Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көйле хезмәт – уңыш нигезе, ди тимирязевлылар (+фоторепортаж)

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале. Әмма амбарга салгач та эш бетми әле. Бу Тимирязев исемдәге җәмгыятьтә дә шулай.

Биредә барлыгы өч амбарда эш кайный. Алар белән Радик Шәрифҗанов җитәкчелек итә. Кариле амбарына кайткан ашлыкны киптереп, Норма һәм Килигә орлыкка озаталар.
Бердәмлектә көч

- Көндәлек ашлыкны вакытында урнаштырып барабыз, бөртеген дә югалтмыйбыз. Иң беренче чиратта кышын терлекләргә ашатыр өчен ашлык издереп куйдык. Бураларга тиешле күләмдә сыйфатлы чәчүлек орлык салдык, фураж да җитәрлек әзерләдек, - ди инде 20 елдан артык туган колхозы өчен армый-талмый хезмәт итүче Радик Шәрифҗанов.

Үзенең уң куллары булган Исмәгыйль Шакиров, Вәгыйз Мәннапов, Госман Мөхәммәтгалиевны мактап туялмый ул. "Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Урып-җыю вакытында эш иртәнге сәгатьләрдә үк башланып, караңгы төшкәнче дәвам итсә дә, берсеннән дә "арыдым" дигәнне ишетмәссең. Өч амбарда да эш көйләнгән, тулы бер система буенча эшләнә. Хезмәткәрләр нигездә барысы да стажлы, үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Үлчәүдә беренче елларын эшләүче кызларга исә үз эшенең остасы булган Гөлсинә Нургалиева ярдәмгә килә.

Билгеле, проблемалар да юк түгел, биналар иске, амбарлар территориясендәге юллар ремонт сорый, техникалар искереп килә. Әмма тимирязевлылар аларны үз җае белән мөмкинчелектән чыгып яңартып килә.

Алтының берсе

- Ындыр табагында эшнең очы-кырые юк, әмма аны ике сменада оештыру барысын да үзвакытында алып бару мөмкинлеге бирә.Икмәкне үзебездә киптерү кадәресе - олы бер сөенеч. Читкә илтеп тапшыруга караганда, киптергечләрне тоту, төзәтеп тору зур чыгымнар сораса да, файдалы - икмәкнең кыйммәте кимеми, транспорт кытлыгы янамый, - дип каршы алды безне Кариле амбары өчен җаваплы белгеч Исмәгыйль Шакиров.

Биредә эш тәүлек буе дәвам итә, ике сменада эшлиләр. Операторлар Айдар Ибраһимов, Разил Габдуллин икесе дә 20 елдан артык биредә хезмәт куйган кешеләр.

"Широко" исемле Венгриядә эшләнгән ашлык киптергеч республикада алты гына данә булып, шуның берсе Кариле амбарында "хезмәт куя".
- Яше шактый инде аның, еш ватыла, әмма егетләр белән бергәләп ремонтлап, эшләтеп җибәрәбез,тәүлегенә 500 тонна ашлык киптерүе үзен аклый, - ди Исмәгыйль абый.

Биредә эшне синекенә-минекенә бүлмичә, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Күмәк эштә башкача була да алмый торгандыр ул.
Амбар алды хезмәтенә мәктәп укучыларын да җәлеп иткәннәр. Вакытлыча ярдәмгә килүчеләр дә бар, Зөлфәт Мөҗипов шундыйлардан. Хезмәт хаклары турында исә, кемнән генә кызыксынсак та, канәгать, диделәр.

- Бүгенге замана яшьләре дә ашлык эшкәртә белә һәм моны менә дигән итеп башкара! Урып-җыю эшләрендә катнашу ул әле комбайнда гына эшләү дигән сүз түгел. Ашлыкны вакытында киптереп, амбарга салу да - мөһим эшләрнең берсе. Биредә хезмәт куючы Норма мәктәбе укучылары Ранил Ганиев, Рөстәм Шәйхетдинов һәм Александр Ермалаевлар да моның шулай икәнен яхшы аңлый. Алар инде зур тәҗрибә туплаган абыйларыннна калышмаска тырыша, - ди Радик Шәрифҗанов.

Үлчәүдә эшләүче Гөлсинә Турфакина белән Сәрия Зарипова һәр кайткан ашлыкның, амбарларга озатылган орлык күләменең төгәл исәбен алып бара. Хезмәтләре бик җаваплы, әмма кызлар хезмәтләренә тел-теш тидермиләр.

Биредә тагын шунысына игътибар иттем, амбар территориясенә килеп керүгә аллы-гөлле чәчәкләр бакчасы каршы ала. Анысы Римма Шәрифҗанова хезмәте, диделәр. Амбарда агарту эшләре башкарудан тыш, эш урынын гөлбакча итүе өчен хезмәттәшләре аңа бик рәхмәтле.
Һәр бөртек исәптә

Без килгән чакта Норма амбарында эш кайнаган чак иде. Бер-ике сорауга җавап алу өчен чак туктаттык үзләрен. Биредә дә үз эшләрен белеп, булсынга дип эшләүчеләр белән очраштык. Амбар өчен җаваплы Вәгыйз Мәннаповның төгәл исәп алып баруы, хезмәте өчен үтә дә җаваплы, ярдәмчел булуы сокландырды.

- Шофер Фәрит Галипов, эшче Марсель Сөләймановлар да үз эшләренә үтә дә җаваплы карый, аларны өйрәтәсе юк, шуңа да эш процессында бернинди тоткарлыклар юк. Студент егетләр Булат Мөҗипов, Рәсим Шакировлар да булсынга дип эшләүче егетләр, - ди Радик Шәрифҗанов.

Булат КХТИның дүртенче курс студенты, амбарда эшли башлаганына биш ел булган. "Җәйге ялларны бушка уздырасым килми, хезмәт хакым гаилә бюджетына зур ярдәм", ди егет һәм шул мизгелдә кабат амбар эченә кереп югала. Тузан эчендә башлары гына күмелеп кала. Монда мин җитәкче, син эшче дигән бүленеш юк, барысы да бердәм булып эшкә чума.
Ашлыкны идәндә киптерәләр

Кили амбарына килеп керүгә игътибарымны идәндә 30 сантиметр биеклектә яткан ашлык җәлеп итте. Баксаң, монысы идән киптергече (напольный сушилка) икән.

- Бинасы тәбәнәгрәк иде. Быел стеналарын бераз биегәйтеп төзекләндерү эшләре башкардык. Идеясе амбар өчен җаваплы Госман Мөхәммәтгалиевныкы, - дип таныштырды Радик Шәрифҗанов гадәти булмаган ашлык киптергеч белән.

- Әлеге идея белән күптән янып яшәсәм дә, моңарчы төзекләндерүгә кирәк-ярак юнәтеп булмады, быел ниһаять эшләп чыктык. Киптерү процессы мәшәкатьлерәк булса да, аз күләмдә турыдын-туры басудан кайтучы гадәти булмаган орлыклар өчен менә дигән, - дип сүзгә кушылды амбардагы тәртип, эш барышы өчен җаваплы Госман Мөхәммәтгалиев.

Хәер, биредә эшләүчеләрнең һәммәсе дә мактауга лаек. Рәмзия Закированы гына алыйк. Озак еллар ашханә мөдире булып эшләгән, инде амбарга эшкә килгәненә дә 17 ел булган.

- Ел әйләнәсе шушында, икмәк арасында инде: язгы чәчүдә орлык агулыйбыз, төяп җибәрәбез, коелганын себереп, чистартып торабыз. Урып-җыю башлангач, тагын шул ук көрәү-себерү безнең өстә. Сөенеп, икмәкләр күп булгач кинәнеп эшлибез, - ди Рәмзия ханым.

"КЗС"та эшләүче Радик Вафин, Илдар Әхмәдуллин, машинист Равил Сабиров, шофер Нәкыйп Гыйльмуллин, үлчәүдә эшләүче Равилә Заһидуллина, Ләйсирә Шаһидова, тегермәнче Равил Ганиевлар да коллективның мактаулы хезмәткәрләре.

Чәчүгә орлык әзерләүдән тыш, биш ферма малларына җитәрлек фураж да биредә әзерләнә. Без килгән чакта Равил Ганиевның чираттагы йөкне Кариле фермасына озаткан чагы иде.

Әле алай гына да түгел, биредә 2005 елдан бирле комбикорма цехы да эшләп килә икән. Аның өчен Равил Ганиев җаваплы.

- Ашлыкны сыттырып пакетларга салып куябыз һәм билгеле вакыттан соң биокатнашмалар беләр кушып тартабыз. Әлеге катнашманы гранула рәвешендә эшләү идеясе дә бар, - дип киләчәкккә булган планлары белән дә таныштырып үтте Равил абый.

Эш графигы никадәр генә тыгыз булса да, амбардагыларның кәефләре яхшы. "Яңгыр явып кына эшне бозмасын. Ә без көнне-төнгә ялгап эшләргә әзер", диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250