса, икенче төп мәсьәлә, зур энергияле, чит илдә чыккан тракторларга техник карау үткәрү һәм иң мөһиме – запчастьлар белән тәэмин итү булачак, диде ул. Нинди мөмкинлекләр бар, кайдан алып була – бу турыда район авыл хужалыгы идарәсе белгечләре дә, хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре дә бүгеннән уйланырга тиешлеген ассызыклады.

«Дуслык» хуҗалыгы баш инженеры Рамил Гарифуллин белгечләргә машина-трактор паркында техниканың әзерлеге торышы турында барлык нечкәлекләре белән сөйләде. Һәр ике бригаданың да механизаторлары уңган, булган, дип билгеләп китте ул. Араларында эш тәртибен белеп, катлаулы җайланмаларны үзләрендә ясаучылар бар. Мәсәлән, Олег Яковлев белән Виталий Степанов. Кайткан гидравлик рәвештә күтәрелә торган тырмаларның сызымнарын өйрәнеп, алар икәүләп шушы эшкә тотынганнар. Нәтиҗәдә кышкы чорда 14-16 метрлы 4 тырма агрегаты сафка баскан. Барлык чыгымнары бер агрегат ясауга 100 мең сумга төшсә, шушындый читтән кайтартылганы кимендә 400 мең сум тора икән. Бу уңган механизаторларның тырышлыгы хуҗалыкның 1 миллион сумнан артык акчасын янга калдырган. Хуҗалык рәисе Николай Колоколов әйтүенчә, бүгенге көндә тәэсир итү көченә күчереп исәпләгәндә чәчү мәйданнарының һәр гектарына 65 центнер ашлама туплый алганнар, бу эш дәвам итә икән. Кукуруз чәчү мәйданнарын да арттырганнар, аны 700 гектарда игәргә фаразлыйлар, чәчкечләр әзер, орлыклар кайта башлаган. Без аммиак суы белән эшләүне дә туктатмадык, хәзерге вакытта анысы 300 тоннадан артык тупланган. 2021 елда, 10 апрель көнне, басуга күпьеллык үләннәрне тукландыруга чыкканбыз, быел яз ничек килер, дип борчыла рәис. Чәчү эшләрен алып бару өчен «Feat Agro» комплексы, ике «СЗП-3,6» һәм пневматик СЗ-6 чәчү агрегатлары әзерлек сызыгында, кыр эшләренә барлыгы 27 трактор тартылган, 6 агрегат турыдан-туры җир әзерләүдә катнашачак. Евгений Петров зур егәрлекле «К-744» тракторы белән чәчү комплексында, Геннадий Ефремов елдагыча «ДТ-75» тракторы белән, Азат Вафин, Виталий Шадров, Юрий Шестов тәгәрмәчле тракторлар белән чәчүдә катнашачак, ә Илшат Салихҗановка һәм Петр Трофимовка кукуруз язмышын ышанып тапшырганнар. «Дуслык» хуҗалыгының игенчеләре, амбар хуҗалыгында, машина-трактор паркында эшләүче хезмәтчәннәре, белгечләре бердәм булып, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгарга әзер, ди Николай Колоколов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев