Итчелек игътибар сорый
Саннарның беренчесе - узган ел җитештерелгән ит (тереләй авырлыкта, тонналарда), икенчесе - 2011нче елга карата процентлар чагыштырмасы.
Район буенча узган ел 207 тонна ит 2011нче елдагыдан күбрәк җитештерелде. Монда иң зур өлешне - «Труд» - 69, «Татарстан» - 64, «Дуслык» - 41, «Яңа тормыш» 34 тонна - хуҗалыклары кертте. Ә шул ук вакытта «Кызыл юл», «Нөнәгәр», «Кама» җәмгыятьләре сыер итен 20-10 тоннага, «Сосна», Рәхимов исемендәге, Тимирязев исемендәге җәмгыятьләр дуңгыз итен 32-23 тоннага 2011нче елдагыдан да ким җитештерделәр. Чигенеш аеруча кышлатуга кергәч зур. Мәсәлән, декабрьдә район буенча да сыер ите 2011нче елның шушы аендагыдан 82 тоннага, дуңгыз ите 18 тоннага ким җитештерелде. Җәмгыять җитәкчеләренә, терлекчелек белгечләренә эшләрен кат-кат анализлап ныклы нәтиҗә ясарга һәм терлекчелекнең бу тармагына да җитди игътибар бирергә кирәк. Бу тармакта эшләүче терлекчеләрнең дә эш шартларын яхшырту, хезмәтләренә күрә әйбәт итеп түләү буенча конкрет чаралар күрү шарт.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев