“Иң зур делегация бездән иде”, – ди “Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысы” ярышы җиңүчесе Марат Сабирҗанов
Балтач районының 20 комбайнчысы, бу сынауларның барысын уңышлы үтеп, җиңүчеләр сафына кушылды
Быелгы урып-җыю чорында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика күләмендә “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе игълан итте. Президент фатихасы белән оештырылучы әлеге ярыш шартлары нигезендә, иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыга 100әр мең сумлык премия бирелергә тиеш иде. Комбайнчылар арасында шактый кызыксыну уяткан бу бәйгедә (ни дисәң дә, премия күләме кечкенә түгел) җиңү, “иң-иң” дигән 200 комбайнчы арасына керү җиңелләрдән булмаячагы көн кебек ачык иде. Өстәвенә, оештыручылар да җиңүчеләрне кыл иләктән иләп, кабат-кабат тикшереп, ачыклаган.
3 августтан 25 сентябрьгә кадәр дәвам иткән бу бәйгедә меңгә якын комбайнчы катнашкан. Димәк, шуның кадәр кеше югары нәтиҗәләргә ирешкән дигән сүз. Урып-җыю чорында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре районнар буенча көндәлек мониторинг алып барган, урак тәмамлангач исә, урыннарга барып, күрсәткечләрнең реальлеген тикшергән. Безнең районның 20 комбайнчысы, бу сынауларның барысын уңышлы үтеп, җиңүчеләр сафына кушылды.
14 ноябрь көнне Казанда, Игенчеләр Сараенда, әлеге урак батырлары хөрмәтенә зур тантана үтте. Бу тантанада катнашкан, диплом һәм акчалата бүләккә лаек булган “Татарстан” җәмгыяте комбайнчысы Марат Сабирҗанов, әлеге бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашып, менә ниләр диде:
– Иң зур делегация безнең районнан иде. Калганнар икешәр-өчәр район бер сәхнәгә менсә, безне аерым чакырып хөрмәтләделәр. Зур сәхнәне тутырдык! Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәрберебезне үзе котлады. Дипломнарны сәхнәдә алсак, акчаларны теркәлү барышында ук, конверт белән бирделәр. Декларацияләр тутырып йөрисе дә юк, салым өлешенә исәп-хисап ясап биргәннәр. Моңа кадәр алдынгы комбайнчыларны “Уңыш” бәйрәменә чакырып кына хөрмәтлиләр иде, быелгы кебек бәйге үткәрелгәне булмаган. Тантаналы өлешен дә бик матур оештырганнар, беркем дә игътибардан читтә калырлык булмады. Җиңүчеләрне дә бик гадел билгеләгәннәр, күрсәтечләр өстәп язылганнарны ярыштан төшереп калдырганнар. Ярышны оештыручыларга барлык комбайнчылар да бик рәхмәтле булдык, сорап ала торган әйбер түгел бит, бирмәсәләр дә, берни әйтми, эшли идек. Дөресен әйткәндә, комбайнчы ул шундый хезмәт, тузанда, эсседә түзеп, урып-җыю чорында эшли алсаң, хезмәтең бәяләнми дип әйтеп булмый. Кышка кадәр эшләгәннәребез өчен әле премия, әле иске техникада эшләгән өчен дип өстәмә акча, әле андый, әле мондый сертификатлар, әле бушлай ашлык... алабыз бит. Эшлә, тырыш кына. Техникалар да инде элекке кебек түгел, кондиционеры да бар, куәтләре, җитештерүчәнлекләре дә бүтән. Мин үзем яратып эшләгән кешегә кырда эшләүнең авырлыгы юк дип саныйм. Кырларда бит ул ниндидер тарту көче бар. Олы юлдан үткәндә дә мин, туктап, басу уртасына кереп чыкмыйча, тыныч кына үтеп китә алмыйм...
Әнә шуңа күрә дә, ничә еллар аякларына җитди операция кирәк булса да, көчкә йөрсә дә, комбайнын ташламады Марат. Һәм начар да эшләмәде. Ел да иң күп бөртек суктырып алучылар арасында булды. Быел да шулай. Операциясен дә урып-җыю тәмамлангач кына ясатты. Берничә көн элек кенә таякларын ташлап, Игенчеләр Сараендагы бәйгедә катнашыр көч тапты. Хәләл хезмәт белән, маңгай тире, чын тырышлык белән килгән, бик лаеклы җиңү шул ул!
PS. Әлеге мәртәбәле бәйгедә җиңү яулаган 20 урак батырыбыз белән икенче биттә таныша аласыз. Хәер, сез аларны әйбәт беләсез, урып-җыю чорында без инде аларның һәркайсын мактап язган идек. Без бик шат: димәк, ялгышмаганбыз!
Баш фото: agro.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев