Камалылар сөт планын арттырып үтәп баралар (фото)
Ай саен терлекчелектәге эшләргә йомгак ясап алыр өчен «Кама»лылар һәр авыл фермасында җыелыш ясыйлар. Анда бозаулардан алынган артым, сөтнең узган елгы белән чагыштырганда күпмегә артык булуы һәм башкалар сөйләшенде. Шулай ук хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов белән терлекчеләр булган проблемаларны да уртага салып сөйләшеп, чишелеш юлларын эзлиләр.
Сөт планын арттырып үтәп баралар «Кама»лылар. Пыжмара фермасыннан көндәлек 2-2,5 тонна сөт сатып барсалар, Әтнәдән исә 6-6,5 тонна сөт сатуга ирешәләр.
Пыжмара фермасында алдынгы сыер савучылар булып Рәйсә Зарипова, Зәлия Фазылова, Рузилә Зарипова, Гөлфия Гыйбадуллиналар санала. Бозаулату бүлегендә Рузилә Гайфетдинова, артым алуда Нурсия Шакирова, симертүдә Айрат Исмәгыйлев тырыш хезмәт күрсәтәләр. Айрат 2-6 айлык бозаулардан уртача 800-850 грамм артым алып бара. Ә 120 баш үгез симертүче Альфред Сафиуллин уртача артымны һәр баштан 1кг-1 кг 200 грамм ала. Оператор, слесарь хезмәтен башкаручы Хәлил Галимуллинны бик мактадылар биредә. Аппаратларны юып, төзекләндереп тора, аңа тиңнәр юк, диләр.
Әтнә фермасы белән 13 елдан артык Рафилә Ногманова җитәкчелек итә. Аяклары бетеп, эшеннән туктар дәрәҗәгә җиткәч, Рафилә апаны җибәрмәү юлын таба хуҗалык рәисе, транспортка утырта үзен. - Хәзер шуның белән рәхәтләнеп йөрим, менә быел лаеклы ялга чыгар вакытым да җитә инде, эшләп булса эшләргә әле исәп, - ди үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче Рафилә ханым.
Узган ел шушы чорга 12504 тонна сөт саусалар, быел 13038 тоннага кадәр җиткергәннәр. Фермада тулаем алганда 1000 баш мал бар, алар: бозау, тана һәм сыер. Дөрес, кечерәк авырлыктагы үгезләр дә бар, ләкин тиешле авырлыгын җыюга, алар Пыжмара фермасына озатылып баралар. Таналарны үзләре ясалма юл белән каплатып үрчетәләр икән.
Иң күп сөт савучылар: Гөлнара Закирова, Илзирә Ногманова, Роза Закирова, Бибиниса Гыймадиева, Люция Хәбибуллина, Марс Габдуллиннар. Яшь бозауларны симертүдә уртача айлык артым 900 грамм булып, әлеге хезмәтне Фәнүзә Гайфуллина, Ләрисә Исрафилова, Илүсә һәм Рәсим Закировлар тырышып башкарды. Таналар үстерүдә бертуганнар Хәниф һәм Хәлил Ногмановлар матур гына эшләп киләләр. Хуҗалыкта ясалма орлыкландыру эшен Гөлназ Гәрәева башкара. 7 айга 273 баш бозау алуга ирешкәннәр.
Хуҗалыкның тырыш, уңган егетләре белән дә танышып узыйк. Фермаларга азык кертүче тракторчы - Альберт Вәлиуллин, азыкны төяп торучы - Фердинант Дәүләтшин, сенаж-силос базларының өстен ачып, әйбәт азыкны гына сайлап алдыртучылар: Мәгъфүр Газизов, Рафил Ямалиев, Илдус Гарипов, тирес чыгаручылар: Фәнил Шакиров. Хәйдәр Шәфигуллин. Хәйдәр абый 8 сыйныфны тәмамлаганнан бирле биредә эшли икән. «Алтын куллы» егет дип Илнур Сәйфетдиновны аерып әйтте ферма мөдире Рафилә Ногманова. Ул үзе кочегар да, слесарь да икән. Ә төп эше - оператор. Кушкан бөтен эшне җиренә җиткереп башкаручы егетнең энесе Алмаз фермада лаборант вазифасын үти. Икенче операторлары Рамил Закировны да мактап үтте мөдир. Ә хатын-кызлар арасыннан бөтен эшкә кулы ятучы кеше - ул Зөлфия Хаҗиева. 100 баш бозаулый торган сыерларны карый, бозаулата, угыз сөтен савып эчерә икән ул. - Хуҗалыкның баш мал табибы белән дә бик аңлашып эшлибез. Геннадий Чайников югары белемле булса да, үзен өстен куймый. Гел киңәшләшеп эшлибез. Гомумән, коллективыбызда бер-береңне хөрмәт итү югары дәрәҗәдә. Ел саен хуҗалык җитәкчебез өч авыл фермасы мөдирләрен шифаханәгә җибәрә, үзебез теләгән җиргә барып ял итеп кайтабыз. Шуңа да без аңа бик рәхмәтлебез, - ди Рафилә апа.
Хуҗалыкның Сәрдек ягындагы фермасында 2085 баш дуңгыз үстерелә. Ләкин алар бу тармакны бетереп, мөгезле эре терлеккә күчмәкчеләр. Сәбәпләре төрле: сату бәяләре кимеп, файдасы калмаган, татар авылы буларак, халыкның карашы да тискәре. Бетереләчәк дигән сүзләр йөрүгә дә карамастан, Зөһрә Галиәхмәтова, Зөлфия Нәҗметдинова, Рәсимә Хәсәнова, Алия Заһретдинова, Лилия Нәбиева, Флера Гомәрова, Минзилә Нәбиева тырышып хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Соңгы 7 айда 924 центнер ит җитештерергә ирешкәннәр. Әлеге ферманың мөдире - Флера Гарипова. Озак еллар әлеге тармакта эшләүче ханым, лаеклы ялга чыккач та үз эшен ташламыйча, алны-ялны белми мөдир вазифасын үти.
- Терлекчелектә, сөтчелектә һәм гомумән, башка өлкәләрдә матур күрсәткечләргә ирешә алмас идек уңган хезмәткәрләр булмаганда. Шуңа да мин аларның һәрберсенә бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, шулай матур итеп яшәргә насыйп булса, - ди хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев