Хезмәт

Балтач районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Гүзәлия Германиядән кайтты (фото)

"Борнак" җәмгыяте сыер савучысы, республика Аграр яшьләр бәйгесенең узган елгы җиңүчесе Гүзәлия Ильяз кызы Хәбибуллинаны 4 декабрьгә каршы төндә Татарстанның бертөркем авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләре белән Германиягә бер атналык сәфәргә озаткан иде.

Вакыт дигәнебез узды да китте, Гүзәлиябез дә дөнья күреп кайтты. Өенә кайтып, бераз сулу алгач, сәяхәтче кызыбызны әңгәмәгә дәштек. Әйткән вакытында, һич ялындырмый килеп җитте Гүзәлиябез.


- Гүзәлия, чаялыгың йөзеңә чыккан, Германиягә барып кайту сиңа берни тормагандыр...
- Чит илгә беренче мәртәбә баруым. Өйдән ерак китә торган кеше түгел мин. Республика бәйгеләренә йөрим-йөрүен, анда да тизрәк өйгә кайту ягын карыйм. Монда да барырмын кебек түгел иде, районның яшьләр бүлеге хезмәткәрләре үгетли торгач,тәвәккәлләдем. Бер авырлыгын да күрмәдем. Ярый әле барганмын дип куанып йөрим.

- Безнең районнан алман иленә эшлекле сәфәрләрдә катнашучы белгечләр аз түгел, алар андагы технологияләрне, эш-тормыш шартларын сокланып сөйлиләр. Ә сездә бу сәфәр кай ягы белән истә калды.
- Узган ел Германиягә нәкъ минем кебек Көшкәтбаш кызы Лилия барган иде, мин дә башта аннан шалтыратып сорадым, барырлыкмы соң, дип, үкенмәячәксең, диде. Чыннан да, шулай икән. Иң беренче игътибар иткәнем шул булды - юлларның төзеклеге, тигезлеге.Чокыр-чакыр күрмәссең анда...

- Белүемчә, сез, Мюнхен каласында булдыгыз...
- Әйе, башта Казаннан Санкт -Петербургка очтык, аннан Мюнхенга... Самолеттта тәүге очыш.. Мюнхен бик матур шәһәр. Без йөргән урыннарда машиналарны аз күрдем, бөтен кеше диярлек велосипед белән. Велосипедлар шунда урамда кала, беркем тими. Сатлык киемнәр дә урамда эленеп тора...Бездә булса... Киеме дә калмый, велосипедтан да җилләр исүе бар (елмая).

- Тагын нәрсә әсир итте...
- Чисталык. Әйләнә-тирәлек ялт иткән. Бер урам себерүчене дә күрмәдем. Тәмәке дә тартмыйча тормыйлар, ләкин бер җирдә дә тәмәке төпчеге дә, кабы да аунап ятмый. Немецлар шулкадәрле чиста халык икән дигән уй калды. Чагыштырып карасаң, бездә бит тәмәке тарту тыелган, ә урамда, юлда күпме төпчек, сигарет каплары айнап йөри. Халыкның үзеннән, намусыннан гыйбарәт инде бу...

- Анда тауарларны бик кыйммәт, диләр, шулай ук икмәкне дә...
- Немецлар үзләре бездә ашау арзан, башка тауарлар кыйммәт, диләр. Кыйммәт шул, чөнки алар сыйфатсыз итеп эшләү, сан артыннан куу ягында түгел, бер булсын, яхшы булсын дип тырышалар. Икмәккә килгәндә, безгә немец ресторанында аш-суны икмәксез генә тәкъдим иттеләр. Соныннан кибетләрдән карагачтын белдек, икмәк, биредә, чыннан да, кыйбат икән, йөзәр сум тора.

- Немец рестораннары ничек соң?
- Бик әйбәт, ашау яхшы, сыйфатлы, хезмәткәрләр ягымлы. Биредә сыраларны гаять яхшы сыйфатлы, сәламәтлеккә зыян китерми торган итеп ясыйлар, ди. Немец рестораныннан тыш, безне кытай, болгар, грек, һинд рестораннарында да тукландырдылар. Тору урыныбыз да бик әйбәт иде. Гомумән, бу сәфәр әйдә ярарга гына әзерләнмәгән, барысы да уйланган, күңелгә охшарлык итеп оештырылган.

- Инде немец фермасында булуыгызны да сөйләп үтсәң иде...
- Безне бер училище фермасына алып бардылар. Монда тәртип бөтенләй башкача. Яшь кешене эшкә алырга уйлыйлар икән, башта берәр гаилә фермасына җибәреп, 6 ай эшләтәләр, аннан уңай юллама булса гына сине укырга алалар.1 курста 1 атна эшлисең, 3 атна укыйсың, соңгы курсларда киресенчә, күбрәк эшлисең, азрак укыйсың. Бу система булачак терлекчегә генә түгел, бүтән һөнәр ияләренә дә кагыла.

