Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар парады дәвам итә (+фоторепортаж)

Урып-җыю эшләрен дә тоткарлыкларсыз, уңышлы гына башкарып чыгарга язсын!

Бүген «кыр кораблары»ның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү, ягъни комбайннар парадының икенче көне «Яңа тормыш» хуҗалыгында дәвам итте.

Бирегә хуҗалардан тыш «Борнак», «Смәел» һәм «Маяк» хуҗалыклары да катнашты.

Парадта район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фаттахов катнашты.

Ашлык саклау, киптерү урыннарының , урып-җыю техникасының төзеклеге, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүеннән тыш, бу парадта комбайнда һәм башка урып-җыю техникасында эшләүче механизаторларның хезмәт хакы, кызыксындыру чаралары буенча мәсьәләләр дә күтәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев