Күмәк хуҗалыкларда ашлама туплауның торышы ни хәлдә?
Районыбыз игенчеләре безнең җирлектә мул уңыш алуның төп шарты булып тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моның шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә дәлилләп тора.
– Райондагы сөрүлек җирләренә ашлама кертмәсәң, бездә гектарыннан 10-15 центнердан артык уңыш җыеп алып булмаячак, – ди Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия буенча баш белгече Ирек Галимов. Дөрес, уңыш күп шартлардан тора, орлыкның нинди булуы, җирне эшкәртү технологиясенең саклануы һәм иң мөһимнәре – вакытында дым һәм орлыкның үсәр өчен тук-лану мөмкинлеге булуы. Бу шартларның барысы да үтәлсә, димәк, икмәкле булачакбыз.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – язгы чәчүгә тулы хәзерлек белән килү максатында минераль ашлама туплау.
Көздән калганын да искә алып, район буенча һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 27,3 килограмм ашлама тупланган. Ә җиткерелгән бурыч – 80-85 килограмм. Иң күбе аммиак суы – 3535 тонна туп-ланган, 20 хуҗалыкның 9ы чәчүлек җирләренә аммиак суын кертергә исәпли. Аммиак селитрасы – 582,2 тонна, мочевина – 231 тонна, азот-фосфор-калий тупланмалы ашлама 821,4 тонна кайтартылган.
«Якты юл», «Бөрбаш», «Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Дуслык», «Труд», «Арбор» хуҗалыкларында һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 60-40,2 килограмм ашлама тупланган. Башка хуҗалыкларга язгы чәчүгә ашлама белән тулысынча тәэмин ителү өчен әле тырышырга кирәк.
Әлбәттә, ашлама туп-лау эше тулысынча хуҗалыклар җилкәсенә генә төшми, агымдагы елда һәр гектарга кимендә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә шартлы 50 килограмм ашлама тупланып, сөрүлек җирләренең һәр гектарына 550 сумнан исәпләп, дәүләттән субсидия бирелде. Алдагы язгы чәчүгә дә дәүләт тарафыннан бу ярдәм булыр дип көтәбез. Берьюлы кирәкле күләмдә ашлама сатып алып булмавы аңлашыла, әмма ел саен бәяләрнең 50-30 процентка артып баруын искә алсак, тизрәк ашлама туплаганнар отачак, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.
Ашлама туплау зур чыгымнар сорый, әлбәттә. Юкка гына район башлыгы Рамил Нотфуллин ашлама туплау мәсьәләсен һәрдаим киңәшмәләрдә күтәрми. Урыннарда моны аңларга һәм финанс мөмкинлеге булу белән бу хәлне яхшыртырга кирәк.
Күмәк хуҗалыкларда ашлама туплауның торышы
Хуҗалык исеме | Аммиак суы (тонналарда) | Аммиак селитрасы (тонна-ларда) | Мочевина (тонна-ларда) | Катлаулы ашлама (тонналарда) |
Татарстан | 320 | 1,8 | 12 | 31,5 |
Кызыл юл | 0 | 7,2 | 0 | 7,2 |
Сосна | 484 | 0 | 0 | 0 |
Кама | 0 | 40 | 119 | 145 |
Дуслык | 410 | 90 | 15 | 79 |
Тимирязев исем. | 480 | 79,7 | 0 | 0 |
Игенче | 200 | 9 | 18 | 0 |
Яңа тормыш | 0 | 0 | 40 | 15,5 |
Маяк | 0 | 60 | 0 | 63 |
Бөрбаш | 700 | 50 | 14 | 0 |
Активист | 0 | 8,5 | 0 | 0 |
Труд | 321 | 100 | 0 | 9 |
Смәел | 0 | 0 | 0 | 20 |
Сорнай | 300 | 0 | 0 | 0 |
Борнак | 0 | 0 | 6 | 69,3 |
Якты юл | 320 | 82 | 0 | 140 |
Арбор | 0 | 0 | 0 | 174,1 |
Алга | 0 | 47 | 1,7 | 65,8 |
Тукай исем. | 0 | 7 | 0 | 2 |
Уңыш | 0 | 0 | 5 | 0 |
Барлыгы | 3535 | 582,2 | 230,7 | 821,4 |
Саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 декабрьдә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев