Игеннән өстәлдәге икмәккә юл озын
8 июльдән районыбыз хуҗалыкларында комбайннар парадка, әзерлек сызыгына бастылар
Алдагы ел белән чагыштырганда бу әһәмиятле чара 10 көнгә соңрак башланса да, игеннәрнең өлгерүен һәм дә һәр кыр корабы бүгеннән кырга чыгарга әзер булуын исәпләсәк, бик вакытлы, дип әйтергә нигез бар. Иң беренчеләрдән булып әзерлек сызыгына «Сорнай», «Алга», «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш» һәм «Татарстан» җәмгыятьләре басты.
Район хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культураларның мәйданы 31292 гектарны тәшкил итә. Моның эчендә орлыкка алырга дип тәгаенләгән 2013 гектар кукуруз мәйданы да бар. Азык һәм иген культуралары мәйданының иң зурлары «Татарстан», «Игенче», «Дуслык» һәм «Сорнай» җәмгыятьләрендә. «Дуслык» җәмгыяте җаваплылыгында күршеләре – Тукай исемендәге хуҗалыкның да игеннәрен җыеп алу икәнен искә алсак, бу ике хуҗалык механизаторларына бердәм булып, нык тырышып эшләргә туры киләчәк. Тарихка күз салсак, унҗиде ел элек, 2007 елда районыбыз иген кырларында 147 комбайн эшләгән. Барлы-юклы 15 ел эчендә аларның саны ике тапкырдан кимегән: 2022 елда – 75, 2023 елда – 67, быел исә 63 «кыр корабы» урып-җыю кампаниясендә эшләячәк.
Уздырылган парадка күз салганда, комбайннар арасында безнең буын күрергә ияләнгән «Нива» комбайннары хәзер бөтенләй юк, данлыклы «ДОН-1500» комбайннары да легендага гына әверелеп бара, алар бик сирәк. Хуҗалык рәисләре арасында иң озак эшләгән җитәкчеләрнең берсе, «Маяк» хуҗалыгы рәисе Хәлил Хаҗиев искә төшкергәнчә, бар иде бит заманалар, баштарак 22шәр комбайнны басуга чыгардык. Ул бит 22 механизатор, аның өстенә 22 ярдәмче дигән сүз, хәзерге техника җитештерүчәнлеге белән искеләрне чагыштырып булмый шул, дип 70нче елларны хәтереннән барлады. Соңгы елларда алынган комбайннарның барысы да көчле егәрлекле, шуңа да хәзер хуҗалыклар иске техникаларны бетереп, заманчага өстенлек бирергә тырышалар. Алар арасында, барлык тагылмалы-асылмалы җиһазлары белән 30 миллион сумга якын торган, «Татарстан» хуҗалыгы алган иң көчле яңа «РСМ 161» маркалы комбайн аерым урын алып тора, быелгы урып-җыю кампаниясе бу техника өчен дә сынау булачак.
Комбайннар парады барышында комбайнчыларның документлары, янгын сүндергечләре, аптечка, махсус киемнәр һәм иң әһәмиятлесе – комбайннарның төзеклеге тикшерелде. «Кыр кораб»лары бер-бер артлы җәймәгә керәләр һәм салынган салам һәм ашлыкны «сугалар». Нәтиҗәсе – комбайн астына салынган брезентта күренә. Чәчелгән бөртекләр күренмәгәч, колхоз рәисләре дә, белгечләр һәм механизаторлар да сиздерми генә җиңел сулап куялар.
Яңгул басуында узган комбайнчылар сынавында «Борнак», «Яңа тормыш», «Маяк», «Смәел» хуҗалыгы механизаторлары катнашты. Смәеллеләргә, Ор авылы белән ике арада зур техника узарлык юл булмагач, комбайнарын үзләрендә генә күрсәтергә туры килде. Парадта катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Рафаэль Фаттахов комбайнчыларга үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
– Дөрестән дә, бик җаваплы чорга керәбез. Һәр урып-җыю үзенчәлекле, табигать шартларының нинди сюрпризлар ясавын алдан фаразлый алмыйбыз, шуңа һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк, – диде район башлыгы. Барыннан да бигрәк, куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәү сорала, һәр меха-низаторның исән-имин өенә кайтуы иң мөһиме. Авыр чор, дибез, ә шулай да бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы егетләребезнең хәлен күз алдына китереп карыйк. Аларга да бик авыр. Алар да, Сез дә имин булып, бу катлаулы чорны исән-сау узарга кирәк, дип басым ясап әйтте Рамил Нотфуллин.
Министр урынбасары комбайннардан орлык чәчелү-чәчелмәвен үзе барлап, тикшереп чыкты. Ул «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгы белгечләре, механизаторлары комбайнга өстәмә куйган видеокүзәтү системасыннан канәгать калды. Бу видеокүзәтү комбайнга арба такканда (шулай ук янгын чыкмасын өчен), двигательне тышкы яктан карап бару өчен бик кирәк. «Сезнең якларга килешли, басуларны карап кайттым, быелгы уңыш сездә узган елгыдан чигенке, дип әйтеп булмый. Хәзер инде өлгереп килүче бөртеклеләрне югалтуларсыз җыйнап алу бары тик сезнең кулларда. Тырышып, зур хезмәт куеп үстерелгән уңыш басуларыбызда, аны амбарларга туплау гаять фидакарь хезмәт сорый. Сезнең эшнең авыр икәнен беләбез, министрлык та кызыксындыру чараларын әзерли. Сезнең районда комбайнчыларның хезмәте ел саен киң итеп билгеләп узыла, бу матур күренеш, шулай дәвам ителсен иде», диде ул.
Чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче-леге, белгечләр комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә мөрәҗәгать итеп, техника куркынычсызлыгын тәэмин итүнең төп мәсьәлә икәнен тагын бер кат азсызыкладылар.
Комбайн парадлары күңелле мизгелләргә дә бай иде: озак еллар эшләгән механизаторлар бер-берсе белән якыннан аралаштылар, яңа техникаларның үзенчәлекле якларына тукталып, кемдер мактады, кемдер килеп җитмәгән әле, дип үз фикерен белдерде. Район профсоюз оешмасы җитәкчесе Марина Ишмурзина бу оешмада исәптә булган җәмгыять механизаторларына бүләкләр тапшырып үтте, хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Урып-җыю кампаниясе барышында да елның-елында атна саен иң күп ашлык суктырып алучы комбайнчыларга вымпел һәм акчалата бүләкләр тапшырыла, комбайннар төрләренә карап группаларга бүленәләр һәм һәрбер группадан бер игенче билгеләнә. Шулай ук тиешле нормативлар үтәлгән саен сертификатлар бирелү күздә тотыла, бары тырышып эшләргә генә кирәк, дип, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге белгечләре үз теләкләрен ирештерделәр.
Парадлар барышында белгечләр шулай ук ындыр табагын, чәчү орлыклары салыначак амбар биналарын тиешенчә әзерләүне тәмамлау, комбайннар эшли торган басу-кырларда ябыштыру агрегатлары, янгын сүндерү машиналары һәм җаваплы хезмәткәрләрнең даими булуын мәҗбүри бурыч итеп җиткерделәр.
Хуҗалыклардан килгән механизаторлары үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар да алдылар. Механизаторлар арасында яшьләрнең булуы күңелне үстерә, вакытында тиешле киңәшләр биреп, булышып, алар чын игенче булып өлгерсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев