Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенченең хезмәт яме

Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра, дип юкка гына әйтмиләр. Орлык буларак җир куенына кергәннән алып, кайнар икмәккә әверелгәнче күпме хезмәт кертергә кирәклеген бары тик хезмәт кешесе генә белә.

Әле кичә генә кебек «Кызыл юл» хуҗалыгының басу-кырларында җир эшкәртүчеләр, чәчүчеләр белән аралашып йөргән идек. Бүгенге көндә иген мәйданнарының да инде күпчелек өлеше җыелып алынган. Тәҗрибәле игенчеләр бу уракка нинди бәя бирә? Нигә салам быел алтынга тиң? Бүгенге язмабыз әнә шул хакта.

Басуларда эшләр гөрләгән чакта анда чыгып, хезмәт кешесе белән аралашып кайту гына да күңел рәхәтлеге бирә. Эшләреннән бүленгән арада үзләре турында да, иген уңышы турында да сөйләп алалар. Ә аннан соң яңадан техникаларына утырып, алтын башаклы иген диңгезенә чумалар. Күңелләрен эшләренә биреп, тырышып хезмәт куюны төп максат итеп алалар. «Кызыл юл» игенчеләре данлыклы Акман басуында каршы алды безне. Биредә дүрт комбайн иде – ике «Тукано» һәм ике «ДОН-1500». Рәфыйк Галиев, Нәкыйп Шәйхетдинов, Фәнис Гарифуллин исемнәре райондашларыбызга күптән таныш. Үз хезмәтләрен дистә еллар дәвамында югары күрсәткечләр белән алып бара алучы тырышлар да, ярдәмчеләре Ранил Галимуллин, Рәлиф Нургалиев, Рамазан Әхмәтшинга эшкә өйрәнеп, техника серләренә төшенер өчен бик әйбәт үрнәк тә алар. Тәҗрибәле комбайнчылар арасында бишенче сезонын эшләүче яшь комбайнчы да бар. Ул Илдар Зыятдинов, ярдәмчесе, үзенең бертуган абыйсы Илнар. Егетләр белән сөйләшү мөмкинлеге генә булмады, эшләреннән бүленәселәре килмәде.

Күптән түгел хезмәт алдынгысы Рәфыйк абый Галиев хакында язма әзерләгән идем. Шул вакытта аның янәшәсендә Нәкыйп абый Шәйхетдинов та бар иде. Рәфыйк абыйга караганда Нәкыйп абый күбрәк мәгълүмат биргән иде хезмәттәше хакында. Чөнки өч дистә елдан артык алар икесе дә комбайнда эшләгәннәр. Көндәшлекне күрми, дуслыкны өстен иткәннәр. Рәфыйк абый комбайнда эшләвен дәвам итсә дә, Нәкыйп абый шул чакта, туктадым инде, арылды, дигән иде. Урак эшләреннән әзрәк ял итү җиткән, Нәкыйп абый янәдән «кыр корабы»нда, әле ниндиендә диегез, яңасында – «Тукано»да. Кабинадан елмаеп килеп чыкты ул. «Туктаган идем инде, туктаган, тик менә эшлә инде дигәч кире утырырга булдым», дип иген кырын күзләп алды. Әйе, игенченең күңеле кырда шул аның.

Без килгәндә 106 гектарлы арпа басуында соңгы башакларны җыйнап йөри иде комбайнчылар, яндагы басуга күчеп, анда тырышып эшкә тотындылар. Игенчеләр өчен ашыгыч ярдәмдәй кирәк хезмәт кешесе – ул эретеп ябыштыручы. Без басуда чакта да Фәнис абый Гарифуллинның комбайны ватылып киткән иде. Ашыгыч рәвештә Рәмис Гыйлманов без барында килеп тә җитте.

