Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игеннәр мул, күңелләр көр

– Уракны бүген тәмамлыйбыз инде, ярый килеп өлгердегез әле, – дип каршы алдылар сишәмбе көнне «Смәел» җәмгыяте игенчеләре.

Бу сүзләрне ишеткәннән соң төрлечә фаразлап була, беренче булып тәмамлаучылар дип тә, уңышлары начар булган икән дип тә, ләкин төп дөрес җавап – үзләрендә җир аз булу сәбәпле читкә дә чыгып эшләүләре. Бу хакта без алдагы язмабызда да әйтеп киткән идек.

Игенчеләрнең кәефләре яхшы. Теземнәргә салынган бодайның беренчедән чиста, чүпсез булуы, икенчедән башагының эре, тук булуы күренеп тора. Узган елдан соң быел җырлап эшләрлек, диләр комбайнчылар.

Терлек азыгы әзерләгән чорда «Магдон»да эшләүче Рифат Закиров хакында язып үткән идек инде. Бөртеклеләрне дә теземнәргә әлеге механизатор салып бара.

Озак еллардан бирле комбайнчы булып эшләүче Владимир Алпутин хакында, әлбәттә, мактау сүзләре генә ишетеп була. 17 яшеннән әтисендә ярдәмче булып йөргән ул, шул вакытта техниканың бөтен серләренә дә төшенгән. Үзе хуҗалыкта 2007 елдан эшли башлаган. Иң беренче хезмәт куйган комбайны «Нива» булса, бүгенге көндә ул заманча «Акрос»ны иярли. Ярдәмчесе – бертуган энесе Александр белән уңышлы эшләп, хуҗалыклары буенча беренче урында баралар.

Комбайнда эшләгән елларда иң истә калганы нәрсә булды, дип кызыксынам игенчедән. – «Нива» комбайнында эшләгәндә бер көнгә 28-29 бункер ашлык сугып ала алдым, ашлык бик мул ел иде ул, – ди Владимир әфәнде. Башка комбайнчылар белән сөйләшкәндә иң авыры – борчакта эшләү дигән фикерләр ишетергә туры килгәләгән иде, Владимир Алпутинның иң яратып эшли торган культурасы борчак булып чыкты. Дөрес, «Акрос»та эшли башлаганнан гына, дип елмаеп куйды ул. Комбайны белән игеннәрне җыйнап бетергәннән соң, икенче техникасы «МТЗ-1221»гә утырачак механизатор. – Анысы белән яз-көз басуда, җир эшкәртүдә мин. Кыш көне бульдозер тагып, аңа нинди эш йөкләсәләр, шуны башкарам, – ди Владимир әфәнде.

Алдынгы игенче белән аралашкан арада баш агроном Ленар Галиев белән дә быелгы урак турында сөйләшеп алдык. Уңышны рекордлы булыр дигәннәр иде, сезнең хуҗалыкка бу фаразлар туры килдеме?

– Әйе, чыннан да уңыш югары быел, – ди белгеч. Хуҗалыгыбыз буенча алып караганда, барлык культураларның уртача уңышы 45 центнерны тәшкил итә.

Иң шәп күрсәткечләрне көзге бодай күрсәтте. Уртача 50 центнер уңыш ала алган басу да булды, 45не дә. Аның бездә «Скипетр» һәм «Универсиада» сортлары игелә. «Память Чепелева» сортлы арпаның уртача уңышы 38 центнер булды. «Ульяновец» сортлы борчактан уртача 28 центнер уңыш алдык һәм шул ук вакытта әлеге сортның яңа репродукциясе уртача 40 центнер уңышы белән сөендерде. Быел гына биш гектарга чәчеп караган идек без аны, уңышы югары булгач, киләчәктә дә шушы төрен арттыруны максат итеп алдык. Арышның «Подарок», «Память Кунакбаева» сортларын чәчәбез, алардан уртача 45 центнер уңыш алуга ирештек.

Дистә елдан артык комбайнда һәм тракторда эшләүче Рау-шан Фазылҗановка «кыр корабы» серләрен Вагыйз Газизовтан өйрәнергә насыйп була. 2008 елда «Нива» комбайнында эшли башлый әңгәмәдәшем, бүгенге көндә инде «Акрос»та ул. Тәҗрибә туплап өлгергән игенче янәшәсендә Илназ Якупов комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Раушан 2017 елдан бирле «МТЗ-82» тракторында да хезмәт куя. Быел аңа беренче тапкыр чәчүгә дә чыгарга насыйп булган. Тәүге эшләрнең нәтиҗәсе ничегрәк соң, дип сорыйм Раушаннан.          – Тишелерме, уңышы ничек булыр, башкаларныкы ничегрәк тишелгән? – дип борчыласың инде. Үзең чәчеп, аннан үзең шул мәйданнарны җыйнап та алу бик җаваплы эш икән ул, – дип бүлешә игенче.

