Һәр максатка чара бар, ди смәеллеләр. Ни өчен? (фото)
Башта ай саен 4-5 миллион сум, аннан соң берничә ай 7-8 миллион сум, хәзер инде ай саен 3 миллион сум тирәсе алган кредитны каплап барабыз.
«Узып киткән 2022 елны районыбыз икътисадында төп тармак булган авыл хужалыгы, гомумән, районыбыз өчен уңай килгән хуҗалык елларының берсе булды, дип әйтергә тулы нигез бар. Сөт җитештерүне һәм сыерларның продуктлылыгын арттыру өстендә даими эшчәнлек, ит һәм сөтнең сыйфатына югары контроль, яшь үрчем алуны һәм аларны үстерү проблемаларын чишү — күмәк хуҗалыклар алдында торган иң төп бурычлар. Малларның продуктлылык дәрәҗәсен тулысынча файдалану өчен аларны сыйфатлы азык, баланслы рацион белән тәэмин итү дә – алга куелган максат һәм бурычларга ирешүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе, бу турыда нәкъ бүгенге киңәшмәдә зур итеп сөйләштек», – дип билгеләп узды район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Район җитәкчесе киңәшмә барышында билгеләнеп узылган проблемалы өлешләр җәмгыятьләр җитәкчелеге һәм белгечләре тарафыннан контрольгә алынырга тиешлеген, кимчелекләрне вакытында төзәтү өстендә эш башлау зарурилыгын да искәртте. Хуҗалык рәисләренең, урындагы белгечләрнең киңәшмә барышында әйтелгән тәнкыйть фикерләрне, тәкъдимнәрне ничек кабул итүләре 2023 ел эш нәтиҗәләрендә күренәчәк, диелде.
РАЙОНЫБЫЗДА ИҢ БЕРЕНЧЕ МЕГАФЕРМА «СМӘЕЛ» ҖӘМГЫЯТЕНДӘ ТӨЗЕЛДЕ
Моннан нәкъ 10 ел элек «Смәел» хуҗалыгы әле районда күрелмәгән карусельле савым залы белән 1100 баш савым сыерына исәпләнгән мегаферма төзергә ниятләп, аның проектын эшләргә бирәләр. Проект эшләнә, 2014-2015 елларда зур төзелеш эшләре алып барыла, 2015 елның декабрь аенда беренче 300 баш савым сыеры заманча торакка күчә. 2016 елда мегаферманың икенче өлеше файдалануга тапшырыла. Төзелешне алып бару өчен 150 миллион сум кредит алалар. Ул заман өчен зур тәвәккәллек сораган бу адым үзен аклаганмы, бу турыда без җәмгыять җитәкчесе Илһам Шакиров белән әңгәмә кордык.
– Әйе, дөрестән дә, ул вакыт өчен яңалык булган мегаферма төзелеше күпләр тарафыннан акчаны җилгә очыру кебек кабул ителгән иде. Бу адымның дөрес икәнлеген тормыш үзе раслады. Һәр айның кредит түләр вакыты җиткәч кенә, йөрәк бераз сыкрап ала, ничек булса да без үз өстебезгә алган бурычларны каплап бара алдык, банкротка чыкмадык. Башта ай саен 4-5 миллион сум, аннан соң берничә ай 7-8 миллион сум, хәзер инде ай саен 3 миллион сум тирәсе алган кредитны каплап барабыз. Дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм дә төзелеш объектлары өчен түләгәндә зур терәк булды. «40-60» программасы нигезендә тиешле субсидияләрне дә ала алдык. Бу очракта район җитәкчелегенең дә ярдәме зур булды. Аллаһның рәхмәте белән шушы 2023 елның декабрь аенда кредит өчен соңгы түләүне башкарачакбыз.
АВЫРЛЫКЛАР
– Мегаферма төзеп, сөт күләме үзеннән-үзе артмаганлыгына тормыш тиз ышандырды, – дип дәвам итә җәмгыять җитәкчесе Илһам Шакиров. – 2017 ел ахырында Даниядән таналар алып кайттык, алар өчен дә түләргә кирәк бит. 2018 елда барлык төр промышленность эшләнмәләренә бәяләр котырып артты, ә сөт бәяләре нигәдер аска тәгәрәде. Ул ел безнең хуҗалык өчен аеруча авыр булды. Түздек, ул авырлыкларны да җиңдек. Әмма моның белән генә бетмәде, сөтебез нык кимеде һәм без, мегаферма ул терлек ашату һәм мул сөт саву технологиясе төгәл үтәлгәндә генә файдага эшли икәненә шул чорда тагын бер инандык.
