Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мич башында җиләк пешми, чалкан ятып шалкан үсми

ягъни «Кызыл юл» хуҗалыгында уракка иртә керешү отышлы, дип саныйлар

— Авыл хуҗалыгында ел елга охшап килми, мәсәлән, 2020 елда 700 гектардагы көзге культураларның бер гектарын да бозып чәчәсе булмаганы хәтердә калган. 625 гектар мәйданда чәчелгән көзге культуралар, әйбәт тишелеп чыксалар да, без теләгәнчә кышлап чыкмадылар. Көзге бодайның күп өлешенә арпа культурасын өстәп чәчәргә туры килде. Яңгырлар булмау игенчелектә, терлек азыгы культуралары үсешендә үзен бик нык сиздерде. Шулай да, вакытында өстәп чәчеп, ялгышмаганбыз, бүгенге көндә ике комбайн турыдан-туры суктырган басу, нәкъ менә өстәп чәчелгән арпа басуы. Уңыш та куандырырлык, һәр гектардан 35-37 центнер арпа суктыралар, — дип каршы алды безне беренчеләрдән булып урып-җыюга керешкән «Кызыл юл» кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллин.

— Шимбә көнне, 15 июльдә комбайннарның икесен басуга чыгарып карадык, ул көнне аларны сынау булды, дип әйтергә була, икенче көнне алар инде 86 гектарлы басуда турыдан-туры суктыруга керештеләр. Дымлылык 30-32 процент иде, алдан әзерләнеп, җиңсәләргә тутырырга, дип фикерләшкән идек, менә инде 400 тонна арпаны тутырдык.

Җитәкче белән басуда гөр-ләтеп эшләгән ике комбайн янына юл алдык. Бункердан ашлык бушаткан арада комбайнчыларның хәлләрен белештек. Районда данлыклы комбайнчы Рәфыйк Галиев, санап-санап карады да, 37нче урып-җыю сезонын башлап җибәрәм, икән ди. Беренче комбайным турагычлы «Нива» иде. Ул заманнарда «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозында егермедән артык комбайн басуга чыкты, аңа бит 20 комбайнчы, 20 ярдәмче табасы, ташырга машинасын җиткерергә кирәк, дип хатирәләргә бирелеп алды. Ул бу «CLAAS Tukano 570» комбайнына 2019 елда утырган. Ярдәмчесе — Нургалиев Раниф. Аның белән бергә 2021 елда кайткан шушындый ук маркалы комбайнда Айдар Гайфетдинов эшли. Аның ярдәмчесе — Ранил Галимуллин.

Комбайнчылар Зыятдинов Илдар үзенең улы Илнар белән, Нияз Сәгыйтов ярдәмчесе Зөлфәт Фазылянов белән хуҗалыкның ике «ДОН-1500» маркалы комбайннарын көйләп, чәршәмбе көнне уракта инде беренче бункер ашлыкларын суктырып алдылар. Хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчыларына исән-имин, нәтиҗәле эшләргә, дигән теләктә калабыз.

Эш бит читтән карап торганда гына җиңел кебек. Хуҗалык рәисе баш инженер Ренат Нәбиев белән киңәшләшкәч, җиңсә тутыру эшенә беразга сафтан чыккан «2112» тракторы урынына егәрлеге зуррак, Әмир Гарифуллин иярләгән «CLAAS AXION» тракторын кую кулайрак булыр, дип уртак фикергә килделәр. Басудан 20 тонналы махсус арба белән сенаж ташыган Әмир Гарифуллин ярты сәгатьтән инде җиңсәгә арпа тутыру эшенә керешкән иде. Дөрестән дә, бу эшне башкару зур җаваплылык сорый. Җиңсәгә салганда, сыттырылган ашлыкның тигез керүе шарт. Капчыкның да ертылмавы сорала, өстәмәләр дә тиешенчә кушылырга тиеш. Җәйге ял вакытларында ярдәмгә килгән Рәсим Вәлиев, Инсаф Вафин, Алмаз Сайфутдиаров бу эшне тырышып башкаралар. Йосыпов Дамир ашлыкны үзенең «ГАЗ-53» машинасы әрҗәсеннән төягеч таккан тәгәрмәчле тракторчы Илфат Вафинга күчүен тәэмин итә, ул үз чиратында агрегат бункерына бушата. Мәсьәләнең әһәмиятен аңлап, хуҗалыкның баш агрономы Максим Максимов бу юнәлешкә төп җаваплы кеше итеп куелган.

Бер җиңсәгә 120 тонна ашлык сыя, быел 5 җиңсә тутырырга уйлыйлар. Өстәмә биологик катнашмалар кушу әзерләнгән терлек азыгының сыйфатын тагын да яхшырта. Икътисади яктан да хәйран гына отышлы икән. Хуҗалык рәисе Фердинанд Нургаянович аңлатуынча, ашлыкны газ кулланып киптерәсе юк, вакыт әрәм булмый, ашлыктагы файдалы матдәләр биологик өстәмәләр белән тагын да тук-лыклы була, хайван аны яхшы да үзләштерә, чөнки ул инде ферментлаштырылган була. Шуның өстенә, амбар хуҗалыгы хәзерлегенә өстәмә этәргеч бирә, андагы эшләүчеләр ашлык кайтканын күргәч, әзерлеккә карашлары бөтенләй икенче төрле була. Ныклап керешеп киткәнче, бер кат комбайннарны сынау да үзен яхшы яктан күрсәтә. Өстәвенә, сугу мәйданнары да кими, урып-җыюның соңгы гектарларын тәмамлау алдында бер сәгатьлек эш, явым-төшү сәбәпле, берничә көнгә сузылырга мөмкин.

Ә бүгенге көндә "Кызыл юл«да Акман ягында чираттагы 47 гектар мәйданлы арпа басуы өлгереп килә, аның артыннан 70 гектарлы арпа басуы комбайннар көтә. Арпаның «Нур» сортына өстенлек бирәләр, берничә ел инде бу сорт тотрыклы уңыш белән куандыра. Арпаны 960 гектар мәйданда игәләр, 900 гектардан артык кукуруз утыртылган, аның 200 гектарын орлыкка дип тәгаенлиләр. 247 гектар мәйданда игелгән арыш басуының уңышы да начар булмас, диләр. Елның-елында рапс культурасын игүгә игътибар зур, агымдагы елда ул 400 гектар мәйданны били.

Терлек азыгы әзерләүдә «Ягуар» техникасы белән дистә елдан артык Улисьял егете Владислав Анеев эшли. Узган ел терлек азыгы хәзерләүдә районда беренче урынны яулаган иде, быел да беренчелекне алам, дип булдырып хезмәт куя. «Магдон» чапкычы да шулай ук кайтканнан бирле бер кулда — Рамил Җамалиев аны тел-теш тидермәслек итеп сезонга әзерли, басуга кереп киткәч, туктап торырга вакыт юк, ди ул. Шушындый егетләр тырышлыгы белән кышка сыйфатлы терлек азыгы туплана. Хәер, аның көндәлек ашатуына да, барлык хуҗалык терлекләрен исәпләгәндә, 70 тонна азык кирәк. Бүгенге көнгә 7195 тонна сенаж чокырларга салынган, 996 тонна печән җыелган, шуның 666 тоннасы шәхси хуҗалыкларга бирелгән.

Монда кадәр килгәч, коопе-ративның кукуруз басуларын әйләнеп чыгарга булдык. Бу культура узган ел 700 гектар мәйданда игелсә, быел исә яңадан 200 гектарга арттырганнар. «Пионер», «Росс-140», «Лимагрейн» һәм Германиядән кайтартылган «KWS» сортларының гибридларын игеп ялгышмыйлар, ел саен массага һәм орлыкка зур уңыш алалар. «Мегаферма» лагунасында җыелган тиресне турыдан—туры җиргә керткән басулар аерылып торалар. Сүз уңаеннан, комплекста өченче лагунаның инде эше тәмамланып килә, димәк, мул уңыш вәгъдә итә торган мәйданнар тагын да артачак. Районда бердәнбер рапс заводы бу хуҗалыкта булганлыктан, бу культурага игътибар зур. 400 гектар мәйданда игелгән рапс культурасының уңышын тотрык-лы итәр өчен зур тырышлык куелган.

Районда урып-җыюга керешкән хуҗалыклар саны көндәлек арта. Иң беренче борчакны «Арбор» хуҗалыгы комбайнчылары суктырса, алар үрнәгендә «Дуслык», «Кама», «Труд» хуҗалыклары да беренче ашлык олауларын амбарга кайтардылар. Хәерле сәгатьтә, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Арбор» хуҗалыгы