Раушан Фазылҗановка район башлыгы кулыннан хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен сертификат белән бүләкләнергә дә насыйп була. Берничә ел элек ике ел рәттән район буенча беренче урынга чыгып, энесе белән Кукмара һәм Тәтеш районнарында үткәрелгән яшь комбайнчылар бәйгесендә дә катнашалар. Беренчесендә – икенче, икенчесендә өченче урыннарга лаек була егетләр. Ләкин әлегә кадәр вымпел алу бәхетенә генә ирешмәгән Раушан. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, анысына да ирешергә язсын.

Өченче комбайнчы Фәнис Гыйматдинов шулай ук озак еллар «кыр корабы»нда эшли, соңгы өч елда техника серенә улы Дамирны да төшендерә. Хезмәт юлын «Енисей» комбайнында башлап җибәрә әңгәмәдәшем, бүгенге көндә ул «Нива»да. Башкалар заманча техникаларда, уңайлы шартларда эшләгәндә, сез уракның эссесенә дә, тузанына да түзеп эшләргә мәҗбүрсез. Аларның шартлары шәп инде дигән көнләшү тумыймы дип сорыйм Фәнис әфәндедән. Ә ул яшермичә, булгалыйдыр инде, иң мөһиме «Нива»м ватылмасын, башкасына түзәргә була, ди. Комбайнын кышкы сакланышка куйганнан соң, игенче хуҗалыктагы төрле эшләргә йөри башлый, никтер икенче техниканы иярләү кызыксындырмый аны. Ә менә күңеленә якын тагын бер эш – кышын боз мәйданчыгының карын чистартып, егетләрне хоккей уйнату. Монысы, мөгаен, дүрт баһадир үстерүе белән дә бәйледер. Игенчеләрдән ашлыкны ындыр табагына «КамАЗ» машиналары белән Илдус Галимуллин, Павел Тарасов, Фәнис Зәкиуллин ташып торалар.

Сөйләшеп бетерүгә комбайнчылар соңгы теземнәрне сугарга керештеләр, ә без салам пресслау-чылар, җир эшкәртүчеләр янына юл тоттык. Биредә җаваплы кеше – бригадир Расим Гайнанов. – Игеннәрдән бушап калган мәйданнардан салам прессланып, урнаштырылып барыла. Техника җитешеп бетмәгәндә басуга гына өеп торыла, соңыннан ташып, хуҗалык территориясенә урнаштырып куябыз, – дип эшләре белән таныштырып үтте Расим әфәнде. Ләкин без барган көнне барлык саламны ташып баралар иде, сәбәбе – хуҗалыкта эшләүчеләргә өләшәләр. Бер хезмәткәргә дүрт рулоннан. Рафил Гарифҗанов белән Габделбәр Батыршин (Габделбәр абый инде лаеклы ялда, үзе Шеңшеңәрнеке, хуҗалыкка ярдәм итәргә килгән – З.Ф.) пресслап торалар, алар артыннан егетләр бәйләп баралар. – Хуҗалыкка өләшкәндә таралмасын өчен шулай эшлибез, бик уңайлы алым ул, – ди бригадир. Рәдиф Гайнанов – «МТЗ-80», Рәфыйк Хуҗин «МТЗ-1221» тракторы белән, Мансур Хаҗиев, Ильяс Әхмәдиев «КамАЗ»лар белән авылга рулоннарны ташып торалар, Ринат Ибраһимов басудан аларга төяп җибәрә, ә Рамил Галиев һәрбер кешенең печәнлегенә өеп бара.

Утыз алты елдан артык туган хуҗалыгында механизатор булып эшләүче Рафил Гарифҗанов кызу эшеннән бүленеп, хезмәт юлы турында сөйләп узды: «Иң беренче эшли башлаган техника – ул «ДТ-75» иде. Аннан инде «МТЗ»га күчтем, башка төр техникада эшләгән юк. Бүгенге көндә салам пресслыйбыз. Уңыш әйбәт булгач, саламы да күп. Башка вакытларда кыр эшләрендә дә катнашам, фермада тирес тә түгәм. Эшсез торган юк, шунсына сөенәбез».

«МТЗ-1221» тракторына чизель агрегаты тагып җир эшкәртеп йөрүче Илдус Әхмәдиевка ишарәләп, быел дым булмагач шушы агрегат белән генә эшләп була, дип аңлатып үтте бригадир. Илдус әфәнде яз-көз басу-кырларда җир эшкәртсә, кышын фермада азык кертә икән.

Уракның иң кызган чагы булса да, яңгырлар булмау һәркемне борчый, чөнки көзге чәчү вакытына да күп калмый. Ә дымсыз туфракка чәчелгән бөртекләрнең киләсе елга нинди уңыш бирәсе көн кебек ачык. Булыр ул яңгыр, туфракның сусаганын басарлык итеп явар. Ә әлегә мул уңышны вакытында җыйнап алып, ындыр табагына кайтарып, җитәрлек запас туплау. «Смәел»леләрнең читтәге җирләрендә дә уңышлары мулдан булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте «Смәел» җәмгыяте игенчеләре