Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Көткән өметләр аклана» (+фото)

Авыл хуҗалыгы техникаларына чираттагы техник күзәтү «Кызыл юл» хуҗалыгында булды. 55 данә техниканы (шулардан 31е трактор) районнан килгән комиссия яхшы әзерлектә дип тапты.

–Мин бу хуҗалыкка тыныч күңел белән барам, чөнки биредә без килергә берничә көн кала хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин үзе бөтенесен нәкъ район комиссиясе югарылыгында тикшереп чыга. Районда бердәнбер шундый хуҗалык бу. Шуңа күрә көткән өметләр аклана да, – ди ТР Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов. – Гомумән, районның барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре дә бу уңайдан зур хезмәт куя. Әнә шул гомуми тырышлык нәтиҗәсендә республика күләмендә оештырылган махсус комиссия ел да район хуҗалыкларының кыр эшләренә әзерлегенә югары бәя бирә. Бу комиссияне, теләсә нинди дәрәҗәдәге кунакларны, кайсы гына хуҗалыкка алып барсаң да, эш йөз кызармаслык итеп оештырылган. Без аларга бик рәхмәтле. Тагын шунысы куандыра: соңгы елларда хуҗалыкларга күп кенә яшь инженерлар кайтты, баш белгечләр яшәрде. Алар бер-берсе белән ярышып, матур гына эшләп тә киттеләр.

«Без шулай күнеккән»

«Кызыл юл» хуҗалыгының баш инженеры Ренат Нәбиев шулай ди. Көзге эшләр бетүгә үк хуҗалыкта инде язгы кыр эшләренә әзерлек башлана. Алдан төзелгән махсус график нигезендә тагылма һәм барлык авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлана. Көннәр язга авышкач исә, тракторлар юыла, буяла, бөтен төр техника әзерлек сызыгына куела. Тракторларны механизаторлар үзләре тәртипкә китерсә, барлык төр тагылма машиналарны Айдар Гайфетдинов, Фәнис Гарифуллин, Рәфыйк Галиевлар ремонтлап чыккан.

1990 елдан Нөнәгәр хуҗалыгында гараж мөдире булып эшләп, зур тәҗрибә туплаган Ренат, хуҗалык берләштерелгәч, ун ел инде баш инженер булып эшли. Бу системаны биш бармагы кебек белә.

–Һәр техника тулысынча бер кат күздән кичерелә, бөтен кимчелекләре төзәтелә. Бөтен механизаторларыбыз да аның кирәклеген, мөһимлеген аңлап эшли. Яздан көзгә кадәр кырда нәтиҗәле эшлим дисәң, шуннан башка булмый. Техникалар әзер дип уйлагач, башта үзебез бөтенесен карап чыгабыз, аннан хуҗалык комиссиясе техниканың төзеклегеннән башлап, документларның тәртиптә булуына кадәр тикшерә, азактан районнан килгән белгечләр бәя бирә. Быел да шулай булды. Әзерлеккә югары бәя бирелү бөтенебезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Моңа кадәр бездә запас частьлар белән тәэмин итүдә бернинди проблема, тоткарлык булмады, җитәкчелеккә бу яктан рәхмәттән башка сүз юк.

Соңгы елларда «Кызыл юл» хуҗалыгы районда иң күп техника алган, техника паркын дәвамлы яңартып, көчәйтеп, ныгытып барган хуҗалыкларның берсе. Техникаларның сыналганына, ягулыкны аз тота торганына – бу яктан да файдалысына өстенлек бирәләр. Мең кат карап, сайлап, уйлап эш итәргә тырышалар .Үткән ел да лизингка алынганнарын да кертеп, барлыгы 105 миллион 527 мең сумга якын яңа техника, тагылма машиналар алынган. 2021 елда техника паркына яңа «Тукано» комбайны, «Вайдеман» төягече, 14 миллион сумга якын торучы заманча чәчкеч, 6 миллион 700 мең сумнан артык торучы «ХОРШ» культиваторы, «CLASS AXION» тракторы, кукуруз чәчкеч һәм ургыч (1 миллион 734 мең һәм 6 миллион 278 мең сумнан артык торалар), 7,8 миллионга «Туман» агрегаты һәм башкалар өстәлгән. Хуҗалыктагы техникаларның шактые катлаулы чит ил техникасы. Аларда эшләве уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк булса да,  аларны төзек тоту һәм дөрес итеп эшләтү өчен дә мехзанизаторлардан белем һәм осталык таләп ителә. Бүгенге шартларда аларны саклап тоту бигрәк тә әһәмиятлегә әйләнде.

