Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фирзәр Хәкимҗанов: "Ә авылда рәхәтрәк!" (+фото)

«Авылны яратам мин, максатым – туган авылда төп нигезне саклап яшәү», ди егет

Фирзәр Хәкимҗанов инде менә берничә ел Шода фермасында эшли.Терлекчеләрне ял иттерә, сыерын да сава, бозаулар да карый.

Фирзәр - авылдашларым Зөлфия һәм Фәрит Хәкимҗановларның төпчек уллары. Олысы Фәнзил бүгенге көндә Биектауда яши. Фирзәр урта мәктәпне тәмамлагач, Норма һөнәр лицеенда белем ала һәм авылда әти-әнисе янына кайтып төпләнә.

–  Авылны яратам мин, шуңа да төп йортта әти-әнием янында калдым. Максатым туган авылда төп нигезне саклап яшәү, – ди Фирзәр.

Аның белән аралашканда туган авылын яратуын, әти-әнисенә булган хөрмәтен күреп бик сөендем. Фирзәр күзалдымда үскән егет. Кечкенәдән тырыш, күндәм булды. Зөлфия апа гомере буе фермада эшләде, Фәрит абый данлыклы механизатор, бүгенге көндә ферма буенча инженер булып эшли. Әти-әниләре эштә чакта барлык хуҗалык эшләре дә Фәнзил белән Фирзәргә булды. Малларын да карады, ашау да пешерде, керен дә юды, өен дә җыештырды алар. Ике ел элек Фирзәр Смәел кызы Алсу белән гаилә корган. Яшьләргә бәхетле гомер телибез. Бүгенгесе кебек әти-әнине хөрмәт итеп, төп нигез җылысын саклап яшәргә язсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирзәр Хәкимҗанов