Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Котыру чире йокмасын!

Котыру чирен ияртмәү өчен гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска киңәш ителә

Котыру чире — ул үзәк нерв системасына зыян китерүче йогышлы вируслы авыру. Татарстанда әлеге йогышлы чир, сирәк булса да очрый. Кыргый хайваннар, беренче чиратта төлке, бүре шулай ук этләр һәм мәчеләр вирус чыганагы булып тора. Торак пунктларга үтеп кергән ерткыч хайваннар котыру чирен терлекләргә һәм йорт хайваннарына йоктыра. Ә алардан чир кешеләргә дә йогарга мөмкин. Сирәк кенә, аучылык белән шөгыльләнгәндә яки авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга ерткычлар керсә, чирнең кешегә турыдан туры кыргый хайваннардан да иярүе ихтимал.

Вирус организмга яра һәм тырналган җир аша үтеп керә. Шуңа да йорт һәм бәйсез хайваннар тешләсә, тырнаса, зыян күргән урынны су белән җентекләп юарга, куе көбек барлыкка килгәнче сабынларга, антисептик белән эшкәртергә һәм медицина ярдәме алу өчен табиб-хирургка яки ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгәть итәргә кирәк. Исегездә тотыгыз, авыру йоккан очракта гомерне саклап калуның бердәнбер чарасы — үз вакытында ясалган прививкалар!

Котыру чирен ияртмәү өчен гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска киңәш ителә: кыргый хайваннардан сакланырга, тыныч тоелган кыргый хайваннар янына да якын бармаска. Бәйсез этләр һәм песиләр булган җирдә кечкенә балаларны караучысыз калдырмаска. Балага андый хайваннар янына барырга, аларны сыйпарга, ашатырга, үз янына якын җибәрергә ярамаганлыгын, аларның авыру булырга мөмкинлеген аңлатырга кирәк.

Котыру чиренең билгеләре түбәндәгечә: авыруның яшерен чоры (чир башланып, беренче билгеләре башланганчы) 10 көннән 2 айга кадәр сузылырга мөмкин. Бу вакыт тешләнгән урынның организмның кайсы өлешендә булуына бәйле. Беренче билгеләр һәрвакыт берүк: тешләнгән урында авырту барлыкка килә. Сәбәпсез курку, күңел төшенкелеге, тынычсызлану күзәтелә, яктылык һәм тавышка сизгерлек арта, тән температурасы күтәрелә. 1-3 көннән авырту көчәя.

Көчле форма икән, кеше тиз ярсып китә, су эчкәндә хәтта челтерәп аккан су тавышына да бугаз һәм йоткылык мус-кулларын авырттырып көзән җыярга тотына, шул ук билгеләр җил исеп киткәндә дә күзәтелә. Ә берничә көннән сулыш юллары мускуллары һәм кан тамырлары параличланып, кеше үләргә мөмкин. Мускуллар эт тешләгән яки тырналган урыннан параличлана башлый. Шуның өчен һәр кешедән сак булу һәм дәвалану чараларын вакытында күрү сорала!

Балтач ветеринария берләшмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев