Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җирне ашлы, табынны икмәкле итүчеләр

Районыбызның Балтач «Агрохимсервис» җәмгыяте район бюджетын тулыландыручы иң зур оешмаларның берсе булып тора.

Районыбызның Балтач «Агрохимсервис» җәмгыяте үзенең бай тарихы, матур эшләре, яхшы нәтиҗәләре белән районда гына түгел, республикада да билгеле оешма. Ул район бюджетын тулыландыручы иң зур оешмаларның берсе булып тора.

Республикада соңгы дистә елда барлык икътисади күрсәткечләрнең торышы, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм, гомумән, аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча Балтач «Агрохимсервис» оешмасына тиңнәр юк. Районыбыз икътисадына керткән өлеше дә аның саллы. Яңа ел алдыннан эшчеләр-хезмәткәрләр бергәләшеп, бу елда үзләренең аерым оешма булып эшли башлауларына 45 ел булган истәлекле датаны билгеләп уздылар.

Җыелыш башында җитәкче Наил Гыйләҗев бу вакыйганың чагыштырмача зур итмичә билгеләп үтүгә аңлатма кертте. Ветераннарыбыз, эшчеләр белән алдарак сөйләшкәндә, зур итеп, табыннар артында бәйрәм итәрбез, дип уйлаган идек, хәзерлек эшләре дә алып барылды, әмма илдәге вәзгыятьне истә тотып, бу адымга бармаска булдык, соңрак, илләр тынычланып, егетләребез исән-имин кайтып, бәйрәмне бергәләп билгеләп узарбыз дип фикерләштек. Һәм инде коллектив моны дөрес кабул итте, диде ул. Үзенең чыгышында җитәкче оешманың тарихына тукталып китте: — Без авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче оешмаларның тулы хокуклы партнеры булып торабыз. Мондый оешмалар рес-публикада 1932 елдан күмәк хуҗалыкларга төп булышчылары буларак эшли башлаган. Районыбызда беренче колхозларга техник ярдәм күрсәтү өчен төзелгән оешма Түнтәрдә, ул чордагы районыбыз үзәгендә барлыкка килә. Соңрак алар МТС дип үзгәртелә, дәүләт тарафыннан техник яктан беренче чиратта алар тәэмин ителәләр, транспорт чаралары бүленеп бирелә. Алтмышынчы елларда бу оешмаларда төрле максатларны хәл итәр өчен аерым-аерым бүлекчәләр хасил була. Яңартылган «Сельхозтехника» оешмасында транспорт бүлеге белән бергә механикалаштырылган отряд, ягъни мехотряд төп көч булып санала. Аның беренче җитәкчесе Минкин, соңрак Гыйлемхан ага Шәйхетдинов чорларында бу бүлекчә колхоз басуларына торф, компост кертү, тирес чыгару һәм известь кертү буенча нәтиҗәле хезмәт куя. 1975 елдан башлап басуларга аммиак һәм минераль ашламалар кертү, ягъни туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча күләмле эшләр башлана. Рәис Сәләхиев, Нургаян Садыков җитәкләгән чорларда мехотряд техник яктан тагын да ныгый, ул еллык эш нәтиҗәләре буенча 1964 елда РСФСР күләмендә беренче урынны яулый, СССР ВДНХ күргәзмәсенең бронза медаленә лаек була.

1979 елның май аенда «Сельхозтехника» оешмасыннан мехотряд бүленеп чыга, аның беренче җитәкчесе булып Марс Хафизов билгеләнә һәм шул елның 27 декабрендә югарыдан, Мәскәүдән приказ нигезендә Республикада «Татсельхозхимия» оешмасы барлыкка килә, балтачлылар шушы оешма астында эшли башлыйлар. 1980 елда район оешмасына ачык кырда производство базасын булдыру өчен 4 гектар җир бирелә, менә 40 елдан артык монда төзелеш, үзгәртеп корулар туктамый һәм бүгенге халәт коллективның шушы чорда тырышып эшләгәннең нәтиҗәсе.

1985 елның 15 апреленнән бүгенге көнгәчә «Сельхозхимия» оешмасын Наил Раупович Гыйләҗев җитәкли. Районыбызда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә агрохимик хезмәт күрсәтү, хуҗалыкларны минераль ашламалар, төрле химикатлар белән тәэмин итү, үсемлекләрне төрле корткычлардан саклау, игеннәрне тук-ландыру юнәлешендә, известь һәм вак таш җитештерү буенча ныклы базасы булган оешма бар икән — бу җитәкче белән хезмәт коллективының уртак хезмәте. Наил Гыйләҗев бүгенге көндә уңышларның сере коллективның тату, куелган бурычларны үтәргә һәрвакыт әзер булуы белән бәйли. Шушы чорда коллективта эшләгән төрле милләт вәкилләре бер булып, бер-берсенә ярдәмләшеп, оешманың үсүенә зур өлеш кертте.

Оешманың механизатор-шоферлары һәм хезмәткәрләре тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булып торалар. Дистәдән артык эшченең Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының, Республика «Татагрохимсервис» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатларына, Балтач районының Мактау таныклыгына, район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хатларына лаек булуы коллективта хезмәт куючы буыннар арасында бәйләнешнең нык булуын, киләчәккә өметнең зур булуын раслый. Шушы чорда коллективта эшләгән төрле милләт вәкилләре булган механизатор-шофер һәм хезмәткәрләрнең инде уллары аларның эшен дәвам итә. Димәк, традицияләрнең саклануы, районыбыз һәм күрше район хуҗалыклары, оешмалар белән уңышлы хезмәттәшлек итү оешма икътисадының ныгуына һәм киләчәктә аның максатлы үсешенә ныклы нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач «Агрохимсервис»