– Легендар тракторым белән шулай гараж белән басу-кырлар арасында йөреп торам инде мин, – диде ул «Т-40» тракторына ишарәләп. Легендар диюенең дә сәбәбе гади – тимер атына инде 35 яшь. Карап торышка бик ныкка ошаган әле ул. Хуҗасы белән әле тагын озак еллар эшләү насыйп итсен аларга. Нәрсә генә дисәк тә, эретеп ябыштыручыларның эшләре җиңелләрдән түгел, сәламәтлекләренә зыян күп килә. Рәмис абый эретеп ябыштыру эшләрен үзлегеннән өйрәнә, аннан соң гына шул юнәлештә укып, белем ала. Ә менә эретеп ябыштыручы булмасагыз, кем булыр идегез, дим. – Авылда миннән башка эретеп ябыштыручы юк бит, – дип җавапны аңлашылырлык итеп әйтте ул. Шулай шул, күз кызыкканга гына барып ябышып булмый, эшли белү иң мөһиме!

Бөртеклеләрне ындыр табагына «ГАЗ-53» машинасында эшләүче Габдрәфыйк Сәлихҗанов, «КамАЗ»да хезмәт куючы Зөлфәт Хафизов һәм Раиф Нургалиев ташый. Авылда яшьләр калмый дигән фикер белән еш очрашабыз, ә менә яшь егет Зөлфәт алай уйламый. – Шәһәрдә нәрсә калган соң анда, калага киткән яшьләр барыбер авылга кире кайтып бетәчәк, – дип белдерде ул. Дөрес, Зөлфәт бирегә бер ай элек кенә кайтып урнашкан. Саба районы Мичәнбаш авылы егете ул, тормыш иптәше Нөнәгәрдән. Казанда 6 ел яши Хафизовлар гаиләсе, ике балалары бар. Хәзер инде авылга кайтып төпләнгәннәр. Хуҗалык яшь гаиләгә тораклы булу белән дә ярдәм иткән, киләчәктә үзләренә аерым йорт салу күздә тотыла.

Районыбызда бар яктан алдынгы урыннарда баручы хуҗалыкның бөртеклеләрдән алган уңышы ничегрәк булуын яшь агроном Рәис Низамовтан белдек. – Көзге культураларны тулаем җыеп алдык инде, арыш – 21, бодай 24 центнер уртача уңышы белән сөендерде. Борчактан уртача уңыш – 15, ә арпадан 23 центнер чыга.

Уңыш узган елгы кадәр булмаса да, булганына шөкер итәрлек, диләр игенчеләр. – Моннан да начаррак ел булды, мин ул чакта «Нива»да эшли идем, – ди Нәкыйп абый Шәйхетдинов. 1985 елда «Нива»да ярдәмче булып эшләсә, аннан соң 1991 елга кадәр үзе штурвал артында була. Димәк, 90нчы еллар башында да быелгы кебек кызу җәй килеп, игеннәр начар булган. Әле алай да агымдагы елныкын уңаерак, ди Нәкыйп абый. Әйе, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында иссә дибез дә, «Кызыл юл»ның кайбер басуларында аның нәтиҗәсе күренә, рапс һәм кукурузлары сөбханаллаһ дип карарлык.

Комбайннар артыннан калып барган саламны күреп, яшь агроном: «Быел бик кадерле ул, шуңа да булганын рулонлап барырга тырышабыз», ди. Пай җирләре булган кешеләргә дә, хуҗалыкта хезмәт куючыларга да өләшенгән инде салам, аңарчы печән белән дә тәэмин иткән булганнар.

Менә шундый хезмәт кешеләре белән данлыклы ул «Кызыл юл» хуҗалыгы. Булганына шөкер итәләр, булмаса булдыралар, алдагы елны кайгыртып, максатлар белән яшиләр. Авылга кайтып төпләнәм, дип торган яшьләр булганда да авыл яшәячәк әле, димәк, авыл хуҗалыгы да чәчәк атачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте «Кызыл юл» хуҗалыгы