Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Маяк"лылар көткән вакыт җитте (+фото)

Басу-кырларда әле катлам-катлам кар ятканда "Маяк" җәмгыятендә булып, андагы эш торышы белән танышкан идек.

Биредә кар тоту ысулын яңадан кайтарып, файдасы урып-җыю чорында күренер инде дигәннәр иде.
Җитте ул вакыт. - Кар тотуның файдасын күрдек чыннан да. Ул бит моңарчы да эшләнә иде, соңгы елларда гына салкын караш башланды. Ләкин хәзер ел да әлеге ысулдан файдаланырга исәп, - ди җәмгыятьнең баш агрономы Тәбрис Галимуллин. Аның сүзләрен җөпләгәндәй, озак еллар "кыр корабы"н иярләүче, штурвал артында 17 ел эшләгән Реваль Сәмигуллин да (рәсемдә): "Кар тоту кирәк ул. Аның ярдәмендә уңыш бермә-бер артык була бит", ди. Дөрес, быелгы елны төрлечә фаразладылар, кемдер яз иртә килә, кемдер җәй тулысынча яңгырлы була, диде. Берсе дә безнеңчә булмады. Җәй никадәр генә яңгырлы булса да, икмәкләрне җыеп алу өчен көнен дә бирә. Дөрес, әле иген кырлары гына өлгереп бетә алмый. Ә өлгергән кадәреннән Тәбрис Галимуллин бик канәгать.
16 август көнне комбайннар 100 гектарлы арпа басуында эшли иде. "Вакула" сортлы әлеге культура гектарыннан 49 центнер уңыш бирә. Биредә озак еллардан бирле уңышлы эшләүче комбайнчылар Реваль Сәмигуллин, Азат Хәбибуллин, Илгиз Зарипов, Тәлгать Сәләхиевлар белән беррәттән яшь егет Рафил Мөхәммәдиев та сынатмыйча матур гына хезмәт күрсәтә. Алардан икмәгебезне ындыр табагына Равил Гыйззәтуллин, Ришат Һадыев, Расил Мөхәммәдиев, Илфат Гарифуллиннар ташый. Әлеге җәмгыятьтә бер комбайнга уртача 420 гектар җир туры килә. Игенчеләребез үз эшләрен бик яхшы башкара. Дөрес, кайбер арпа һәм бодай басулары егылган, андыйларны да зур тырышлык белән югалтуларсыз сугып чыгарлар дип ышаныйк.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 300 гектар җирдән салам прессланып, ферма янына кайтартылган, гомумән, биредә рулоннар басуда озак тормый, чөнки техникалары җитәрлек, эшләре көйләнгән, һәрбер эшнең үз вакыты барлыгын аңлап, механизаторлар да тырышып хезмәт куя. Печән хәзерләү дә әйбәт булган биредә, җәмгыятьтә эшләүче һәркемгә 10ар рулоннан өләшенгән, кирәк кешегә өстәп алу мөмкинлеге дә тудырылган, ә хуҗалыкның үзе өчен 600 тонна тупланган. Бүгенге көндә икенче каттан печән хәзерләү белән мәшгульләр. Сенаж хәзерләү дә тулы куәтенә бара. Әлегә барлыгы 12 мең ярым тонна сенаж базларга кайтарылган. Район башлыгының ашламасыз чәчмәскә дигән боерыгына җитди карап, арыш чәчәргә җир әзерлиләр, ә ашлама запасы 160 гектар җиргә җитәрлек бар. Дөрес, барлык чәчеләсе мәйданнарның 700 гектар икәнлеген исәпкә алсак, бу бик аз, шулай да инде бүгеннән ашлама кайтарту буенча сөйләшүләр алып баралар.
Тәбрис абый белән культураларның уңышына нинди факторлар уңай булуы турында сөйләшәбез. Әлбәттә, яңгырлы көннәрнең үз плюсе бар, - ди ул. - Чөнки туфракка кирәкле дым шулар ярдәмендә тупланды. Алай да орлыктан һәм аны ничек ашлаудан да күп әйбер тора. Мәсәлән, борчакның репродукцияле сорты 45 гектардан 28 центнер уңыш бирде, "Татарстан" җәмгыятеннән алынган элиталы "Таң" сорты 32, 5 центнер уңышы белән сөендерде.
Әлеге хуҗалыкта озак еллар эшләү дәверендә табигатьнең торышыннан ук уңышның ничек буласын чамалаучы игенчеләребезнең берсе Реваль Сәмигуллин көннәр кояшлы торганда районыбызда мул уңыш җыеп алыначагына инана. - Яңгырга гына китә күрмәсен, иген кырларына чыккач, эшли алмый торулары бер дә рәхәт түгел. Инде 17 ел әлеге хезмәтне башкаруым аркасындадыр, басулар алтынсу төскә керә башлауга күңел тизрәк игеннәр арасына ашкына. Әлеге хезмәттә улларым Рүзәл белән Разил да чыныгу алды, - ди Реваль абый. Ә бит иген кырларын бер айкап-чайкап кайткан кеше һәрчак шунда кире барырга ашкына, чөнки биредәге комбайннар гөрелтесенә кушылган башаклар җырына кемнәр генә гашыйк түгел икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250