Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникаларын саклауны оештыру һәм техниканы ремонтлау мәсьәләләре буенча семинар узды (фото)

Районда кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнсә дә, тынычланырга иртәрәк. Кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора.

Кичә районыбызда, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең баш инженерлары һәм агросәнәгать комплекслары партнёрлары катнашында, «Техникаларны сакланышка кую һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, 2024 нче елгы язгы кыр эшләренә хәзерлеген тәэмин итү» темасы буенча уздырылган тәҗрибә уртаклашу семинарның икенче өлеше «Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында, авыл хуҗалыгы техникаларын саклауны оештыру һәм техниканы ремонтлау мәсьәләләре буенча дәвам итте.

Көн тәртибендә күтәрелгән мәьәләләр буенча җаваплы белгечләр һәм агросәнәгать комплекслары партнёрлары булган «Тимер», «Куб Агро», «СельхозМаш», «Промител — Агро» вәкилләренең чыгышлары тыңланылды.

Районда кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнсә дә, тынычланырга иртәрәк. Кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора.

Семинар барышында анда катнашучылар озак вакытлы саклауга куелачак техникаларны урнаштыру тәртибе, авыл хуҗалыгы машиналары агрегатларын ремонтлау процессы белән таныштылар, шулай ук техникаларны техник карауга әзерләү һәм агросәнәгать комплексында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү чаралары буенча куела торган таләпләр, авыл хуҗалыгы техникаларын сатып алу һәм төрле программалар турында да киң мәгълүмат алдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин быелгы кыр эшләренә анализ ясап, техниканы алдагы сезонга хәзерләү буенча хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре алдында торган төп бурычларга да тукталды һәм барлык җәмгыятьләрдә дә машиналар ремонтлау өчен махсус жылытылган бина булырга тиешлеген искәртте. Шулай ук берничә хуҗалыкның ел барышында ясаган хаталарына һәм техникаларны сакланышка куйганда булган кимчелекләрне әйтеп, җаваплылыкны арттырырга кушты.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев