Каравылчыны сыер бозаулатырга өйрәтәләр
Ветеринария серләренә мал табибларын гына түгел, тормышы терлекчелек белән бәйле һәр һөнәр иясен дә төшендерәләр. Алай гына да түгел, моңа кадәр мал табиблары Казанга килеп белемнәрен арттырып китсә, хәзер Казан дәүләт ветеринария академиясе укытучылары үзләре районнарга барып укыта башлаган.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев “ВТ” газетасы хәбәрчесенә сөйләвенчә, бүгенгә мондый укулар республиканың 13 районында оештырылган. Укуның беренче атнасы теория өлеше булса, икенчесендә практик гамәлләр уздырыла.
– Биредә күпләп мал тоткан, дүрт-биш сыер асраган кеше дә белемнәрен ныгытырга мөмкин. Терлек авырулары, кайсы очракта нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеген белеп торсалар үзләренә дә яхшы бит. Бу яктан аеруча төньяк – Кукмара, Балтач, Арча кебек район халкы актив. Анда хәтта төнге каравылчылар да укыды. Сыерларның 70 проценты төнлә бозаулый бит. Мондый вакытларда аларның ярдәме бик кирәк, – ди Айрат Гәрәев.
Күптән түгел генә шундый укулар Менделеевск районында узган. Районның баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин әйтүенчә, анда 20 кеше белемнәрен арттырган.
– Без ветеринария белеме булмаган, ләкин мал белән эшли торган кешеләрне укыттык. Шулай ук яңа эш башлап җибәрүче фермерлар, сыер савучылар, механизаторлар, бозау караучылар, терлекчеләр дә бик теләп килде. Мин хәтта үземнең машина йөртүчемне дә укыттым. Дөнья хәлен белеп булмый, малга беренче ярдәм күрсәтү нечкәлекләрен өйрәнсен, дидем. Практика өлешендә терлекләрнең тоякларын чистартырга, маститны дәваларга, сөт анализларын тикшерергә өйрәнделәр. Моннан тыш, кан алу ысуллары, бозаулатуга кирәкле инструментлар турында да белделәр, – диде ул.
Әлеге укуларда сыер савучы Наталья Замятина да булган. Һөнәрен яраткан, 20 елга якын эш тәҗрибәсе булган сыер савучы да үзенә күп төрле яңалык ачкан.
– Кечкенәдән мал-туар арасында үскәнгәдерме, үз эшемне бик яратам. Минем өчен алар бик кадерле. Сыерларым ашамаса, үземнең дә авызымнан ризык узмый. Шуңа күрә укырга барырга кирәклеген әйткәч, бик сөендем. Аларда, чыннан да, бик күп яңалык белдек, эшебездә бик файдалы булачак дип уйлыйм. Безнең районда мал табиблары аз. Хәзер ветеринария серләренә төшенгәч, күп эшләрне үзебез дә башкара алачакбыз. Практик өлешендә барысын да эшләп карадык. Мастит булганда, мал күбенгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген дә бик яхшы беләм хәзер. Без Голштин токымлы сыерлар савабыз. Бозаулагач, аларның кайберләренә эндометрия ябыша. Күп очракта шуны дәваларга туры килә. Бу укуларда югалып калмаска, кирәкле вакытта нинди дару салырга кирәклеген өйрәндек. Моңа кадәр дә укуларда булган бар иде. Ләкин бу юлы бик җентекле, күп мәгълүматлы булды, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев