Хезмәт

Балтач районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Группа туплау хезмәт хакын арттыра

Район авыл хуҗалыгы җитештерү тармагында эшләүче хезмәт коллективларыныӊ узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы язмабыз – терлекчелек өлкәсендә 2018 ел нәтиҗәләре буенча районда җиӊүче дип табылган «Кызыл юл» хуҗалыгы турында.

2018 елда җитештерүнең барлык тармакларыннан бу хуҗалык кассасына 181 миллион 500 меӊ сум акча тупланган, шуның 142 миллион 835 мең сумы терлекчелектән кергән. Узган чорда 56 меӊ 891 килограмм сөт җитештергәннәр. Монда көтүлекне яӊартуга зур өстенлек бирелә. 291 баш тананы бозаулату сөт җитештерүне тагын да арттырырга мөмкинлек биргән. 10 айга һәр танадан 7000 килограммга якын сөт савылган. Бозау алу, аларны тәрбияләү мәсьәләләре белгечләрнеӊ, терлекчеләрнеӊ көндәлек күз уӊаенда. 2018 елда 829 баш бозау алынган һәм аларныӊ көндәлек артымнары район күрсәткечләреннән өстен. 2012 елда хуҗалыкта басып торган һәр сыердан 11,6 килограмм сөт савылса, 2018 елда бу күрсәткеч ике тапкырга диярлек арткан. 2016да елга 8 меӊ килограмм сөт бирүче 82 баш сыер исәптә булса, узган елда мондый савым сыерларыныӊ башы 287гә җиткән. Сөт җитештерүне арттыруда «раздой» группаларыныӊ эшчәнлеге аеруча мөһим. 2013 елдан башлаган «раздой»да хәзер бер аерым группа гына түгел, ә тулысынча ике ферма тупланган, андагы савым сыерлары тәүлеккә өч мәртәбә савыла. Мондый группалар туплау сыер савучыларныӊ хезмәт хакларын да арттыруга мөмкинлек биргән, чөнки монда һәр сыердан кайбер көннәрдә тәүлеккә 34,7шәр килограмм сөт савуга ирешә алганнар. Хәзер һәр савым сыерыннан 25 килограмм сөт савыла, һәр көнне 17000 килограмм сөт дәүләткә озатыла. Хуҗалык кассасына моннан көн саен ярты миллион сумга якын акча керә.

Бу тармакның өстенлекле икәнен яхшы беләләр, әмма шул ук вакытта игенчелек, терлек азыгы әзерләү, механизация һәм башка юнәлешләр дә игътибардан читтә калмый. Соңгы елларда чәчүлек җирләренеӊ бүленеше зур үзгәрешләр кичерә. Терлекчелек хуҗалыкта барлык акча кеременеӊ 79 процентын бирүен исәпкә алып, аныӊ азык базасын ныгыта, энергетикасы көчле культураларны игү мәйданын арттыра алганнар. 600 гектарда рапс игеп, 813 тонна бөртек алынган. 2015 елда сатып алып урнаштырылган үзләренеӊ заводларында эшкәртеп, рапс маен сыгып алып, сатуга чыгарганнар, үзләрендә җитештерелгән һәр тонна рапсны эшкәрткәндә 10000 сум акча хуҗалык кассасына «тама», ә эшкәртелүдән калган түб (жмых) терлекләр өчен менә дигән өстәмә азык. Читтән сатып алып эшкәрткән һәр тонна рапс хуҗалыккка 6000 сум файда бирүен исәпкә алып, бу юнәлешне тагын да үстерергә кирәк, дип фикерлиләр монда.

Алдагы елда 250 гектарда кукуруз орлыкка игелгән, тулаем 12 мең центнер кукуруз бөртеге суктырып, аныӊ 4772 центнерын махсус җиңсәләргә салынган, калганын киптереп файдаланалар. Кукурузныӊ һәр гектары 48 центнер уӊыш биргән, бер центнер бөртекнеӊ үзкыйммәте 516 сумга төшкән.

Җитештерүнең төрле тармакларына тотылган чыгымнар, алып барылган төзелешләр – болар барысы да табыш алуга эшләргә тиеш. Моӊарчы монда һәр елны киӊ колачлы төзелеш эшләре алып барылды. Хуҗалыкта 2015 елда 19 миллион сумлык, 2016 елда 21 миллион сумлык, 2017 елда 14 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган. 2018 елда максатчан 21 миллионлык төрле төзелеш эшләре алып барылган, 22,5 миллион сумлык яӊа техникалар сатып алынган һәм төп фондлар яӊартылган.

Бу хуҗалык заман таләбеннән чыгып, 2017 елныӊ ахырында 1000 баш савым сыерына хисапланган «мега-ферма» төзелешенә әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Банк кредитлары алуда тоткарлыклар булу сәбәпле, бу юнәлештә кыенлыклар килеп чыкса да, инде барлык эшләрнеӊ 35 проценты башкарылган: җир эшләре тәмамланган, территория койма белән әйләндереп алынган, бер сыер торагыныӊ, сөт саву блогы биналарыныӊ каркаслары монтажланган, барлык тотылган финанс чыгымнары 110 миллион сум тәшкил иткән. Аныӊ 48 миллион сумы савым залы алуга юнәлдерелгән, 40/60 программасы нигезендә шуныӊ 16 миллион 600 меӊ сумы кире кайтыр, дип көтәләр. «Мегаферма» төзелешенә 41 миллион сум хуҗалык акчасы, өстәмә 21 миллион сум «Сельстрой» оешмасыныӊ финансы тотылган. Хәзерге көндә төзелешкә ком, ПГС ташыла, 600 тоннадан артык вак таш тупланган. Әле эш күп, әмма август-сентябрь аенда «мега-ферма»ныӊ беренче терлек торагына савым сыерларын кертербез, ди хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. Кышкы кыска көннәрдә төзелеш эшләренеӊ бермә-бер кыйммәткә чыгуын исәпкә алып, аны туктатып торырга да курыкмаганнар, ни дисәӊ дә, янга калган акча миллионнар белән исәпләнелә шул.

Исәпләү дигәндә, хуҗалыкта уздырылган җыелышларда, киӊәшмәләрдә җибәрелгән кимчелекләр турында ачыктан-ачык сөйләшүләр еш була. «Игенчелек өлкәсендә рапс культурасыныӊ уртача уӊышы һәм гомуми җыеп алынган күләме 2017 ел белән чагыштырганда ким булды. Ул елда рапстан һәр гектардан 22,8 центнер уӊыш җыеп алынган булса, узган отчет чорында бу культура һәр гектардан бары 13,5 центнер гына бирде. Сөт җитештерү тармагы 40 процент рентабельлелек белән эшләсә дә, әле файдаланылмаган резервлар күп. Сыерларныӊ вакытында каплатылмаганлыктан, Чутай фермасында 110 бозау алынмады, 1039 центнер сөт савылмады. Бу сатып алу бәяләренә күчергәндә 2 миллион 800 меӊ сум дигән сүз. Нөнәгәр фермасы буенча 86 баш бозау алынмаган, 809 центнер сөт савылмаган, килгән зыян 2 миллион 300 меӊ сум. Хуҗалык буенча бу юнәлештә 5 миллион 130 меӊ сум акчаныӊ хуҗалык кассасына кереп җитмәве, сөт бәясенеӊ түбән булуы сәбәпле, яӊадан 14 миллион сум акча кермичә калуы һәркемне борчырга тиеш», – ди хужалык рәисе.

Чыгымнарны һәм алына торган продукциянең үзкыйммәтен киметү, табыш алуны арттыру, хуҗалыкта эшләүчеләрнең эш шартларын яхшырту буенча мөһим тәкъдимнәр бар һәм инде алар тормышка ашырылганда бу хуҗалыкныӊ уӊышлары әле тагын да зурдан булыр, дип ышанабыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызыл юл