Язын чәчсәң — сазга чәч
Шушы көннәрдә «Кызыл юл» хуҗалыгында булып, без биредәге язгы кыр эшләре белән танышып кайттык.
Һава торышы әле җылыта, әле суыта, кояшы да, кары да безгә якын бары да, дигән җыр юлларын искә төшерә торган атна артта калды. Башланган атна да артык җылысы белән сөендерми, аңа карамастан, басу-кырларда тракторлар гөрелтесе тынмый диярлек. Шушы көннәрдә «Кызыл юл» хуҗалыгында булып, без биредәге язгы кыр эшләре белән танышып кайттык.
Язын чәчсәң — сазга чәч, дигән гыйбарә быелгы язга бик хас булды. Туң булмау сәбәпле, дымны үзенә сеңдергән җир быел сабыр итеп эшләргә өйрәтә. Бу якларның данлыклы Акман басуларына әле кереп эшләрлек түгел икән. Шуңа да кайда җир өлгерә, вакытны әрәм итмичә, шунда эшлиләр. Эзлеклелек белән алып барыла торган эш ысулы быелга хас түгел кебек. Хуҗалыкның баш агрономы Максим Максимов белән әлегә башкарылган эшләр хакында сөйләшеп уздык.
Басу-кырлар кышкы кардан арчылуга һәрбер җир кешесе уҗымнар белән кызыксына, ничек кышлаганнар, исән кала алганнармы? Биредә нәтиҗәләр сөенерлек.
— Уҗымнар 520 гектарга чәчелгән иделәр. Көзге арышның бездә ике төрле сорты игелә — «Подарок» һәм «Память Кунакбаева», көзге бодайның — «Скипетр» һәм «Льговская 4». Кышны уҗымнар начар чыктылар дип әйтеп булмый. Арышның 260 гектарының яртысын өстәп чәчтек, калганнары әйбәт хәлдә иделәр. Аларны вакытында тукландырып, тырмалап куйдык. Күпьеллык үләннәрне дә тырмалап, 450 гектарын тукландырдык. Быел туң булмау сәбәпле, барлык кар сулары туфракка әйбәт үтеп кергәнлек белән әле бөтен басуларда да эшләп булмый. Шуңа да бүгенге көндә һава торышына карап, җирләр өлгергәнчә эшләп барабыз, әлегә 1840 гектар җир әзерләнгән килеш. Чәчеләсе мәйданнар — 2030 гектар, бүгенге көнгә (без хуҗалыкта 5 май көнне булдык — З. Ф.) 525 гектарда кукуруз чәчелде, аның 150 гектары орлыкка алынасы. Әлеге эшләрне Фирзәр Сафиуллин белән Ранил Җамалиев башкара. Кукуруз мәйданнарын узган елгы белән чагыштырып карасак, орлыкка алынасы мәйданнарны киметтек, ә силоска дигәнен арттырдык. Чөнки орлык базары тулы, шуңа күрә кукуруз орлыгына сорау зур түгел. Күпьеллык үләннәр мәйданын да азрак киметтек, 998 гектар калдырдык, узган ел 1044 гектар иде. Әлегә 130 гектарда — арпа, 125 гектарда — люцерна һәм 47 гектарда рапс чәчтек. Быел рапсны иртәрәк чәчеп карадык. Шулай ук чәчүлекләрне тыгызлау эшләре дә бара, бүгенге көндә 240 гектар җирдә бу эш башкарылды. 190 тонна орлыкларга инкрустация эшләнде (орлыкларны чәчү алдыннан эшкәртүнең бер төре — З. Ф.). Быел без 600 гектар тирәсе сидераль пар җире калдырабыз. Анда 200 гектарда горчица һәм калган җиренә фацелия чәчәргә булдык. Әгәр фацелия әйбәт кенә үсеп китә икән, орлыкка калдырырга да планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев