«Мөмкинлекләрне тулысынча файдаланабыз»
Без килгән чакта Түбән Ушма фермасы мөдире Айдар Исмәгыйлев район авыл хуҗалыгы идарәсенә мәгълүматлар бирү белән мәшгуль иде.
Озак еллар авыл хуҗалыгы идарәсендә баш зоотехник булып эшләгән Айдар 2015 елдан «Сорнай» хуҗалыгында хезмәт куя икән. Баштарак зоотехник-селекционер булып эшләсә, өч ел элек ферма мөдире вазыйфасына билгеләгәннәр үзен.
– Бездә эш сменалап оештырылган. Беренче сменаның эш вакыты иртәнге сәгать дүрттә башланып, 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Көннәр җылы торганда сыерларны кардага чыгарабыз. Икенче смена исә көндезге 12 сәгатьтән кичке 19.00 сәгатькә кадәр. Сыер савучыларның күбесе урта яшьтәгеләр, араларында лаеклы ялда булучылар да бар. Бүгенге көндә кадрлар кытлыгы булмаса да, киләчәктә әлеге мәсьәлә проблемага әвереләчәк, күңелне шул борчый, – дип сүз башлады ферма мөдире.
Түбән Ушма фермасында сыерлар абзарының саны бишкә җитә. Биредә 20 сыер савучы хезмәт куя. Светлана Добромыслова, Галина Плотникова, Людмила Романова озак еллардан бирле сыерлар савалар. Абруйлы, үз эшләренең осталары, диделәр алар хакында. Бозау тәрбияләүче терлекчеләр Татьяна Никифорова белән Фәния Габдуллиналар да мактаулылар рәтендә. Татьяна алдынгылар слетында да катнашкан.
– Бүгенге көндә тәүлеккә тугыз тоннадан артык сөт җитештерелеп, шуның тугыз тоннасы дәүләткә сатыла. Бозауларның көндәлек артымы 790 граммны тәшкил итә, – дип кызларның хезмәтләре белән таныштырды Айдар Исмәгыйлев.
Җәй җитүгәТүбән Ушма фермасында сыерларны көтүгә озаталар. Бу мал тоякларына файда булсын өчен эшләнә, ди Айдар Исмәгыйлев. Көтүлек өчен «Сорнай» җәмгыяте басудан урын биргән. Элегрәк елларда 5-6 кеше ялланып көтү көтсә, узган ел исә электр көтүче сатып алганнар.
Башка коллективлардан аермалы буларак, биредә терлекчеләр өчен туклану оештырылган, хәтта кайнар ашка кадәр әзерләнә икән. Пешекче Татьяна Терентьева хезмәтеннән кызлар да, җитәкчелек тә бик канәгать. Бәйрәмнәрдә исә беленнәргә кадәр пешереп сыйлый, диләр.
Коллектив белән танышып йөргән чакта Ираида Михайлова янына тукталдык. Ул кулдашы Зоя Гыймранова белән сыерлар сава. Ираида тумышы белән Ярак Чурма авылыннан. Кече Лызи егете Юрий Спиридоновка кияүгә чыгып, бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә ике оныкларының яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе алар. Юрий «Сорнай» җәмгыятендә шофер булып эшли. Ираида типографиядә эшләгән, аннан соң Зур Лызи 1 өлеш фермасында бозаулар тәрбияләгән. Түбән Ушма фермасында эшли башлаганына да инде 14 ел булган.
– Юрийның да, минем дә даими эш урыннарыбыз бар. Хезмәт хакын вакытында биреп баралар. Шәхси хуҗалыкта да күп итеп мал-туар асрыйбыз, өч сыерыбыз бар, сөт сатабыз. Анысы гаилә бюджетына зур керем бит, – ди Ираида Михайлова.
Коллективта кем белән аралашсаң да, эш урыннары булуга куануларын әйттеләр. Ферма мөдире Айдар Исмәгыйлев та коллективның дус-тату, бердәм булуын ассызыклады.
Саубуллашкан чакта киләчәккә булган планнары хакында сорамый кала алмадым.
– Алдагы елларда 200 башка исәпләнгән бозаулату абзары төзү күздә тотыла. Шул рәвешле сыерларның баш санын арттыруга да ирешә алыр идек, – диде ферма мөдире.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев