Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мәрдановлар «Сити-фермер» һөнәрен үзләштерәчәк (+фото)

Кариле авылында яшәүче Мәрдановлар гаиләсе "Ярдәмләшеп үсәбез" яшь гаиләләр конкурсында җиңүче булды.

Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә яшәүче яшь гаиләләр арасында "Ярдәмләшеп үсәбез" республика конкурсы игълан иткән иде. Конкурс яшь гаиләләр республика җәмәгатьчелеген формалаштыру һәм үстерү, шулай ук авыл территориясендә яшәүче яшь гаиләләр арасында инновацион технологияләр буларак, прогрессив үсемлекчелек тармагын гамәлгә кертү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Шунысын әйтергә кирәк, проект Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла

Конкурста республиканың 23 районыннан 50 гаилә катнашты. Балтач районы данын исә  Субаш җирлегеннән Хөснетдиновлар гаиләсе һәм Кариленнән Мәрдановлар яклады. Иң сөенечлесе шул: финалга чыккан сигез гаилә арасында безнекеләр дә бар, Мәрдановлар гаиләсе җиңүче булып танылды.

Конкурста катнашу нидән гыйбарәт иде соң дип кызыксыныр укучыларыбыз. Гаиләләр авыл тормышын чагылдырган бер минутлык видео эшләргә тиеш иде.   

Шушы көннәрдә Казаннан кайткан белгечләр җиңүче гаиләгә экобокс тапшырды. Хәзер Мәрдановлар "Сити-фермер" киләчәк һөнәрен үзләштерәчәк –  моның өчен алар прогрессив үсемлекчелек буенча белем бирү программасы узачак һәм ел дәвамында экобоксларда үсемлекләр үстерәчәк (үсемлекләрнең үсүе һәм җимеше өчен барлык шартлар тудыручы ябык экосистемадан гыйбарәт җиһазлар).

Мәрдановлар гаиләсе турында тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев