Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көчлеләрне ярышлар билгеләде

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар кызыклы да, дулкынландыргыч та булды

Узган атнада «Сабантуй» ял паркы янындагы болынлыкта бик кызыклы чаралар үтте. Ул да булса тракторчылар арасында тәүге ярыш һәм сезон ябылу уңаеннан ат чабышы булып узды.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышланган әлеге бәйгедә «Татарстан», «Дуслык», «Маяк», «Сорнай», Тимирязев исемендәге, «Яңа тормыш», «Сосна», «Якты юл», «Смәел», «Бөрбаш», «Игенче», Тукай исемендәге, «Труд», «Арбор», «Борнак», «Алга», «Кызыл юл», «Уңыш», «Кама», «Активист» хуҗалыкларыннан, «Агрохимсервис» һәм «Мелиоратор» оешмаларыннан барлыгы 22 механизатор көчләрен сынады. Сайлап алу ярдәмендә (жеребьевка) механизаторлар үзләренең көндәшләрен белде һәм һәркайсы җиңүгә өметләнеп, "тимер ат«ны җикте.

— «МТЗ-82» тракторына артка йөк тагып, «змейка» буенча тизлек белән барып, йөкне төшереп калдырмыйча, көндәшеңнән алдарак билгеләнгән юлны чыгып җитәргә кирәк иде. Монда инде тәҗрибә дә ярдәм итте, бәхет тә елмайгандыр. Ярышта катнашкан һәрбер механизатор җиңүгә лаек иде, — ди җиңүче булып танылган «Бөрбаш» җәмгыяте тракторчысы Илдар Юнысов.

Тәүге елын үткәрелүче әлеге ярышта икенче урынны «Арбор» җәмгыятеннән Фәннур Гаязетдинов, өченче урынны «Маяк» җәмгыятеннән Рамил Хаҗиев яулады. Тырыш механизаторларыбызны әлеге уңышлары белән ихластан котлыйбыз.

Сезонны яптык

Механизаторлар ярышы белән беррәттән болында ат чабышы ярышлары үткәрелде. Районыбыз халкы яратып карый торган әлеге чара бу юлы да бик матур узды. Җиңүчеләр белән дә танышып узыйк. 

«Ат йортында» асралучы ике яшьлекләр:
— 1 урын — «Сосна» җәмгыятеннән Самурия кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
— 2 урын — Александр Евдокимов хуҗалыгыннан Абаль кушаматлы ат (җайдагы Рафил Ибраһимов);
— 3 урын — «Водстрой» оешмасыннан Актабол кушаматлы ат (җайдагы Илназ Мөхәммәтгалиев);
— 4 урын — Илшат Шакирҗанов хуҗалыгыннан (Арча) Зит Бан Гейм кушаматлы ат (җайдагы Илназ Шакирҗанов).

Ярымтокымлы бияләр:
— 1 урын — Вилдан Гарифуллин хуҗалыгыннан (Арча) Ягуза кушаматлы ат (җайдагы Вилсур Гарифуллин);
— 2 урын — «Татарстан» җәмгыятеннән Хазира кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
— 3 урын — шәхси эшмәкәр Рәнис Халиуллиннан Галета кушаматлы ат (җайдагы Искәндәр Ваисов);
— 4 урын — «Сосна» җәмгыятеннән Венеция Мистраль кушаматлы ат (җайдагы Андрей Эшмурзин).

erid: 2Vtzqwgny8L

Чиста токымлы бияләр:
— 1 урын — «Арбор» җәмгыятеннән Икс Формула кушаматлы ат (җайдагы Дмитрий Терентьев);
— 2 урын — Анна Макарованың Настоящая Насира кушаматлы аты (җайдагы Анна Макарова);
— 3 урын — «Татарстан» җәмгыятеннән Мега Люкс кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
— 4 урын — «Смәел» җәмгыятеннән Тиана Барс кушаматлы ат (җайдагы Александр Кайнов).

Ярымтокымлы айгырлар:
— 1 урын — «Труд» җәмгыятеннән Грейсланд кушаматлы ат (җайдагы Андрей Эшмурзин);
— 2 урын — «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Лаки Бой кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
— 3 урын — «Алга» җәмгыятеннән Экзотик кушаматлы ат (җайдагы Азат Сәлахов).

Гарәб токымыннан булган атлар:
— 1 урын — Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Монетка РТ кушаматлы аты (җайдагы Рәнис Таҗетдинов);
— 2 урын — «Водстрой» оешмасының Маска РТ кушаматлы аты (җайдагы Илнар Ибраһимов); 
— 3 урын — «Бөрбаш» җәмгыятенең Балтика РТ кушаматлы аты (җайдагы Аделина Аглиуллина);
— 4 урын — «Маяк» җәмгыятенең Перепелка РТ кушаматлы аты (җайдагы Илназ Мөхәммәтгалиев).

Чиста токымлы айгырлар:
— 1 урын — Сәлахов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Адмирал Зип кушаматлы ат (җайдагы Искәндәр Ваисов);
— 2 урын — «Уңыш» хуҗалыгыннан Ники Стронг кушаматлы ат (җайдагы Анна Макарова).

Җирле токымнар:
— 1 урын — «Сосна» җәмгыятеннән Мистер Гетсби кушаматлы ат (җайдагы Әхмәт Усманов);
— 2 урын — «Сосна» җәмгыятеннән Сандугач кушаматлы ат (җайдагы Раян Ибраһимов);
— 3 урын — «Сосна» җәмгыятеннән Клинок кушаматлы ат (җайдагы Алмаз Хәйретдинов);
— 4 урын — «Сосна» җәмгыятеннән Карлыгач кушаматлы ат (җайдагы Райнур Галләмов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9