- Сөтчелек фермасы нинди тәэсирләр калдырды?
- Германия терлекчелек буенча бездән бик тә алда икән. Монда һәрнәрсә компьютерга көйләнгән. Фермалар бик чиста. Сыерлары, бозаулары гаять тә эре. Муеннарында махсус көйләгеч, маллар шуның аша компьютерга көйләнгән. Тиресне эттереп чыгаралар да, шуннан биогаз ясыйлар, һәм җылылык буларак кулланалар. Объектлар өстендә кояш батареялары утыра, димәк, электр утын да экономияли беләләр.Сөт савуны хуҗа арзан -30 цент кына, ди, ә менә сыр җитештереп сату отышлы - 100 грамм сыр биредә 5 евро тора, безнеңчәгә әйләндереп карадык - 350 сум тирәсе, бездә аны бу бәягә арзанлысын 1 килограммга кадәр алып ашап була.

- Хезмәт хаклары ничек?
- Монда гади эшчегә сәгатенә 600 сум тирәсе, белгечләргә сәгатенә меңнән артык түләнә.

- Гүзәлия, менә син мәктәпне тәмамлагач та, фермага сыер саварга килгәнсең(без болай дип күбрәк 30-40 ел эшләүчеләр турында язабыз!!!.З.Ш), чит илдәге кебек сине берәү дә укытмаган, гаилә фермасында да эшләтеп карамаган, шуңа да карамастан, 16 ел инде эшеңне ялт итеп башкарасың...
- Әнием Илсөяр сыер савучы иде, ул күндерде. Укырга китүемне теләмәде. Бүгенге көндә әнием хезмәт юлын Яңгулдагы "Ива" җиһаз үрү фабрикасында дәвам итә, әтием Ильяз колхозда электрик булып эшләде, сәламәтлеге какшау сәбәпле хәзер ялда. Гаиләдә 3 бала үстек, сеңлем Нурия Казанда яши, энем 29 яшендә мәрхүм булды.

- Шулай иртә...Искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен.
- Әйе, армиягә киткән җиреннән өч ай үткәч кайтарганнар иде, кулына 9 мең сум акча биреп...Ул акчаны нигә биргәннәрен дә белмәдек, үзе дә берни сөйләмәде. Табиблар бавыры таралган, диделәр. Бөтен серен үзе белән алып китте мәрхүм, аның белән армиягә китеп, 3 айдан кайткан тагын берничә егет бар иде, алары да мәрхүм бугай инде... Радиактив нурланышка кертмәделәр микән үзләрен дигән генә фараз калды күңелдә.

- Гүзәлия, син эшең буенча гына түгел, гаилә тормышында да бик тәҗрибәле ана һәм тормыш иптәше күренәсең!?
- 18 яшемдә тормышка чыктым. Ике балабыз бар, берсенә 15, икенчесенә 8 яшь. Иптәшем кышын таксида йөри, җәен балта остасы. Балаларыбыз тиешенчә тәрбия күрсен, җитмәүчәнлекне белмәсен, укысыннар, кеше булсыннар, дип бик тырышабыз инде.

- Җирсу бик яман, туган якны сагыну үзәгеңне өзмәдеме?
- Телефон тотмады, әмма ватсап булу ярады, гаиләм, якыннарым белән көн дә аралашып тордым. Сагындым, бик сагындым Балтачымны, Борнагымны...Германиядә табигать ямьле булып, кояшлы көннәрдә Альп тауларына карасам да авылым таулары искә тәште, кемнәрдер телевизордан Диснейленд мультфильмнарында гына күргән мәһабәт замокларга соклансам да Балтачым күңелдән китмәде...Сулар һавасына кадәр сагындырды, чөнки анда һава бик дымлы, башларга кадәр туңдырды(көлә). Бездән соң яңгыр явып калды...

- Димәк, Германиягә бару сиңа бик ошады.
- Әлбәттә.Рәхмәт, бәйгеләрдә катнаштырып, чит илләрне күрү бәхетен бүләк иткән районның "Аграр яшьләр" хәрәкәтенә - Айрат Хәйруллинга, яшьләр эшләре бүлегенә, үзем эшләгән "Борнак" җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗиповка. Инде беренче урын алгач, биш елсыз да мондый бәйгеләрдә катнашып булмаячак, тәртибе шундый, ә биш елдан соң яшь чыккан була (елмая).

- Мәгънәле һәм күңелле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә, эшегездә уңышлар, тормышыгызда бәхетләр теләп калам.

Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250