Без һәм безнең белгечләребез дә яңа технологияләрне кабул итәргә әзер түгеллеге ачык-ланды. Иң элек безнең фикерләү дәрәҗәсе икенче төрлерәк булып чыкты. Һәм икенчедән, мегаферманы тутырып терлек асрарга безнең җирлек булмавы да күренде. Безнең биләмәдәге җир мәйданнары Балтач районындагы авыл хуҗалыклары арасында иң кечкенәләренең берсе, шуның кадәр терлекне яхшы итеп ашатып, мул продукция алыр өчен мөмкинлеге булмаганы тиз ачыкланды. Аның шулай икәнен без белә идек, әмма терлекчелектә артка китү, бу мәсьәләгә икенче күзлектән карарга өйрәтте. Иң элек, районнан читкә чыгып, анда күп итеп сенаж салып, бөртеклеләрне дә читтә әзерләп, үзебездә кукуруз мәйданнарын арттырып, терлек азыгының нигезен ныгыттык.
ЧИШЕЛЕШ ТАБЫЛГАН
«Татарстан», «Дуслык», «Борнак», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында семинар-киңәшмәләр барышында аларда эшләүче азык хәзерләү цехлары белән танышкач, һәммәсендә белгечләр белән яңадан булдык. Нәтиҗәдә, терлек азыгын сыйфатлы һәм сакчыл тотар өчен шушындый цехны үзебездә төзүне максатка яраклы дип таптык.
Бу цехның эшчәнлеге белән киңәшмәгә килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгеч-ләре якыннан танышты. Бүгенге көндәге терлек азыгы хәзерләү цехы мегаферма өчен төзелгән терлек азыгы саклау бинасына үзгәреш-реконструкция кертеп ясалган. Алдан салынган бина ике тапкыр зурайтылган, анда азыкны әзерләү, болгату өчен тиешле җиһазлар урнаштырылган. Читтән кайтартылган сенаж турыдан-туры шушында бушатыла, Ирек Хәкимҗанов «JCB» тракторы белән һәртөрле өстәмәләр, тиешенчә әзерләнгән катнаш азыкны болгатыр өчен «Хозяин» бункерына сала һәм азык алдан расланган рацион нигезендә хәзерләнә. Бу эшне тулысы белән компьютер башкара, монитор артында утырган Дамир Галиев әйткәнчә, бармаклар белән генә идарә итәләр. Азык сигез төрле рацион буенча әзерләнә. Монда урнаштырылган җайланманың бер яхшы үзенчәлеге бар: әзерләгән азык коры булса, аңа компьютер командасы аша су өстәп, дымлылыгын көйләргә була. Әзер азыкны тракторларга тагылган терлек азыгы тарату агрегатлары белән Рафил Әхәтов, Раушан Фазылҗанов терлекләргә вакытында илтеп җиткерәләр.
БЕРЕНЧЕ НӘТИҖӘЛӘР
– Азык хәзерләү цехының төп максаты – мул продукция алуга этәргеч булдыру, терлек азыгын мөмкин кадәр сакчыллык белән куллану, – дип сүзен дәвам итте хуҗалык рәисе Илһам Шакиров. Бүгенге көндә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда көндәлек сөт җитештерү 4 тоннадан артык икән, монда терлек азыгының сыйфаты төп рольне уйнагандыр, ди ул. Терлекчелек тармагында булган авырлыкны без шушы адым белән дә үттек дип саныйбыз һәм алга таба чигенешкә юл куймаска, дип тырышабыз. Бу елда 400 башлык терлеккә исәпләнгән бозаулату торагының проектын да эшләтә башлап, җайлап төзелеш эшләренә тотынырга исәп, бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр тотрыклы булганда, эшләмәслек түгел, дип асссызыклады хуҗалык рәисе.
Әйе, һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килә, диләр. «Смәел» җәмгыяте җитәкчелеге һәм белгечләре, барлык хезмәтчәннәре, алган юнәлештән тайпылмый, дөрес алымнар, тигез адымнар белән тагын да биегрәк үрләрне яуларбыз, дигән ышаныч белән яшиләр. Шулай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев