Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көшкәтбашның игеннәре үзешчәннәр дулкынында чайкала (фото)

Чайкала иген кырлары, уяна таң нурлары, җиң сызганып урак ура, авылымның уллары...

Кичә Көшкәтбаш мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Хәсәнова җитәкчелегендә авылыбызның җыр-моң, нәфис сүз осталары кичке аш вакытында игенче егетләребез янында кунакта булып кайттылар. Алар игенчеләребезгә үзләренең матур җыр-биюләрен, нәфис сүз осталыкларын күрсәттеләр, авыр хезмәт вакытында аз гына булса да ял итәргә мөмкинлек бирделәр. Бодай басуына җыр-моң таралды, икмәге дә тәмле булыр Аллаһы боерса! Егетләргә урып-җыю чорында түземлек, сәламәтлек, беләкләренә егәр, йөрәкләренә дәрт телибез, дип хәбәр итә көшкәтбашлылар.

Менә бит, алар хәтта игенчеләрен дә җырлап-биеп кенә эшләтә. Һәрьяктан уңган-булган Көшкәтбаш халкына урып-җыю эшләрендә уңышлар телибез, зур тырышлык белән үстергән игеннәрен вакытында җыеп алулар насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250