Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игеннәрнең торышы сәгатьләп үзгәрә... уракка төшәргә вакыт

Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, агрономнар, крестьян- фермер хуҗалыгын алып баручылар район советының утырышлар залына җыйналды.

Көнүзәк мәсьәлә - уракка төшү, бөртекләрне һава шартлары уңай торганда тиз көннәрдә, югалтуларсыз җыеп алу. Иң башта видеоконференция режимында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның чыгышы - мөрәҗәгате яңгырады, аннан министрлык белгечләре сүз алып, урак вакытында башкарылачак эшләрнең якынча күләме, тизлеге, сыйфаты турында сөйләделәр. "Август ае болай да киеренке була ул , - диде Марат Әхмәтов. - Кышка азык хәзерләргә кирәк, җир эшкәртү, көзге чәчүгә тотыну... шуңа күрә бу айда аеруча да зур оешканлык сорала".
Республика күләмендә миллионлаган гектарлардан иген уңышын җыеп алу кирәк. Узган ел уракка 16 июльдә төшеп, августта инде бетергәннәр инде, шуны истә тотсак, быелгы урып-җыюга 15 көнгә соңрак керешәбез булып чыга. Узган ел көннәре дә коры иде, кызу кояш нурлары ашлыкны да амбарга коры килеш озатты, газ ягып, ашлык киптереп маташылмады, ә менә быелгы табигать ындыр табакларының тулы хәзерлеген сорый. Әле амбарларын газга тоташтырмаган хуҗалыклар бар. Эшлекле киңәшмәдә урып-җыю чорында хезмәт иминлеге кайгыйдәләренең үтәлеше дә алгы планга куелды, игенче хезмәтенә карата кызыксындыру чараларының да үз көчендә калуы билгеле булды.
"Урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу, беренче чиратта, машина-трактор паркының хәзерлегеннән тора, - диде Рамил Рәшитович киңәшмәне дәвам итеп. - Һәм дә комбайнчының, аның ярдәмчесенең эшкә тәвәккәллеге, тармак җитәкчеләренең, агрономнарның җаваплы карашы игеннәрне югалтуларга, имгәнүләргә юл куймый җыеп алрыга мөмкинлек бирер дип ышынам. Шуңа күрә биредәге иптәшләрдән эшкә аң белән карап, урып-җыюны янәдән дә соңартмыйча, көннәр ямьле торганда сыйфат ягын кайгыртып, югалтуларсыз башкарып чыгуларын сорар идем".
Заманында әби - бабалар авыр хезмәтне җырлап башкарган. Җыр-моң эшкә дәрт биргән, көч өстәгән. Район башлыгы район мәдәният бүлеге җитәкчесенә дә кыр хезмәтчәннәренең эшен җиңеләйтү, эшкә дәрт арттыру өчен агитбригада белән басуларга чыгарга киңәш итте.
Соңыннан авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин урып-җыюга янәшә җир әзерләү, көзге чәчүне башлау бурычы куйды. "Уракка хәзерләнеп беттек, агрономнарга хәзер җир хәзерләтеп, көзге чәчүне башларга вакыт диде", диде ул. Чыннан да, анысына да инде вакыт җиткән. 12 мең гектар җирдә көзге чәчү каралган, тик әле эшкәртелгән мәйданнар бик аз. Кайбер хуҗалыкларда ул бөтенләй дә юк, тотынмаганнар. Җитәкчелек сөт мәсьәләсенә дә кискен тукталды. Район буенча сөтнең ким савылуын бер генә җәмгыять рәисе дә аңлатырга теләмәде, гәрчә күбесе рацион бай, ашату әйбәт дип утырсалар да, ачыклый торгач, күбесенең хәтта үсеп утырган люцернаны да чабып ашатмавы билгеле булды. "Сөт артыр дип, акча керер дип куркасызмы сез", - ди район башлыгы алдынгы хуҗалыкларда да җитештерүгә салкын караш булуына түзалмыйча .- Ашатмас өчен, күбрәк сөт саумас өчен шушылай мең сәбәп табасызмы?
Сөтчелек буенча сөйләшү моның белән генә тәмамланмады, ябык ишекләр артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250