Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Һәрбер бөртек җиргә түгел, бункерга төшсен иде» (бик күп фото)

Бүген районыбызда комбайннар парады башланып китте. Иртә бит, диярсез. Әйе, әле июнь генә, ләкин быелгы һава торышын исәпкә алып, бу эшләрне алдан үткәреп куелды.

Иң беренчеләрдән булып әзерлек сызыгына «Сорнай», «Алга», «Игенче» хуҗалыклары басты. «Сорнай» һәм "Алга«да «Акрос-585» маркалы яңа комбайннар да бар.

Парадта иң беренче чиратта комбайнчыларның документлары, янгын сүндергеч, аптечка, махсус киемнәр (спецодежда) тикшерелде, аннан соң инде комбайннарның төзеклеген тикшерергә керештеләр. Һәрбер кыр корабының жаткасына салам һәм ашлык салып карадылар, иң мөһиме эшләтеп караганнан соң бөртеклеләрнең җиргә төшмичә, бункерга керүе иде. Әлбәттә, бөтен комбайннар да 100 процент әзерлекле түгел иде, ләкин әле урып-җыюга керешкәнче һәрбер комбайнчы төзекләндереп чыгарлык вакыт бар.

— Быел уңыш узган елныкыннан чигенке булыр. Хәзер инде бөртеклеләрне югалтуларсыз җыйнап алу бары тик сезнең кулларда. Һәрбер бөртек җиргә түгел, бункерга төшсен иде. Көзге яңгырлардан соң басулар югалткан уңыштан яшелләнмәсен иде, — диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев