Малның иминлеге — аның улагында
Халык әйткән әлеге сүзләргә тугры калып, «Игенче»ләр сыйфатлы яшел азык әзерләүдә тырышып хезмәт куйды
Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның иртә яздан караңгы көзгәчә тормышлары эш белән көйләнә. Җир эшкәртү, чәчү, малларга яшел азык әзерләү, уракка төшү... болай санап киткәндә генә җайлы шул, ә көнне төнгә ялгап эшләүче механизатор һәм шоферлар үз эшләренең нечкәлекләрен үзләре генә белә. «Игенче» хуҗалыгында да үз эшләренә тугры булган коллектив эшли һәм бүгенге язмабызда без сенаж салучылар белән танышып үтәрбез.
2000 еллар башында мин үзем дә шушы басу-кырларда эшләгән идем. Абыем Раушан Фәйзрахмановның яшел азык әзерләүче «КСК» комбайнында эшләгән чоры, ә мин аның ярдәмчесе. Ул чакта техникаларда хәзерге кебек уңайлы шартлар юк. Кыз бала өчен мондый эштә эшләү ничектер гадәти хәл булмаса да, мин техника арасында йөрүне, хәтта чорналып беткән жатканы чистартырга, кичләрен эштән соң аның пычакларын алыштырырга да ярата идем. Мин ачкычларны аерырга да өйрәндем, механизатор һәм шоферларның нинди тырышлыклар куеп эшләүләрен дә күрдем. Ул чорда эшләгән коллективтан әле дә берничә кеше яраткан хезмәтләрен башкаруны дәвам итә. Мәсәлән, «КамАЗ» машинасында хезмәт куючы Наил абый Юнысов бүген дә үз эшенә тугры калган шофер. Тырыш, хезмәт сөючән, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче, хуҗалыкның ышанычлы шоферы ул. Кая гына барырга дисәләр дә, нинди генә эш йөкләсәләр дә Наил абый аны тел-теш тидермәслек итеп башкарып чыгачак. Тагын бер шофер, бүгенге көндә инде «КамАЗ»да эшләүче, тик аңарчы «Т-150» тракторында озак еллар хезмәт куйган Алмаз Исмәгыйлев та хуҗалык җитәкчеләренең ышанычын яулаган кеше. Тракторда эшләгән чорында да, хәзер дә ул һәрчак техникасын төзек тотып, йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарып килә. Бүгенге көндә әлеге ике шофер да сенаж ташыйлар. Шушы ук команда да абыем Раушан Фәйзрахманов та бар. Үземне белә башлаганнан ул техника арасында. Техника җене кагылган дигән сүз аңа 100 % туры килә. Ике дистә елдан артык эшләү дәверендә ул яшел азык әзерләүче «КСК» комбайнында, «Т-150» тракторында, «МТЗ-922» тракторында хезмәт куйды. Соңгы елларда «КЗС-7», «КЗС-1218» комбайннарында эшләп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 100 мең сум премияне алуга да иреште, икенче техникасы «К-744» белән быел район буенча абсолют чәчү батыры да булып танылды. Бүгенге көндә ул базга кайткан сенажны таптап тора. Янәшәсендә хезмәттәше Алмаз Ибраһимов та бар. Алмаз абый да озак еллардан бирле хуҗалыкта хезмәт куйган кеше. Нинди техниканы да эшләтә алучы, кирәк чакта эретеп ябыштыру эшләрен дә башкаручы оста ул. Менә шундый, күңелен хезмәтенә биргән кешеләр генә озак еллардан бирле шулай техникага тугры кала аладыр ул. Олырак абыйларыннан үрнәк алучы яшьләр дә аз түгел биредә. «Магдон» комбайны белән урып, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне теземнәргә салып баручы Камил Фәйзрахмановның хуҗалыкта эшли башлаганына әле икенче генә ел. Тырыша егет, ярдәмчесе Солтан Камалиев белән матур гына нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. «Ягуар» комбайнында хезмәт куючы Илназ Фәйзрахманов 2015 елдан гына хуҗалыкта эшләсә дә, тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе буларак алдынгылар слетында катнашып, бүләкләр алырга да өлгерде инде. Тырыш һәм тыныч кеше ул Илназ. Кенәбаш авылында төп йортта әти-әнисе янәшәсендә яшиләр. Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.
— Мәктәптә белем алган вакытта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем мин, ул чакта да тәҗрибә тупладым. Аннан соң инде үземә «Полесье» комбайны бирделәр, анда өч ел эшләгәннән соң, «Ягуар 840»та эшли башладым, — дип хезмәт юлы белән таныштырып үтте Илназ. Җәен, көзен сенаж, силос әзерләүдә катнашса, башка чорда «ДТ-75»е белән ферма тирәсендәге юлларны чистарту, эттерү белән мәшгуль ул. «Класс» тракторы белән идарә итүче Фәнис Шакирҗанов Саба көллиятендә укып белем алганнан соң эшкә кайта.
— Укыган чордагы бөтен практикасын да бездә үтте, бик тырыш егет ул, — дип мактады аны бригадир, агроном ярдәмчесе Фидаил абый Хәйруллин. Икенче генә елын эшләүче «КамАЗ» шоферы Рәфкать Ибраһимовны да мактап телгә алды Фидаил абый.
Коллективның яшәрүе сизелә монда, димәк, яшьләр туган җиргә тартыла башлаган, дигән сөенеч тә туа күңелдә.
– Сенажга дигән соңгы басуларыбыз инде, икенче кат люцерна булмаса, сенажны шуның белән төгәллибез. Тулаем алганда 6435 тонна сенаж тупладык, ул Кенәбаш һәм Арбаш авыллары янындагы траншеяларга салынды. Узган елгыдан калган запасларыбыз бар, шулар белән быелгы елны чыгышланырбыз дип өметләнәбез. Печәнгә килгәндә ул 363 тонна булды. Җыелган барлык печәннең 300 тоннасын хуҗалыкка өләштек. Икенче кат уңышының ничек буласын әлегә төгәл әйтеп булмый, чөнки соңыннан чабылган басулар яхшы үсеп китте, ә менә алдагылары киресенчә, начар, — диде хуҗалыкның баш агрономы Рафил Закиров.
Биредә яшь буын белән тәҗрибәле буын бердәм булып хезмәт куя. Җир эшеннән курыкмыйча туган якларында төпләнеп калырга уйлаган яшьләр өчен үрнәк алырлык хезмәттәшләре янәшәләрендә. Инде алга таба да шулай бердәм булып эшләп, коры елда килгән авырлыкларны артта калдырып, силос әзерләүдә дә матур күрсәткечләргә ирешергә насыйп булсын.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев