Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Елны төгәлләгәндә...

Мул сөт алыр өчен барлык мөмкинлекләр бар кебек, әмма күп җирдә нәсел эше белән җитәрлек шөгыльләнмәү чабудан тартып тора.

Район хуҗалыкларында терлекчелек тармагына һәрдаим нәтиҗә ясалып барыла. Бу аңлашыла да, бүгенге көндә терлекчелек, бигрәк тә сөт җитештерү хуҗалыклар кассасына мул акча кертүнең төп юнәлеше.

Еллар дәвамында бу тармакны үстерү буенча күрелгән чаралар бүгенге көндә үзенең нәтиҗәләрен бирә. Кем алга карап, яңача фикерләп, терлекләрне тәрбияләүдә алдынгы технология чылбырын булдырып, аны җиренә җиткереп үти, терлекләрнең нәселен яхшыртуда даими эшли — шул ота. Сөт савуда бүгенге көндә лидер булып «Татарстан» күмәк хуҗалыгы тора. Төзелгән мегаферманы мөмкинлекләрен тулысы белән файдалану, терлек азыгы әзерләү цехының эшчәнлеген фәнни яктан нигезләп, нечкәлекләрен җиренә җиткереп оештыру — болар бар да мул сөт савуның бер середер.

Алдагы ел белән чагыштырган, монда көн саен 7024 килограмм сөт артык саталар. Тәүлеккә җитештерә торган сөт күләме дә аз түгел — 48 тоннага якын. Шулай «Активист», «Кама», «Сосна» һәм «Якты юл» хуҗалыкларында алдагы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 3207-2126 килограмм сөт артык сатыла. Ниһаять, еллар буе чигенеш ясап килгән Тукай исемендәге хуҗалык төптән күтәрелә башлады. Дөрес, көндәлек җитештерү хәзергә 8,8 тонна гына, әмма алдагы ел белән чагыштырганда, бу 4855 киограммга артык.

Хуҗалык җитәкчеләре белән уздырылган атналык киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре уңай булса да, аларның хуҗалыклар буенча төрле булуы, урыннарда еллар буе кабатланып килә торган кимчелекләрнең дәвам итүе районыбызның хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрен бизәми, дип ассызыклап узды.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Мул сөт алыр өчен барлык мөмкинлекләр бар кебек, әмма күп җирдә нәсел эше белән җитәрлек шөгыльләнмәү чабудан тартып тора.

Район башлыгы бу очракта урыннарда ясалма орлыкландыру техникларның эшенә нык игътибар кирәклеген билгеләп узды. Аларның хезмәте үзенчәлекле, аны бар кеше дә башкарып чыга алмый, шулай булгач, аларга түләү дә тиешенчә булырга, аларны кызыксындыру соңгы нәтиҗәдә, акчалата күренергә тиеш, диде Рамил Нотфуллин.

Күмәк хуҗалыкларда савылган сөт күләме

Хуҗалык исеме

Савылган сөт

(кило-грамм-нарда)

Сатылган сөт (килограммнарда)

Барлыгы

2023 ел белән чагыштырганда + -

Татарстан

47978

46130

7024

Кызыл юл

31404

28860

-3121

Сосна

26156

25006

3621

Кама

22267

21503

3261

Дуслык

22051

21083

-330

Тимирязев исем.

21182

19895

685

Игенче

20250

19610

375

Яңа тормыш

18376

17676

1406

Маяк

18100

17350

- 2000

Бөрбаш

17629

17109

722

Активист

17794

16637

3207

Труд

16150

15605

-460

Смәел

15550

14800

-1150

Сорнай

14789

13812

-743

Борнак

13549

12918

1085

Якты юл

12240

11562

2126

Арбор

11670

11485

1250

Алга

11534

10806

-1483

Тукай исем.

9327

8845

4666

Уңыш

5005

4855

650

Барлыгы

374371

356857

20491

Саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 декабрьдә алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт

erid: 2Vtzqv1AZW9