Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көшкәтбашта печән өсте... шөкер, диеп эшли алар (+фото)

Авылыбыз елга-кырларында, хуҗалык басуларында бу арада кызу эш гөрли, һәркем малларына кыш ашатырга ризык әзерли... авыл эченнән дә арба таккан машина-тракторлар бертуктаусыз печән ташый...

Аллаһы Тәгаләгә зур рәхмәт печәннәребезне җыеп алырга көнен бирде, моңарчы табигать бәла-казалары безне читләтеп үтте, моннан соң да шулай насыйп булса иде. Ә эшнең аның бернәрсәсе юк, исән-сау булсак бар эшне дә башкарып була. Әле бездә зарланырлык түгел, печәннәребезне чабып, алып кайтып бирергә дә шәхси тракторлы егетләребез, абыйларыбыз бар. Печәнне сатып алам дисәң, "Уңыш" җәмгыяте сатып бирә, кыскасы зарланмыйча, куанып яшисе генә.

Хуҗалык кырларында армый-талмый эшләүче егетләребезгә дә,шәхси техникалары белән авыл халкына ярдәм итүче егетләребезгә дә эшләрендә түземлек,саулык телибез, дип хәбәр итә "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250