–Шөкер, машина-трактор паркы коллективы бик тупланган, һәркайсы үз эшенең остасы, – дип дәвам итә Ренат. – Өлкән механизаторларыбыз да, яшьләребез дә тырышып, булсынга эшли. Һәркайсы турында озаклап сөйләп булыр иде. Уңган-булган ир-егетләребез белән таныштыруны ел әйләнәсе көндәлек эштә булган терлек азыгы кертүчеләрдән башларга кирәктер. Бөтенесе компьютер программасына көйләнгәнгә, бу егетләребез азыкны граммына кадәр төгәллек белән үлчәп, түкми-чәчми дигәндәй терлек алдына илтеп җиткерүгә зур өлеш кертә. Айнур Закиров, Рәшит Усманов, Фәнис Җамалиев, Владислав Анеевлар хезмәтеннән без бик канәгать.

Хуҗалыкта эшләү дәверендә бөтен төр техникаларда эшләп, һәркайсында район күләмендә макталган Рамил Фазылҗанов районга иң беренче кайткан «сәнәге-чүмече», сенаж кисү җайланмасы булган чит ил техникасын иярли. Аңа эшне кушасы, өйрәтәсе юк, үзе белеп эшли, диләр аның турында. Үткән ел кайткан шулай ук төягечле чит ил тракторы – «Вайдеман»да эшләүче, шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рифнур Әгълиуллин да хуҗалыкның иң тәҗрибәле, уңган тракторчыларының берсе. Сенаж-ашлык ташый торган зур арбасы, заманча чәчкече булган, шулай ук яңа техника иярләүче Әмир Гарифуллин, «К-744» тракторларында эшләүче Рүзәл Әсхәдуллин, Фәнис Абдуллиннар турында да мактап сөйләде баш инженер. Фәнискә әле «Туман» агрегатын да беркеткәннәр. Ышанычлы, тырыш егетнең икесендә дә сынатмасын беләләр. Хәер, бүген инде хуҗалыкларда бер үк механизаторга берничә техника беркетелгәненә дә ияләнеп киләбез.

Сүз уңаеннан, алынган техникалардан нәтиҗәле файдалану өчен үткән ел хуҗалыкта язгы-көзге чорда тракторларны икешәр сменада эшләткәннәр. Бу аз кеше белән дә эшне тизрәк тәмамларга мөмкинлек бирде, ди Ренат. Быел да шулай эшләргә планлаштыралар.

Машина-трактор паркындагы белгечләр турында да мактау сүзләре генә әйтте Ренат. Үзе бригадир, үзе гараж мөдире, үзе механик эшләрен башкаручы Наил Дәүләтшин, үзе заправкада, үзе склад мөдире булган Гөлнур Әминова, һәр иртәдә механизатор-шоферларның сәламәтлеген тикшереп, техника иярләргә рөхсәт бирүче шәфкать туташы Илүсә Галиева, лаеклы ялда булса да әле тимерчелектә эшен дәвам итүче Рәшит Гарипов, фермада да, машина-трактор паркында да, иртә яздан кара көзгә кадәр кырларда күчмә эретеп ябыштыру агрегаты таккан «Т-40» тракторы белән ярдәмгә ашыгучы Рамис Гыйльманов та хуҗалыкның алыштыргысыз, алтын куллы хезмәткәрләреннән. Менә шушындый үз эшләренең осталарыннан тупланган коллектив хезмәтенә тикшерүчеләрнең, комиссиясенең югары бәя бирүе гаҗәп түгел. Исән-имин эшләргә насыйп булсын дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев