Авыл хуҗалыгы
«Игенче» механизаторлары сенаж салуны тиз тотты (фото)
Бүгенге көндә районыбызның барлык хуҗалыкларында да терлек азыгы әзерләү буенча кызу эш вакыты. «Игенче» хуҗалыгы да көннәрнең матур торуыннан файдаланып калды.
Кенәбаш авылының амбар хуҗалыгы янәшәсендә урнашкан базга бер-бер артлы трактор һәм «КамАЗ»лар азыкны алып кайтып бушатып тордылар, ә базда «К-701» тракторы белән Искәндәр Шакирҗанов һәм Газинур Абдуллин сенажны таптау эше белән шөгыльләнде. Әлеге эшне шулай ук уңышлы башкарып чыгуда «Полесье» комбайнында эшләүче Илназ Фәйзрахманов белән Рубис Хафизовның да өлеше зурдан.
Киләчәктә дә механизаторларга техникаларының көйләре китмичә, исән-сау гына эшләүләрен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев