Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мактаулы да, гыйбрәтле дә, күпләргә үрнәк итеп куярлык та...Кем дисезме? (+фото)

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Берәүләр сынауларны күтәрә алмый, авырлыкларга бирешеп югалып кала, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши бирә. Кариле авылында яшәүче Илһамия Юнысова тормышы белән дә, хезмәте белән дә күпләргә үрнәк булырлык.

Кариле амбарында эшләүче Илһамия ханымны хезмәттәшләре дә, җитәкчелек тә сүз тыңлаучан, эшчән, намуслы булганы өчен хөрмәт итә.

- Илһамия Юнысова бик ипле, үз эшен җиренә җиткереп, булсынга эшләүчеләрдән, - ди Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең амбар мөдире Радик Шәрифҗанов.

Урып-җыю ахырына якынлашкан көннәрдә Кариле авылындагы ындыр табагында булып Илһамия ханым белән иркенләбрәк сөйләшергә булдык.

Урта мәктәпне тәмамлаган Кариле кызы, бәхет эзләп читкә чыгып китми. Кулына аттестат алу белән балалар бакчасына эшкә килә. Биредә тормышка чыга. Тормыш иптәше Илфат белән ике ул, ике кыз үстерәләр. Тормышлары ал да гөл, икесе дә яраткан эшләрендә, балалар үсеп килә, төп йортта әниләре белән бергәләп гөрләтеп яшәп яткан мәлдә Юнысовларның ишекләрен кайгы шакый, Илфат абый вакытсыз гүр иясе була.

- Бик авыр вакытлар иде. Ярый әле якыннарым, хезмәттәшләрем ныклы иңен куйды, - ди Илһамия ханым.

Инде ул еллардан шактый вакыт узган. Балалар хакына дип көнне-төнгә ялгап эшләгән ананың бүген балалар игелегендә, оныклар хөрмәтләвендә яшәгән мәле. Шөкер, әнисе Сания апа да исән-сау, бертуган кыз туганнары да шушы җирлектә яши, уллары-кызлары да башлы-күзле булып, әни диеп өзелеп тора. Кызлары Чапшарда, соснада тормышта, уллары Илдар белән Илнар үз янында, икесе дә өйләнгән.

- Ике улым, ике киленем белән бик матур итеп яшәп ятабыз, берсенә менә өй фундаменты эшләп куйык, Аллаһы боерса, йорт җиткереп башка чыгарырга исәп, - ди Илһамия апа һәр туган көнгә рәхмәт укып, ныклы терәк булган гаиләсе, яраткан эше булганга сөенеп.

- Авыл җирендә тормыш җиңел түгел, ник чыгып китмәдем икән, укыйсым калган дигән минутларыгыз булмадымы? - дип кызыксынам.

- Юк, сеңелем, без бит җир кешеләре. Яшәүнең ямен дә, тормышның тәмен дә шушы гади хезмәттән тоябыз, - дип елмая.

Илһамия апа гади хезмәт дип атаса да, башкарган эше җиңелләдән түгел. Урып-җыю чорында тәүлек буе эшләгән чаклары да була. Ярдәм кирәк булса, Норма, Кили амбарларына да эшкә чыга. Сезон ябылгач та, биредә эш туктамый, чистартасы, агартасы, орлыкларны агулыйсы, симәнәгә әзерләп аерасы бар. Әмма бу хакта ул мактанып сөйләргә яратмый.
Хәер, аның башкарган хезмәте, үтелгән тормыш юлы хезмәттәшләре, авылдашлары күз алдында. Мактаулы да, гыйбрәтле дә, күпләргә үрнәк итеп куярлык та...

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250